Актаныш

Гаилә җылысын биредә тапканнар

10 декабрь көнне район башлыгы Энгель Фәттахов Пучы авылында урнашкан картлар йортында булып, эшчәнлекләре белән танышты. Анда тәрбияләнүче өлкәннәр белән аралашты.

Әлеге картлар йортының районда гына түгел, республикада үзенең тоткан урыны бар. Биредәге хезмәткәрләр караучысыз калган өлкәннәргә гаилә җылысы һәм наз бирергә тырыша. Бүгенге көндә әлеге учакта 56 кеше тәрбияләнә. Шуларның 21е – I, 25е – II, 10сы – III төркем инвалид. Тәрбияләнүчеләрнең иң яшенә – 50, иң өлкәненә – 94 яшь. Аларга 30 хезмәткәр социаль ярдәм күрсәтә.

undefined
– Әби-бабайларыбызның барысы да даими техник реабилитация чаралары белән тәэмин ителеп торалар. “Картлык – шатлык” дигән проект буенча озак вакытлы карау системасы кертелә башлады. Безнең әби-бабайларыбыз ике төркемгә бүленә. 4 нче төркемдә – 37, 5 нче төркемдә – 19 кеше. Аларга һәрдаим ярдәм күрсәтелә. Бер өлкән кешене карау өчен дәүләт бер көнгә 580 сум 94 тиен акча бирә. Бер айга ул 18 мең 9 сум 70 тиенне тәшкил итә. Түләүле социаль хезмәт алучылар көнгә 620 сум 70 тиен акча түләп тора. Андыйлар бездә икәү, – дип эшчәнлекләре хакында бәян итте директорлары Роза Мәрдәнова. Әлеге вазифага ул шушы елның апрель аеннан гына алынса да, биредәге өлкәннәр аны тиз арада үз иткән. Безнең Роза дип сөйләшәләр алар. 
Интернатта өлкәннәрне көнгә дүрт тапкыр кайнар аш белән тукландыралар. Һәр ризыкның калориясе исәпләнгән, диетик өстәлләр дә каралган. Район башлыгының: “Тәмле ашаталармы?” – дигән соравына да алар бер тавыштан: “Бик тәмле ашаталар”, – дип җавап бирделәр. 
Күңелләрен күтәрү, аз булса да сагыну катыш сагышларын басу максатыннан биредәге хезмәткәрләр өлкәннәр өчен төрледән-төрле чаралар уздырып кына тора. Хәле булганнарын ярыш-бәйгеләрдә дә катнаштыралар. Сәламәтлекләре мөмкинлек биргәннәре көн саен иртән скандинавия таяклары белән җәяүләп йөри. Аеруча, “Алтын көз” бәйгесен көтеп алалар. Монда алар үзләренең кул эшләре белән катнашалар. Минзәлә, Актаныш, Әнәктә урнашкан музейларга йөриләр. 
Яшәү шартларына килгәндә, ул да елдан-ел яхшыра бара. Бинаның эченә дә, тышына да видеокүзәтү, янгынга каршы сигнализация урнаштырылган. “Уңайлы мохит” программасы нигезендә пандуслар, күтәрткечләр, урын өстендә ятучыларга штангалар, коляскада йөрүчеләр өчен махсус ике бүлмә ясалган. Алар белән танышканнан соң, Энгель Фәттахов канәгать булуын белдерде. 
– Бинагыз якты, җылы, барлык уңайлыклар тудырылган. Үзегезне әйбәт карыйлармы соң? – диде ул.
– Бик әйбәт карыйлар. Атна саен мунча керәбез, керләребезне юалар. Рәхмәттән башка сүз юк, – диде алар ихлас күңелдән. 
– Иң мөһиме, калган гомерегезне күңел тынычлыгы белән үткәрергә язын. Булган проблемаларыгыз хәл ителсен.  Киләчәктә дә сезнең белән аралашырга язсын, – диде. Һәм бүләк итеп кер юу машинасы алыр өчен акча, чәй табыны өчен күчтәнәчләр бирде. 
Өлкәннәрнең күңелләрен күрер өчен Пучы авыл җирлегенең үзешчәннәре, мәктәп укучылары да килгән иде. Алар үзләренең дәртле биюләрен, моңлы җырларын бүләк итте. Өлкәннәрнең күңелләре тулды. Алар эчтән генә үзләренең яшь вакытларын, якыннарын исләренә төшереп, күз яшьләрен сөртте. Инвалидлар ункөнлеге барышында аларны үзләре гомер иткән җирлекләрдән килеп тә котлап киткәннәр. Монысы өчен дә рәхмәт әйтте алар. 

undefined
– Бирегә килгәнемә майда 10 ел була. Тормыш иптәшем дә, улым да вафат булгач, бирегә килергә мәҗбүр булдым. Башта бик кыен булды. Еладым да еладым. Аннан ияләштем. Биредәге тәрбиядән 150 процент канәгать. Эшчеләр барысы да әйбәтләр. Башта син аларны хөрмәт итсәң, алар да сине хөрмәт итәләр. Төрле чараларда катнашам. Җырлыйм, шигырьләр сөйлим. Әле “Алтын көз” конкурсында коймак пешереп, бүләкләр, Мактау кәгазьләре алдым. Бу ел әйбәт кенә үтеп китсен дә, күсе елы да барыбызга да бәхет алып килсен. Безгә концертлар килеп торсын. Кеше килгәч рәхәт, күңелләр күтәрелеп китә, – ди Хамисә апа Гыйльфанова. 
Вакытында шушы картлар йортын ачу, аны җиһазландыру, газ кертү кебек эшләрдә башлап йөргән, шактый еллар директор булып эшләгән Зөлфирә апа Исламова да өлкәннәргә үзенең изге теләкләрен җиткерде. Сәламәт булуларын, тормыштан ямь, тәм табып яшәүләрен теләде. Һәм үзенең моңлы җырын бүләк итте. Соңыннан өлкәннәр чәй табыны артында тәмле күчтәнәчләр белән сыйландылар. Күңелләрен бушаттылар. Әйе, аларның да үз якыннары янәшәсенә утырып, туйганчы сөйләшәсе, кайнар чәйләр эчәсе киләдер дә бит. Тик нишлисең, язмыш дигәнең аяусыз шул...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: