Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Гап-гади камырдан күз явын алырлык картина

Авылларда төзелгән яңа җәмәгать үзәкләрендә өлкән яшьтәге ханымнар өчен кызыклы шөгыльләр табылып кына тора. Түкенең актив өлкәннәре – оста куллар түгәрәге әгъзалары Әнәк, Пучы һәм Әтәстән килгән кунакларга мастер-класс оештырдылар. Иң башта чәкчәк, ансамбль чыгышлары белән бик күңелле итеп каршы алдылар. Барысы да милли киемнәрдән иде.

Камырдан ясалган картиналарның ничек эшләнүен күрсәттеләр алар бу көнне. Кулларына күзләр иярми. Картинаны ясау өчен күп чыгымнар да кирәкми, анысы. Гап-гади камыр: 2 стакан он, 1 стакан тоз, аз-азлап кына су салып, катырак итеп камыр басасың. Һәм гуашь, лак һәм пыяласыз кыса кирәк. Гади генә кебек үзе, ләкин осталык сорала. Күңел җылысын да кушарга онытмаска. Һәм тамчы да иренмәскә. Шундый тырышлык, җитезлек белән барлыкка килгән кул эшләнмәләренә карап сокланмыйча һич мөмкин түгел. 
– Октябрь аенда Әтәс авылына кунакка бардык. Күңелле очрашуга җавапсыз калмыйк дип, озак та көттерми, аларны һәм күрше-тирә авыллардан “иренмәс җаннар”ны үзебезгә чакырдык. Килгән кунаклар канәгать калып, җылы хисләрен белдереп, рәхмәтләр әйттеләр, – ди әлеге эшләрнең, чараларның төп оештыручысы Бания Гыйльметдинова.
Түке активистлары Әтәстә бер-берләре белән ныграк танышып, сөйләшеп, киләчәктә дә аралашып торырга сүз куешып кайтканнар. Шуннан соң әле 
Әнәккә дә барып чыкканнар. 
– Шәрип Шәймиев музей-йортына бардык. Анда гаҗәпкә калып карап йөрдек. Ничек матур эшләнгән! – диештеләр.
– Без үзебез дә тик торырга яратмыйбыз. Яздан башлап, көз җиткәнче, балалар белән шөгыльләндек. Карга боткасы, сабантуй, балык тоту ярышлары, җәйне озату кичәләре үткәрдек. Балалар белән бергә чишмәләрне чистартып торабыз. Аның ярларына агачлар утыртырга уйлыйбыз. 
– Бания апа, сезнең түгәрәкнең инде бик озак еллар эшләвен беләбез. Нинди максат белән башланган иде ул? Хәзер тагын да дәртләнеп йөрисез, көч-куәтне кайдан аласыз?
– Клубыбыз тик тормасын, дигән уй белән башланган эш дәвамлы, мавыктыргыч булып чыкты. Башта ике кеше идек, аннан дүрт булдык, тора-бара, күбәеп, 15 кешегә җиттек. Атнага ике мәртәбә килә идек клубка. Хәзер инде атнаның биш көнендә җыелабыз. Безгә бик   рәхәт монда. Барыбыз да яратып, дәртләнеп йөри; мәдәният йорты директоры, аның хатыны, 
китапханәчебез безгә илһам биреп торалар. Яшәрәбез, күңелләребез рәхәтлек ала, чирләребез онытыла. 
– Киләчәккә нинди планнар?
– У-уу, безнең планнар бик күп! Атнаның бер көнен дини мәсьәләләргә багышларга, догалар, хәрефләр өйрәнергә исәплибез. Бисер белән чигәргә ниятебез бар. Интернетта да кул эшләре үрнәкләре бик күп. Тегү, чигү, бәйләү үрнәкләре. Барысын да эшләп карыйсы килә.
– Кул эшләнмәләрен кайларга куеп бетерәсез соң?
–Бер әйберне дә кешегә сатмыйбыз, ихлас күңелдән бүләк итәбез. Башкаларны сөендерәсебез килә. Балаларны да кул эшләренә өйрәтәбез, алар белән концертлар куябыз. “Тылсымлы куллар” исемле кашыкчылар ансамбле төзедек. Музейга әйберләр җыябыз. Киләчәктә берәр урында музей ачарбыз дигән фикер белән яшибез. Аллага шөкер, йорт эшләренә дә вакытыбыз кала.
Әтәс җирлегеннән килгән 
кунаклар белән дә аралашып алдык.
Әтәс авылы китапханәчесе Мәүҗидә Гарипова:
– Әтәс авылы уңганнары белән шушы җирлеккә – Түкегә бик теләп килдек. Безнең дуслык күперенә инде берничә ел бардыр. Кызларыбыз уңган-булган. Кул эшләренә дә, җыр-биюгә дә осталар. Мондый очрашулар алдагы елларда да дәвам итәр дигән ышаныч белән китәбез бүген.
– Сезнең өлкәннәрегез ниләр белән шөгыльләнә? 
– Әтәс авылы китапханәсе каршында оста куллар түгәрәге эшли. Апаларыбыз актив. Эшемдә мин аларга таянам. Иске клуб чагында ук дүрт-биш ел гарәпчә укырга өйрәндек. Яңа җәмәгать үзәге төзелгәч тә, бу укуларны дәвам итәбез. Кичләрен спорт белән шөгыльләнү теләге зур, скандинавия таягы белән йөриләр. Өлкәннәрдә дәрт-дәрман ташып тора. Киләчәктә үзебезнең тормышны активлаштырырга уйлыйбыз. Китапханәгә йөрүчеләребез дә шактый. Гөлсинә Галимуллина, Зифа Кадырова китапларын чират торып укыйлар. Бөтен яңалык белән танышып баралар. 
Мәзһүрә Муллаянова, Апач авылыннан:
– Түкедә искиткеч матур итеп каршы алдылар. Без дини бәйрәмнәрне дә еш уздырабыз, берсен дә калдырмаска тырышабыз. Бәраәт кичәсен дә, Корбан бәйрәмен дә, Кадер кичәсен дә, Мәүлидне дә билгеләп үтәбез. 
Изхәния Бәдертдинова, Әтәс авылыннан:
– Әтәс клубына оста куллар түгәрәгенә йөрим. Атна саен җыелабыз. Картиналар эшлибез, бисер белән чәчәк букетлары ясыйбыз. Бүген дә үз эшемне Түкедәге дусларыбызга бүләк итеп алып килдем. 
Бу очрашу татар халык ашларыннан мул итеп әзерләнгән табын артында дәвам итте. Күрше авыллар арасындагы дуслык күперендә мондый күрешүләрнең күңелләргә рухи азык бирүе  бәхәссез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев