Актаныш

“Гармун миңа иптәш ул”

Әкрен генә гармун тавышы ишетелгән фатирның ишеген кыяр-кыймас кына ачып, эчкә уздык. Үзенең 95 яшен каршылаучы Мәгъфия апа бар дөньясын онытып гармунын тарта иде. - И шушы гармуным минем иптәшем инде, балалар, әйдәгез, әйдә, - дип, эчкә дәште ул безне. - Биш яшемнән гармун уйный башлаган кеше бит мин, хәзергәчә...

Әкрен генә гармун тавышы ишетелгән фатирның ишеген кыяр-кыймас кына ачып, эчкә уздык. Үзенең 95 яшен каршылаучы Мәгъфия апа бар дөньясын онытып гармунын тарта иде.
- И шушы гармуным минем иптәшем инде, балалар, әйдәгез, әйдә, - дип, эчкә дәште ул безне. - Биш яшемнән гармун уйный башлаган кеше бит мин, хәзергәчә кулымнан төшермим үзен, - дип елмайды да, уйнавын дәвам итте.
Мин исә әкрен генә аны күзәтәм. Балачак еллары авыр чорга туры килеп, бик күпне күрсә дә, күңеле көр калган аның. Кулларын гармун телләре буйлап йөртүенә, көләч йөзенә карап, аңа һич тә 95 яшьне биреп булмый.
- Ачлык чорында туган бала мин, - дип хатирәләренә күмелде ул. - 1921 елда Иске Кормаш авылында туганмын. Әтием 7 ел империалистик һәм гражданнар сугышында катнашкан кеше.
Гаиләдә баш бала булганлыктан, Мәгъфия апага үзеннән соң туган өч баланы карашырга туры килә. Әтиләре сугышта алган авырулардан мантый алмыйча, Мәгъфия апа 8 нче сыйныфта укыган вакытта дөнья куя. Әниләре Хәдия дүрт баласын аякка бастыру өчен көн-төн тырыша.
- Әнигә 15 гектар бодай җире бүлеп бирәләр иде. Шуны утау өчен бөтенебез җыелып барабыз. Чүбен капчыкка тутырып алып кайтып, өй түбәсендә киптерәбез. Аны кышын малларга ашатабыз, - дип искә ала ул авыр елларны Мәгъфия апа.
Шулай булса да, белемгә омтылуы көчле була аның.1936 елда 7 сыйныфны тәмамлап, Актанышка урта мәктәпкә килә. 1940 елда аны тәмамлый. Нәкъ шул вакытта илдә сугыш чыга. Барлык ирләрне дә яу кырына алалар. Районда укытучылар җитми. Шуның өчен, 10нчы сыйныфны тәмамлаган барлык укучыларны да ашыгыч рәвештә Минзәлә педагогия училищесында укытып, мәктәпләргә укытырга җибәрәләр. Шулай итеп, кыз үзенең хезмәт юлын Уразай мәктәбендә укытучы буларак башлый.
- Укыту өстенә, бару белән комсомол оешмасы секретаре итеп куйдылар. Бик күп җәмәгать эшләрендә катнашырга туры килде, - ди ул.
Ике елдан соң кызны Мерәс мәктәбенә күчерәләр. Анда мәктәп мөдире дә булып тора. Шул җирлеккә караган Мерәс, Шәрип, Түмерҗә авыллары буенча агитбригада коллективы җитәкчесе дә итеп куялар аны. Партиягә алалар. Тырыш хезмәте белән тиз таныла Мәгъфия апа. Шуңа күрә үзен районга чакыралар. Ике ел радиотапшырулар буенча редактор булып тора ул. 1946 елда электән укытучы булып эшләгән, сугыштан кайткан Шагали исемле Чат авылы егете белән танышып, аңа кияүгә чыга.
- Бик тә укытучы эшенә кире кайтасым килде. Сугыштан соңгы елларда балалар саны аз булды. Авылдан-авылга йөреп укыттык. Иске Әлем, Мерәс, Чат мәктәпләрендә белем бирдем. 1956 елда Иске Богадыга күчтек, - ди ул.
Соңыннан, лаеклы ялга чыкканчы Мәгъфия апа Иске Богады мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирә. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Күп сандагы Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Мәгариф отличнигы дигән исемгә лаек була.
Тормыш иптәше Шагали белән сигез балага гомер бирәләр. Шуларның 6сы исән-сау үсеп, тормышта үз урыннарын таба.
- Баштарак, балалар тугач, эшкә чыга алмадым. Ләкин күңелем белән гел мәктәпкә ашкындым. Үзебезгә бер апаны бәби караучы итеп алгач кына иркенләп эшли башладым. Үз балаларым өчен дә күңелем тыныч булды, - ди тынгысыз җан.
Шагали абый белән алар 50 ел матур-тату гомер кичерәләр. 1996 елда Шагали абый бакыйлыкка күчә. Бүгенге көндә Мәгъфия апа Актанышта, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны буларак бирелгән дәүләт фатирында гомер кичерә.
- Аллага шөкер, дөньялар рәхәт, пенсияләрне вакытында биреп баралар, - ди ул. - Яшьләргә теләгем шул: тормышның кадерен белсеннәр, хәмер дигән явыз белән дуслашмасыннар. Язмышларын җимермәсеннәр, хезмәт сөйсеннәр.
Фатирында ялгыз яшәсә дә, яныннан кеше өзелми аның. Балалары, 30 онык-оныкчыгы, туганнары һәрдаим хәлен белеп торалар. Без барганда да олы килене Фәнирә апа Борһанова каенанасы янында иде. Ул да үзенең изге теләкләрен ирештерде.
- Безнең әнкәй бик әйбәт. Килен-каенана булып түгел, гомер буе әни белән кыз шикелле яшәдек. Аңа бөтен серне дә ышанып сөйләргә була. Хәзер дә эчем пошкан саен әнкәй янына киләм. Ул гармунда уйный, мин җырлыйм. Әнкәйгә бар гомерендә сәламәтлек, бәхет телим.
Мәгъфия апаны гомер бәйрәме белән тәбрик итәргә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова да килгән иде. Ул Мәгъфия апага изге теләкләрен теләп, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм муниципаль район башлыгының күчтәнәч кабын тапшырды.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: