Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында яңа машиналарның өстенлекләре турында сөйләделәр

Бүген янгын сүндерүчеләргә тапшырылган машиналарның - 17се яңа, 12се капиталь төзекләндерү программасы буенча яңартылган.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Елена Саляхова). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырган яңа янгын сүндерү техникасының өстенлекләре турында сөйләде.

33 автомобильнең 17се яңа, 12се янгын сүндерү техникаларын капиталь төзекләндерү республика программасы буенча яңартылган, шулай ук 4 «Хендэ» җиңел машинасы да бар.

«Капиталь ремонт — Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырыла торган уникаль программа. Реставрация ясалган машиналарда агрегатларны алмаштырдылар, дизель двигательләре куелды, алар тарту көчен арттыра һәм ГСМны экономияләргә мөмкинлек бирә. Өч елда программа буенча без 130 берәмлек техниканы яңарттык», — дип сөйләде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Рәфис Хәбибуллин.

Яңа һәм реставрацияләнгән машиналарны янгын сүндерү бүлекчәләренә тапшырдылар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре әйтүенчә, техниканың сыйфаты күпкә яхшырган. Мәсәлән, яңа янгын сүндерү машиналарында су запасы арткан.

«Элек су күләме 2,5 куб иде. Яңа машиналарда су запасы 8 кубка кадәр арткан. Бу күпкә яхшырак, су алырга азрак йөрисе булачак», — диде йөртүче Алексей Алтынов.

Техникада яңа насослар һәм электроника куелган, дип тә өстәде ул.

«Машинаның яңа икәне сизелеп тора. Күпкә яхшырак һәм идарә итүе дә уңайлырак», — диде йөртүче.

Министрлык хезмәткәрләре яңа махсус техника хәзер фаҗига урынына тизрәк барып җитәргә, янгын сүндерергә һәм кешеләрне коткарырга ярдәм итәчәк дип ышана.

Алдарак «Татар-информ» Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручыларына 33 яңа янгын сүндерү машинасыннан ачкычлар тапшыруын язган иде.

Тантаналы чара бүген «Казан» Гаилә үзәге янында үтте. Яңа техникага республика бюджетыннан 180 миллионнан артык акча бүленгән.

 https://tatar-inform.tatar/news/society/15-06-2020/gad-tt-n-tysh-h-ll-r-ministrlygynda-ya-a-mashinalarny-stenlekl-re-turynda-s-yl-del-r-5749750

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев