Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Гамьле гомер

"Пар алмам" дип сөя торган булган әниләре Зөһедия апа кызлары Кәүсәрия белән Гөлчәчәкне. Чынлап та, әнис алмалары төсле алсу, түгәрәк йөзле, сылу кызлар булып үсә алар. Зөһедия апа аш-суга оста, ачык йөзле, эшчән һәм бик пөхтә иде. Клубта уздырылган аш-су бәйгеләрендә аның күпереп пешкән ипие һәрвакыт беренче бүләккә ия була....

"Пар алмам" дип сөя торган булган әниләре Зөһедия апа кызлары Кәүсәрия белән Гөлчәчәкне. Чынлап та, әнис алмалары төсле алсу, түгәрәк йөзле, сылу кызлар булып үсә алар. Зөһедия апа аш-суга оста, ачык йөзле, эшчән һәм бик пөхтә иде. Клубта уздырылган аш-су бәйгеләрендә аның күпереп пешкән ипие һәрвакыт беренче бүләккә ия була. Әниләренә охшап, кызлар да эшкә өлгер булып үсәләр. Әтиләре Сәләх абзый, сугыш ветераны, өч орден кавалеры бер кулын яу кырында калдырып кайтканлыктан, хуҗалык эшләрендә кызларга да нык кына тырышырга туры килә. Әтиләренә охшап, бик моңлы җырлыйлар, өздереп бииләр, бер генә спектакль дә алардан башка узмый. Алга китебрәк әйткәндә, гаиләле булгач та әле сәхнәгә менәргә вакыт таба иделәр.
Кәүсәрия урта мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлаганнан соң, укуын дәвам итәргә теләп, Алабуга педагогия институтына китә. Имтиханнарны уңышлы гына бирсә дә, конкурстан үтә алмый. Әмма кыз югалып калмый, РОНОга эш сорап бара. Аны Зөбәер сигезьеллык мәктәбенә пионервожатый итеп билгелиләр. Җиң сызганып тотына эшләп үскән Мерәс кызы. Завуч Хәмбәл Нәбиевнең төгәллеккә өйрәтүе, оештыру эшләрендә киңәшләр бирүе алдагы хезмәт юлы өчен ныклы җирлек булып салына яшь кызның күңеленә. Балалар да, авыл халкы да аны яратып өлгерәләр. Район пионерлар йорты директоры Дәлия Ханнанова еллык эшенә яхшы бәя бирә, һәм икенче уку елында Кәүсәрияне Богады урта мәктәбенә күчерәләр. Анда да ул җитәкләгән пионер дружинасы үткәрелгән чараларда район буенча алдынгы урында бара.
Кәүсәрия югары белем алу кирәклеген дә онытмый һәм кабат Алабугага юл тота. Кабул ителеп, дүрт елдан татар мәктәпләрендә рус теле укытучысы дипломы ала. Аңа Әтәс яки Теләкәй мәктәбен сайлау мөмкинлеге була. Ул Теләкәйне сайлый. Туган авылы да, үзе йөреп такырайткан мәктәп юллары да якын.
Яшь укытучы зур дәрт белән эшкә тотына. Ул вакыттагы мәктәп директоры Максут Салихов аңа ышаныч белдереп, башта ук атнасына 28 эш сәгате бирә. Остазлары итеп Максут Салих улын, Мөдәрис Әминовны саный.
1976 елда Мерәс авылы клубы сәхнәсендә берсе гармун уйнап, икенчесе җырлап, бергә үскән Дөлфәкар Фәрдиев белән гаилә коралар. Мерәс авылына беренче тракторны алып кайткан сугыш ветераны, орденлы Сөләйман Галиев һәм колхозда эшләп гомер кичергән Разия гаиләсенә килен булып төшә пар алманың беренчесе.
Дөлфәкар бердәнбер уллары булганга (икенче уллары Фәрих армиядә хезмәт иткәндә фаҗигале һәлак була), каената-каенана белән бергә гомер итәргә туры киләсен аңлап килә Кәүсәрия. Ул чорларда укытучыларга үз вазифасыннан башка да өстәмә эшләргә алынырга туры килә иде. Пропагандист буларак комсомол укулары, смотр концертларына әзерлек, имтиханнар вакытында Теләкәйгә икешәр тапкыр да барырга туры килә аңа. Өйдә хуҗалык эше дә, шуның өстенә капка саен бүлеп бирелә торган бәрәңге, чөгендер җирләре дә бар. Мал-туар асрагач, кире кагалмыйсың. Шул араларда шатлык булып балалар да туа тора. Тик яллары 3-4 ай гына иде. Менә шунда инде каенана белән яшәүнең олы бәхет икәнен аңлый Кәүсәрия ханым.
1988 елда директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары итеп билгелиләр аны. Мәктәпнең профсоюз җитәкчесе буларак, оештыру эшләрендә башлап йөрергә туры килә. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазенә, "Хезмәт ветераны" исеменә лаек була. Район мәгариф бүлегеннән дә сигез тапкыр рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Рәсеме мәктәпнең һәм районның мактау такталарына куела. Укытучы-методист исеме белән 2006 елда лаеклы ялга чыга Кәүсәрия Сәләх кызы.
Алны-ялны белми хезмәт куйган шушы чорда, көне-төне машина руле артында булган пар канаты - Дөлфәкаре белән ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерделәр. Кызлары икесе дә югары белем алды, зурысы - Роза Чаллыда мәктәптә укыта, гаиләле, ике бала үстерәләр. Кечесе - Илсөяре Иске Җияш авылына килен булып төште, инглиз теле белгече, бер ул үстерәләр. Уллары Рузил Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлады.
Пар алманың икенчесе - Гөлчәчәк. Апасы Кәүсәрия белән ярыша-ярыша эшләп, укып, җырлап, биеп үсә. Бар эшкә дә кулы ятып, тырыш кыз булып җитә. Үзе дә курчакка охшаган кыз, кечкенәдән үк курчакларны түгел, китапларны ярата. Дәхия абый кебек китапханәче булам дип хыяллана.
Урта мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлаган кызны Теләкәй урта мәктәбе директоры Максут Салихов мәктәп китапханәсенә эшкә чакыра. Зур дәрт белән эшли башлый Гөлчәчәк. Әдәби кичәләр, китап укучылар конференцияләре үткәрә. Аның тырышлыгын күреп, Максут Салих улы Гөлчәчәккә татар теленнән дәресләр укытырга тәкъдим итә. Ул тәвәккәлләп укытучы эшенә алына.
1977 елда Алабуга педагогия институтының филология факультеты рус теле бүлегенә читтән торып укырга керә. Шул ук елда сәхнәдә бергә спектакль, концерт куеп йөргән озын буйлы, чибәр егет Дилшат Солтановка кияүгә чыга, фамилия дә алыштырасы булмый.
Рус теле буенча укыса да, татар теле укытырга туры килә Гөлчәчәккә. Бар якка да сәләтле укытучы рәсем белән музыкадан да дәресләр бирә. Үзенә нинди бурыч йөкләнгәнен аңлап эшли, балаларда туган телләренә мәхәббәт тәрбияләү өчен бар тырышлыгын, белемен сала. Әледән-әле белем күтәрү курсларында да була ул.
Беренче кызлары Айгөл туа. Биш айдан Гөлчәчәкне укыткан мәктәбенә эшкә чакыралар. Сугыш чорларында тракторда эшләгән, улы Дилшатны ялгызы тәрбияләп үстергән каенанасы Фәридә апаның "бар, килен, баланы үзем карап торырмын" дигән сүзләренә Гөлчәчәкнең күңеле тулып, күзләренә яшь килә. Бик рәхмәтле ул балаларын үстерешкән, хуҗалыктагы эшләрдә зур булышлык иткән каенанасына. Ире Дилшат гел техникада булды, иртән китте - кич кайтты. "Теләкәйдән кайтып, баланы имезеп кире киткән чаклар да күп булды", - дип искә ала Гөлчәчәк ханым.
Хезмәт юлын балаларга тирән белем бирүгә багышлаган укытучыны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, район мәгариф бүлегенең Мактау кәгазьләре белән бүләкләгәннәр. "Безнең яхшы укытучы" гранты иясе булган. Директорның оештыру эшләре буенча урынбасары вазифасын да алып бара Гөлчәчәк Сәләх кызы.
Беренче квалификацияле татар теле укытучысы, бүгенге көндә лаеклы ялда булса да, укытуын дәвам итә. "Иң авыр вакытларда - көненә икешәр кат җәяү йөргән чорларда түзелде. Хәзер тормышлар Аллага шөкер бит, юл яхшы чакта рульдә үзем йөрим, пычрак вакытларда ирем Дилшат йөртә, авырлыгы сизелми", - дип сөенеп эшли укытучы ханым. Ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерделәр. Кызлары Айгөл белән Гөлназ, әниләре юлыннан китеп, Минзәлә педагогия училищесын тәмамладылар. Гөлназ укуын дәвам итеп, Чаллы педагогия институтын тәмамлый. Хәзерге көндә Актанышның икенче мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укыта.
Уллары Илнур Әлмәт физкультура техникумын тәмамлый. Аннан Чаллыда физкультура, спорт буенча югары белем алып, Актаныш технология техникумында физкультурадан дәресләр бирә. Инде ике оныгы - Айзилә Чаллы педагогия колледжының музыка факультетында, Айзат төзүчеләр колледжында укыйлар.
Мерәс авылыннан чыккан югары белемле 24 укытучыга тагын дүртне өстәделәр Сәләх абзыйның кызлары - Кәүсәрия белән Гөлчәчәк.
Тормышлары да мул, җитешле. Зур йорт, абзар тулы мал-туар, һәр гаилә әгъзасының үз машинасы. Бер байлык та күктән төшми, гадел, тырыш хезмәт, татулык аша килә. Бәхетне читтән түгел, урман аланнарының җиләген җыйган, Салкын чишмәнең суын эчкән, Шәбезендә су коенган, иркен яланнарында каз бәбкәсе саклаган, тауларында сакка йөгереп уйнап үскән ямьле, кечкенә генә Мерәс авылында таптылар апа белән сеңел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев