Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Галимәрдәновлар "глава"сына - 90 яшь (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

26 июль көнне Актаныш районының Киров авылында гомер кичерүче ТРның атказанган терлекчесе Галимәрдәнов Хөснимәрдән Галимәрдән улы үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен каршы алды. Якыннары белән беррәттән мөхтәрәм затны муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев, "Актаныш" агрофирмасының Киров бүлекчәсе җитәкчесе Илфак Гаянов, җирлек башлыгы Айваз Гафуровлар тәбрик итте. Юбилярга Россия...

26 июль көнне Актаныш районының Киров авылында гомер кичерүче ТРның атказанган терлекчесе Галимәрдәнов Хөснимәрдән Галимәрдән улы үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен каршы алды.
Якыннары белән беррәттән мөхтәрәм затны муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев, "Актаныш" агрофирмасының Киров бүлекчәсе җитәкчесе Илфак Гаянов, җирлек башлыгы Айваз Гафуровлар тәбрик итте. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хаты, район башлыгының бүләге тапшырылды.
Хөснимәрдән Галимәрдән улына тормыш ачысын кечкенәдән үк татырга туры килә. Аңа ике яшь булганда, газиз әнкәсе фани дөньядан китеп бара. Яшь әнине үз итәргә, апасы белән икесенә, гаиләне ишәйтеп бер-бер артлы туган җиде туганын үстерүдә, аннары кеше итүдә терәк булырга туры килә аңа.
Сугыш башланганда Хөснимәрдән унбиш яшьлек була. Үсмер дип кенә тормый шул тормыш дигәнең, гаиләсе өчен булган җаваплылык өстенә ил гамен кайгыртуны да өстәп куя.
Хезмәт юлын совхозда гади эшче булып башлаган кыю егетне шундук күреп алалар: башта корыч атларны иярли ул, соңрак тракторчылар бригадасы, остаханә мөдире кебек җаваплы вазыйфаларны да башкарырга туры килә аңа.
Уңганлыгы өстенә оештыру сәләтенә ия Х. Галимәрдәновны, тора-бара, Киров исемендәне совхозга игенчелек һәм терлекчелек тармаклары өчен җавап бирүче идарәче итеп билгелиләр.
Әлеге йөкне 25 ел дәвамында намуслы тарта ул, күпсанлы Мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләргә ия була, ТРның атказанган терлекчесе исеме ала бүген туксанын түгәрәкләгән ил агасы.
Гаиләдә дә бик бәхетле ир, кадерле әти булып яши ул. Тормыш иптәше Нәгыймә апа белән тигезлектә гомер кичерүләренә дә инде 65 елдан артык вакыт үткән. Өлкәннәр үзләре әйтмешли, бер сулышта - сизелмичә үткән ул! Бер кыз, ике улларына гомер бирә алар, балаларының һәрберсен җәмгыятькә файдалы шәхес итеп тәрбияли алар.
Гаиләдә Хөснимәрдән Галимәрдән улын, яратып, "Галимәрдәновлар главасы" дип атыйлар. Өч бала, 7 онык, 5 оныкчыкка, кияү-киленнәргә баш булган ил агасына киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, тыныч, имин тормыш теләп калабыз. Якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, бәрәкәтле гомер кичерегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев