Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Гамбәрия” мәчете – Актанышта 50 нче мәчет

-Актаныш республикабызда рухи байлык, рухи тәрбия ягыннан да алдынгы районнарның берсе булсын, - дип, изге теләкләрен җиткерде МТС бистәсендә 9 сентябрь көнне "Гамбәрия" мәчете ачу тантанасында Казан шәһәрендә Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе - Иске Әгъбәстә туып үскән, хәзер Казанда республиканың инкассация идарәсен җитәкләүче Вәсим Вахитов. Гамбәрия - Вәсим Хуҗаҗан улының...

-Актаныш республикабызда рухи байлык, рухи тәрбия ягыннан да алдынгы районнарның берсе булсын, - дип, изге теләкләрен җиткерде МТС бистәсендә 9 сентябрь көнне "Гамбәрия" мәчете ачу тантанасында Казан шәһәрендә Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе - Иске Әгъбәстә туып үскән, хәзер Казанда республиканың инкассация идарәсен җитәкләүче Вәсим Вахитов.
Гамбәрия - Вәсим Хуҗаҗан улының хәләл җефете Энҗе ханымның әнисе. Балаларының, күршеләренең ризалыгын, хәер-фатихасын алып, мәчетне Муллаян Ханов һәм Гамбәрия Гәрәева яшәгән нигезгә төзиләр. Моннан ел ярым элек нигез ташы салынган булса, быел рамазан ае вакытында - 24 июньдә ай куелды һәм корбан гаете алдыннан мәчет районда - 50 нче, Актаныш авылында 2нче мәчет булып ачылды.
Мәчетне ачу тантанасына һәм яңа мәчеттә җомга намазы да укырга ниятләп килүче авыл халкын, якташларны, мөхтәрәм кунакларны иң әүвәл район башлыгы Фаил Камаев сәламләде, үзенең рәхмәтен дә, хөрмәтен дә белдерде.
-Актанышта бүген икеләтә бәйрәм. Кылган эшләребезгә Аллаһның рәхмәте булып бүген күптән көтелгән яңгыр ява. Көзге чәчүдә киләсе ел уңышына нигез салынды, дым җитәрлек булып, шытым да бирерләр. "Гамбәрия" мәчете районда 50 нче мәчет. Вәсим Хуҗаҗан улы гаиләсе белән нигез ташы салудан алып, бүгенге көнгә кадәр бар хезмәтне башкарды. Районда төзелеп килүче тагын ике мәчет бар. Алары да авыл халкы, якташлар, иганәчеләр ярдәме белән башкарыла. Районыбыз алга барсын, халык иманга кайтып, бәрәкәтле тормышта, җитеш яшәсен дип, бергәләп яшибез һәм эшлибез, - дип, Вәсим Хуҗаҗан улына район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды, Энҗе ханымга калфак бүләк итте.
Вахитовлар гаиләсе - районга ярдәмләшеп яшәүче күренекле якташларыбызның берсе. Яшәү рәвешләре дә, башкарган эшләре дә үрнәк - Энҗе ханым да, уллары Ильшат, Айрат та шәригать кануннары буенча яшәүче хаҗия һәм хаҗилар. Туган авылы Әгъбәстә дә эшмәкәрләр белән бергәләп мәчет салдырган иде Вәсим Хуҗаҗан улы, аны хәзергәчә карап, ярдәмләшеп яшиләр. "Гамбәрия" мәчетенә дә булышлык курсәтелер дигән ышаныч бар. Чөнки районыбызда иганәчеләрнең мәчетне эшләтүдә, соңыннан көндәлек чыгымнарына, уты, газы өчен түләүдә дә таяныч булулары матур бер гадәткә әйләнде.
"Гамбәрия" мәчетен ачу тантанасына да Актанышның асыл егетләре, Татарстанның төрле тармакларында нәтиҗәле эшләүче лидерлар кайткан иде, мәчетне төзүдә дә теләктәшлек белдереп ярдәм итүчеләр алар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның журналистлар белән корган әңгәмәсендәге: "Татарстан командасы ул - һәр өлкәдә республиканың үсеше һәм киләчәге өчен бердәм эшләүче кешеләребез", - дигән иде. Актанышлылар да халыкның белемле, тәрбияле, әхлаклы булып, яшьләргә, балаларга үрнәк күрсәтүендә дә ярдәмләшеп, аралашып бердәм яши. Беренче Президентыбыз - дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең, премьер министр урынбасары - ТР фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттаховның, җир һәм мөлкәт мәсьәләре министры Азат Хәмәевнең, Россия Дәүләт Думасы депутатлары Марсел Галимәрданов, Илдар Гыйлметдинов, "Челтәр компаниясе" җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиевнең актанышлыларга сәламнәрен ирештерде якташларны берләштереп яшәүче Вәсим Вахитов.
-Алар - һәр башланган эшебезне хуплаучылар. Сез басып торган асфальтлы урам юлы да "Татавтодор" җитәкчесе Айрат Шәймиевнең ярдәме, - диде.
Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мәчет төзелешен башкарган һәм булышкан райондашларга, Вәсим Вахитовка мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның - Рәхмәт хатын, мәчетнең имам-хатыйбы Зиннур хәзрәт Шакировка чапан тапшырды.
Татарстан Дәүләт Советы президиумы әгъзасы - «Газпром трансгаз Казань» җәмгыяте генераль директоры Рафкат Кантюков республика җитәкчелеге исеменнән котлавын ирештерде. Рафкат Габделхәй улы Россиядә, Татарстанда рухи тәрбия эшендә лаеклы хезмәтләр башкаручы, республика мөселман зиратын төзетүче дә.
-Башкортостанда Стәрлетамак районында үзебезнең Кантюковка авылында җиде ел элек мәчет салдырганнан соң, авыл яшәрде, иман юлына басты, кешеләр яшәргә кайта башлады. Биш ел эчендә мәчеттә 3700 никах укылды, 4000 балага исем кушылды, - дип, "Гамбәрия" мәчетенә дә бәхетле язмыш теләде.
Казан шәһәренең Шамил мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдиновның тантанада Коръән укып, мәчет ачылганнан соң, Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның җомга намазы алдыннан вәгазь сөйләвен беренче катта - ир-атлар, икенче катта хатын-кызлар дикъкать белән тыңлады.
Район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин:
-Азан тавышын ишетүгә мәчеткә намазга ашыгырга кирәк. Мәчеттә укылган намаз өйдә укылганыннан 27 мәртәбә саваплырак. Ә кеше биш вакыт намаз укыса, көненә 50 вакыт намаз укыган савап ала. Вәсим абый, рәхмәт Сезгә шундый мөмкинлек тудырганыгыз өчен. Якыннарыгыз, дусларыгыз мәчет төзелешендә катнашкан, аларга да Аллаһының рәхмәте яусын. Әгәр Сез алар белән якын булмасагыз, бер-берегезнең хәлен белешеп яшәмәсәгез, алар да Сезгә якты йөз күрсәтмәгән булырлар иде. Җомга көн - ике гаеттән дә олугъ көн. Корбан гаетен дә яңа мәчеттә сөенеп укырга язсын, мәчетебез халыкка иман юлында хезмәт итсен, - диде.
Хәзрәтнең теләге һәммә кешедә хуплау тапты.
-Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм бүләге безгә мәчет. Рәхмәт Вәсим белән Энҗегә. Мәчет затлылыгы белән ерактан ук үзенә тарта, җылылык бөркелә. Авыл халкы бик сөенде, мәчеткә йөриячәкбез, - диде Асия Измайлова.
Гөлүсә Басыйрова:"МТС бистәсендә яшәгән идем элек, ишетеп карарга килдем. Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә ышанабыз", - ди.
-Мәчет нәкъ кирәк вакытта, кирәк урында төзелде. 700-800 хуҗалыктан кеше йөриячәк монда. Юл, Тау асты, Мәктәп урамнарында, Нөркә бистәсендә яшәүчеләр дә бирегә киләчәк, - диде, бистәнең аксакаллары да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев