Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

«Гаепсезләр акчаларын югалтачак»: Михаил Мишустин халыкның кредитларын кичерүгә каршы

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Михаил Мишустинны Россия Хөкүмәтенә Премьер-министр итеп билгеләде.

Россия Хөкүмәте башлыгы вазифасына кандидат булган вакытта Михаил Мишустин илдәге халыкның кредит буенча әҗәтләрен кичерүгә каршы булуын әйткән иде. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте.

Мишустин фикеренчә, кредитларны кичергән очракта, банклар банкротлыкка чыгачак.

«Кредит буенча бурычларны кичерү банкротлык дулкынын китереп чыгарачак. Шуннан соң бер гаепсез кешеләр акчаларын югалтачак. Мин үзем әҗәтне кичерүне начар дип бәялим. Ләкин, һичшиксез, бу регуляторның роленә кагыла. Ягъни, бу очракта Үзәк банк, Россия банкы белән бергәләп микрофинанслау оешмаларына куела торган таләпләрне карарга кирәк. Без моның белән шөгыльләнәчәкбез дип ышандырам», — ди Мишустин.

Реклама

Россия Хөкүмәте премьер-министры постына әле кандидат булган чакта Михаил Мишустин илкүләм проектлар буенча эшчәнлекне ныгытырга һәм Хөкүмәтнең эшчәнлеген барлык юнәлешләр буенча да көчәйтергә җыенуын әйтте.

Премьер-министр постын моңа кадәр башкарган Дмитрий Медведев Иминлек Советы рәисе урынбасары вазифасына билгеләнде. Шул хакта указ Кремль сайтында чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев