Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Гаҗәеп, сәер хәлләр

Бу турыда язаргамы, кешеләр ышанырлармы дип, озак еллар уйлап йөрдем. Белештерә, сораштыра торгач, миңа туры килгән хәлләрнең бүтән сәфәр чыгучыларда да кабатланып, аларның да исләре-акыллары китеп сөйләүләренә күп тапкырлар шаһит булдым. Иске Байсар урта мәктәбендә укыган чорда ноябрь ахырларында әти белән ат белән кайтып киләбез. Буранлы кич, караңгы төшкән. Иске...

Бу турыда язаргамы, кешеләр ышанырлармы дип, озак еллар уйлап йөрдем. Белештерә, сораштыра торгач, миңа туры килгән хәлләрнең бүтән сәфәр чыгучыларда да кабатланып, аларның да исләре-акыллары китеп сөйләүләренә күп тапкырлар шаһит булдым.
Иске Байсар урта мәктәбендә укыган чорда ноябрь ахырларында әти белән ат белән кайтып киләбез. Буранлы кич, караңгы төшкән. Иске Байсар һәм Наратлы авыллары ("мәрхүм" авыл) уртасында Изгеләр чишмәсе челтер-челтер ага. Менә шушы тирәдә юлчылар адашалар да, азмы-күпме фикерләү сәләтләрен дә югалталар иде.
Пар ак ат, кыңгырауларын чыңлатып, алдан бара. Безнең Юлдаш та яңа эздән китте. Йокымсырап кайткан әти, нәрсәдер сизенгәндәй, кинәт кенә сикереп торып "тозлы-борычлы" сүзләр кычкырып, атны төп юлга чыгарды. Аллага шөкер, Югары Яхшыйга кайтып җиттек.
Берничә елдан соң Тәбрик, Хавил Миңнуллиннар белән шул ук юлдан кайтабыз ат белән. Гыйнвар ае, көн аяз, салкын, айлы кич. Изгеләр чишмәсенә җитәрәк, җигүле ялгыз ат кыңгырау чыңлатып алдан бара. Ат артыннан ат китә инде. Бу юлы "тозлы-борычлы" сүзләрне кычкырырга мин тотындым.
Төп юлга күтәрелгәч, аптырап-аптырап миңа текәлеп торган юлдашларыма аңлатып бирдем (алар Илеш районы, Шәммәт авылыннан). Бу урыннар миңа яхшы таныш булгач, кыңгыраулы атның безне текә ярга алып барганын бик яхшы аңладым. Аллага шөкер, Югары Яхшыйга кайтып җиттек! Ә менә Тәлгать, Зәкинур исемле ике ир-егет көзге төндә шунда адашып йөреп, бер түгәрәк арада әйләнеп-тулганып, печән чүмәләсендә кунып, өшеп-катып, иртәнгә генә кайттылар. Бу араны күп тапкырлар үткән булсалар да!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев