Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Гаилә ныклыгы – әниләрдә

Нәкъ 18 ел элек календарьга яңа бәйрәм өстәлгән. Ул - Әниләр көне. Тормышка ямь бирүче, безнең өчен яхшылыклар гына эшләүче, гаилә терәге - газиз әниләребез хөрмәтенә ил күләмендә төрле чаралар үткәрелә. 25 ноябрь көнне Теләкәй мәктәбендә әлеге бәйрәм оешкан төстә узды. Башка елларга караганда, ул үзенчәлекле булды. Гаилә бәйрәмендә әтиләр,...

Нәкъ 18 ел элек календарьга яңа бәйрәм өстәлгән. Ул - Әниләр көне. Тормышка ямь бирүче, безнең өчен яхшылыклар гына эшләүче, гаилә терәге - газиз әниләребез хөрмәтенә ил күләмендә төрле чаралар үткәрелә.
25 ноябрь көнне Теләкәй мәктәбендә әлеге бәйрәм оешкан төстә узды. Башка елларга караганда, ул үзенчәлекле булды. Гаилә бәйрәмендә әтиләр, әниләр һәм балалар катнашты. Дәресләрдән соң барлык ата-ана, укучылар һәм укытучылар спортзалга ашыкты. Һәр кешенең йөзендә күңел күтәренкелеге сизелә иде.
Кичә тантаналы көй астында башланып китте. Алып баручылар сүз башлагач, бар да тын калып, әниләргә багышланган матур шигырьләрне тыңладылар. Соңыннан гаиләләр арасында ярышлар башланды. Иске Җияш авылыннан Идеал Галиев, Рәмис Гәрәев, Ришат Миргалимов, ә Теләкәйдән Рәис Галимҗанов гаиләләре чыгыш ясады. 12 төрдән торган спорт ярышларында алар көч сынаштылар. Тапкырлыкка, җитезлеккә нигезләнгән төрле эстафета ярышларын физкультура укытучысы Илсур абый Гыйздәтуллин оештырды. Ә Алмаз Мусин һәм мин - Зилә Әбүдәрова кичәне шигъри юллар белән дәвам иттек. Ярышларда гаиләләрнең бердәмлеге ачык күренде. Һәр гаиләнең 5 яшьлек сабыйлары да - Рәзил, Зәлидә, Зәлия, Раилнең әти-әниләре, апалары үрнәгендә барлык төр ярышларда да тырышып катнашуы бездә соклану тудырды. Җанатарларның, теләктәшлек белдереп, кул чабулары, жюридагыларның гадел булуы ярышучыларга көч өстәде.
Бәйрәм ахырында мәктәп директоры Гөлнара Мусина әниләрне бәйрәм белән котлады, аларга изге теләкләрен җиткерде һәм ярышта катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Ярышлардан соң бәйрәм ашханәдә дәвам итте. Әниләрнең пешереп алып килгән ризыклары бик тәмле булды. Әйе, гаилә ныклыгы әниләргә бәйле икәнен кабаттан раслады бу көн.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев