Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Гашыйлар көнендә Актанышта ике нарасый теркәлде (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Районыбызның ике гаиләсе өчен 14 февраль - гашыйлар көне - икеләтә бәйрәмгә әверелде. Бу көнне әлеге гаилә башлыклары тәүге тапкыр үз нарасыйларын кулларына алдылар. Фирүзә һәм Айнур Гыймадиевлар, Раушания һәм Рәмзил Хөббетдиновларга елмайды мондый олы бәхет. Хөббетдиновлар гаиләсендә туган Әмир атлы малай гаиләдә мәхәббәт җимешенең тәүгесе булса, Гыймадиевлар гаиләсенә инде...

Районыбызның ике гаиләсе өчен 14 февраль - гашыйлар көне - икеләтә бәйрәмгә әверелде. Бу көнне әлеге гаилә башлыклары тәүге тапкыр үз нарасыйларын кулларына алдылар.
Фирүзә һәм Айнур Гыймадиевлар, Раушания һәм Рәмзил Хөббетдиновларга елмайды мондый олы бәхет.
Хөббетдиновлар гаиләсендә туган Әмир атлы малай гаиләдә мәхәббәт җимешенең тәүгесе булса, Гыймадиевлар гаиләсенә инде ләкләк икенче тапкыр килгән. Мәдинә исемле нәни кызчык гаиләдә икенче кыз булып теркәлде.
Район ЗАГС бүлеге житәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мөхәмәдиева яшь парларны нәниләре туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын күңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде, аларга ТР президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын тапшырды.
Сүз уңаеннан, быел районда барлыгы 22 сабый дөньяга килгән, шуларның 12се - Актанышның үзендә. 2017 елда исә Актанышта беренчеләрдән булып Зәлинә исемле кызчык туган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев