Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Гармунчы Зөфәр туксанга җиткән (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Салкын гыйнвар аенда дөньяга килсә дә, күңеле тулы моң аның... Алай дисәң, тормыш аны үзе өйрәткән бугай моңлы булырга. Өйрәнми чарасы да булмагандыр инде, 90 елга сузылган гомер юлында үрләргә менәргә дә, макталырга да, шул ук вакытта сикәлтәләрдә ярыйсы ук сыналырга да туры килгән аңа. Гомер буе бер кулында тормыш...

Салкын гыйнвар аенда дөньяга килсә дә, күңеле тулы моң аның... Алай дисәң, тормыш аны үзе өйрәткән бугай моңлы булырга. Өйрәнми чарасы да булмагандыр инде, 90 елга сузылган гомер юлында үрләргә менәргә дә, макталырга да, шул ук вакытта сикәлтәләрдә ярыйсы ук сыналырга да туры килгән аңа. Гомер буе бер кулында тормыш дилбегәсе булса, икенче кулыннан тальяны төшмәгән. Хәер, яу кырында ятып калган әтисе уяткан бит Зөфәр агада гармун моңына мәхәббәтне. Сугыштан килгән соңгы хатында: "Мине сагынсагыз, кояш баеган якка карагыз. Мин шул якта",- дип язган әтисе. Кояш баеган якта калган да инде ул...
Бүген үзе бер дистә онык-оныкчыкка кадерле бабай булган Зөфәр ага Имамовның сагынып сөйләр кешесе, ни кызганыч, бер әтисе генә түгел инде, шактыйга җыелган алар. Тормыш юлдашы Нәҗибә апаның бакыйлыкка күчүенә 18 ел үткән, нәсел дәвамчысы дип үстергән өрлектәй улы да җир куенында, күрше-тирәдә гомер итүче чордашларның да сан-сафы сирәгәйгән...
Ә күңелдә балачактан ук бөреләнгән моң исән! Ярый әле күңелләрне айкап чыгарырлык тальян тавышы бу өйдә тынып тормый. Моң да тынса, ялгызлык белән аркага арка терәшеп ничек яшәмәк кирәк?! Бармаклар, егәрлеген югалтса да, гармун телләре аларны, шөкер, таный әле. Яшьлеккә дә алып кайта, күңелне дә кузгата, елата да, юата да бүген Зөфәр аганы гармун.
Ә хатирәләр шактый тупланган! Ни генә дисәң дә, шанлы, данлы, шул ук вакытта авыр елларга туры килгән бит аның яшьлеге. Сугыш чоры авырлыкларын да күтәргән аның ныгып та өлгермәгән җилкәләре, тракторларны да иярләргә өйрәткән язмыш дигән кырыс укытучы, остаханә мөдире дә, баш инженер да булган ул. Лаеклы ялга чыккач та профсоюз оешмасын, ветераннар советын җитәкләгән Зөфәр Имамов. Мактауга лаек хезмәте белән янәшә моңга булган мәхәббәте дә гел янәшә атлаган аның. "Үз гомеремдә гармуннар белән макталдым. Әткәйләрне, авылдашларны сугышка гармун уйнап озаттым. Исәннәрне гармун белән каршы алдым", - дип истәлекләрен барлый бүгенге юбилей хуҗасы.
Гармунчы дигән даны еракларга таралган аның. Сәкинә һәм Минтимер Шәймиевләрнең туй мәҗлесендә дә ул уйнаган тальян гармунны, ул җырлаган яшь парларга бәхетле булыгыз дип. Саный китсәң, бик күп булган аның тормыш юлында күңелне җылытырлык хатирәләр. Бүген дә шулар җылыта аның җанын.
Кызлары Рәйлә, Рузалия үз гаиләләре белән Яр Чаллы шәһәрендә гомер кичерәләр. Шөкер, автокала белән Пучы авылы арасына тузан төшерми аның газизләре. Кадерләрлек кешең барда юл чакрымнары исәпкә алынмый ла ул. Иң мөһиме, әтиле йортта ут озаграк янсын иде дә, әти кочагы озаграк җылытсын иде.
Балаларының яратуын, күрше-тирәнең игътибарын, җирлек халкының хөрмәтен тою яшәтә дә инде Зөфәр аганы. Бүген дә иртәдән үк котлаулар кабул итә башлады юбиляр. Авыл башлыгы Нияз Нуртдинов җирлек горурлыгын беренчеләрдән булып тәбрик итте. Ата күңеле сизми каламы соң! Кичәдән үк көтә башлаган йөрәк парәләре дә әтиләренең бәхетен түгәрәкләп кайтып керде.
Эх, дөнья! Сынап аргач елмайтасың килә шул синең дә адәм балаларын. Ничек ташлап китмәк кирәк ди сине!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев