Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Гармунчы да, балта остасы да

Яңа Җияш авылында гомер кичерүче ДӘНИФ ГАЛИМОВ 27 гыйнвар көнне үзенең 90 яшен каршы алды.

Яңа Җияш авылында гомер кичерүче ДӘНИФ ГАЛИМОВ 27 гыйнвар көнне үзенең 90 яшен каршы алды. Аны әлеге гомер бәйрәме белән тәбрик итәргә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева килгән иде. Ул Дәниф агага Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгының күчтәнәч кабын тапшырды.
 

Дәниф аганың яше шактый булса да, уй-фикерләре дөрес, бик грамоталы кеше булып чыкты. Котлау открыткасын да җиренә җиткереп укып, эчтәлеге белән танышты. Йөзенә канәгать елмаю чыгарып, чын күңеленнән рәхмәт әйтте.

Дәниф абый да үзен белә башлаганнан бирле хезмәттә. Иске Әлем авылында туып, балачагы шунда үтсә дә, VII сыйныфны тәмамлагач, алар Яңа Җияш авылына күчеп киләләр. Илдә сугыш башлангач, шушы яшүсмер малайларны икмәк суктыру станогын эшләтү өчен ат куарга йөртәләр. 1944 елда Дәниф абый Иске Богады почтасына эшкә керә. Актаныштан ат белән газета-журналлар ташый. Кышкы бураннарда, язгы-көзге яңгырлы пычракларда, нечкә беләкләре белән атына ярдәм итә-итә кайтулар, әле дә хәтерендә аның. Яшь булса да, барлык эш төренә дә өйрәнергә тырыша ул. Почтадагы эшен төгәлләүгә, тимерчелеккә ашыга. Анда тимер чүки. Моның белән генә канәгатьләнми, кичләрен авылдашларына кино күрсәтә. Балта остасы да була. Шул чорда җирлеккә клуб бинасы, терлекчелек корылмалары, идарә йорты төзелә. Аларның һәрберсенә Дәниф абыйның хезмәт көче кергән.

1956-1967 елларда урман кисүдә йөри. 1967 елда “Коммунизмга” хуҗалыгына токарь булып эшкә урнаша. Лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя. 45 ел эш стажы булган уңган, хезмәт һәм тыл ветераны исеменә лаек булып, пенсиягә чыга.

Туганнарына кунакка килгән Иске Җияш авылы кызы Тәскирәгә күзе төшкән егет, үзенә хас үҗәтлеге, хезмәт сөючәнлеге белән кызның күңелен яулый. 1955 елны гаилә корып яши башлыйлар. Бер-бер артлы алты балалары дөньяга туа. Аларны үстергәндә дә төрле кыенлыклары булгандыр. Тик ишле булсалар да, Тәскирә апа белән Дәниф абый аларны хезмәт сөяргә өйрәтеп үстерә. Тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итә. Дәниф абый гел эштә булганлыктан, тормышны алып бару Тәскирә апа белән балалары җилкәсенә төшә.

Бәхет белән бәхетсезлек янәшә йөри, дип юкка гына әйтмиләр. Түгәрәк тормышка сөенеп яшәгәндә, барысын кара кайгыга салып, икенче кызлары Сәрия фаҗигале төстә вафат була. Җаннарыннан саркыган канны башкаларга артык сиздермәскә тырышып, эчтән яна-көя алар. Башка балалары хакына үзләрендә алга таба яшәүгә көч таба. 2006 елда Дәниф абыйны ялгыз калдырып, тормыш иптәше дә бакыйлыкка күчә. Тик, тешне кысып булса да, яшәргә кирәк. Балалары аны үзен генә калдырмый. Әле берсе, әле берсе янына кайтып яши, яисә үзләренә алып китә.

Лирасы – Чаллыда, Дилфасы – Түбән Камада, Кадриясе – Актанышта, Гөлшаты – Казанда, Зөлфирәсе Җәлил бистәсендә гомер итә. Туган йортлары белән ике арага тузан төшерми алар. 8 оныгы, 5 оныкчыгы да бабалары янына кайтырга ашкынып тора.

Дәниф абыйның туган көнендә дә алар барысы бергә җыелган иде. Изге хисләре, рәхмәт сүзләре күңел түрләреннән агылды.

–Безнең әткәй дә, әнкәй дә мәктәптә бик яхшы укыганнар. Алар – тормышның ачысын-төчесен һәм үгилеген татыган кешеләр. Шулай булсалар да, алар икесе дә бик грамоталы кешеләр булдылар. Һәрвакыт район, ил яңалыклары белән танышып бардылар. Безгә үрнәк булдылар. Әткәйне гомер бәйрәме уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз. Безне сөендереп яшәвен телибез, – ди Лира апа.

– Әткәебез бик талантлы кеше. Аның һөнәрләрен санап кына бетерү мөмкин түгел. Гармун тотса – гармунын, балта тотса, балтасын уйната. Хәзер дә безгә үзенең киңәшләре белән һәрчак ярдәм итә. Без аны бик яратабыз. Сәламәт булсын. Туган йортның тәрәзәләрендә утлар әле балкып торсын, – ди Кадрия апа.

Дәниф абыйны туган көне белән котларга Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов та килгән иде. Ул да изге теләкләрен теләп, истәлек бүләген тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев