Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ГАСЫРДАН ДА ОЗЫН ГОМЕР: Актанышлылар якташыбыз, Советлар Союзы Герое Хәсән Замановның юбилей тантанасында катнашты

Бу дөньяга килеп киткән һәр кешенең җирдә эзе кала. Эзенә карап, вакыт аңа бәя бирә. Үзе киткәннән соң да, бик күпләрнең исемнәре халык телендә. Әйтерсең лә алар әле һаман да яшәүләрен дәвам итәләр. Үзе киткәннән соң да, исеме халык теленнән төшмәгән, тууына гасыр тулып үтсә дә, якташлары, халкы күңелендә яшәүче шәхес – Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов безнең авылдан. Актаныш районы Күҗәкә авылында туып үскән, Бөек Ватан Сугышында Днепр елгасы аша чыгу өчен барган сугышларда тиңдәшсез батырлык күрсәткән, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Хәсән Замановның тууына 110 ел тулды.

 

             Свердловск өлкәсе Североуральск каласында Геройның юбилее уңаеннан узачак тантаналы чарада катнашуга чакыру алуга, Актаныш муниципаль район Башкарма комитет җитәкчесе   Ленар Рафак улы Зариповка мөрәҗәгать иттем. Ул тиз арада безнең сәфәребезне хуплап,  район исеменнән бүләкләр әзерләп, бару өчен машина бирде. 13 сентябрь көнне иртәнге сәгатьтә юлга кузгалдык.

 

             1944 елның 10 гыйнварында  Советлар Союзы Герое исеменә лаек булуы турында СССРның Югары Совет Указы чыкса да,  Бүләкләү таныклыгында фамилиясенең бер хәрефе дөрес язылмаганга күрә,  Алтын йолдыз Хәсән Замановның вафатыннан соң, бары тик 1968 елда гына кызларына тапшырыла.  

 

Хәсән Заманов сугыштан соң Ижау каласында, соңрак Североуральскийда яши. Шахтада эшли. Соңгы тукталышын 1951 елда Североуральск шәһәр округының Покровск-Уральск поселогында таба.

 

Барасы юл озын. Табигать күренешләренә сокланып, күрше Удмуртия, Пермь өлкәсе аша борма юлларны үтеп, Свердлау өлкәсенә килеп кергәндә инде төн җиткән иде. Североуральск каласына кергәндә безне «Золотая Звезда Хасана Заманова» китабының автордашы, шәһәр газетасының штаттан тыш хәбәрчесе  Любовь Семёновна Долматова белән Россия Эчке Эшләр Министрлыгы бүлеге каршындагы Североуральск  шәһәре буенча Иҗтимагый Совет Рәисе Ранит Шәрипович Фазылов каршы алдылар.

 

Безне гостиницага урнаштырганнан соң, иртәнгә кадәр саубуллаштылар. Иртәнге ашны ашаганнан соң, килеп алдылар.   

14 сентябрь көнне, Североуральск шәһәр округында, Геройга багышланган берничә чара үтте.    

Беренчеләрдән булып, тантаналы чара  Хәсән Замановка куелган һәйкәл янында башланып китте. Североуральск шәһәр округы депутаты Копылов Александр Николевич кунакларны Шәһәр башлыгы С.Н.Миронова исеменнән сәламләде һәм үзенең чыгышында Геройны һәрвакыт хәтердә тотулары, хөрмәтләүләре хакында әйтеп үтте:

 

 -- Кешелек дөньясында сугышлар тынып тормый. Шулар арасында аерылып торганы Бөек Ватан сугышы. Без үзләренең гомерләрен аямыйча,ил азатлыгы өчен көрәшкә батырларны онытмыйбыз,  хәтердә саклыйбыз.

Без бүген сезнең белән тынычлыкта яшәсен, эшләсен өчен үзләренең башларын салганнар хөрмәткә лаек. Без аларны үзебез исән чакта, һәрвакыт истә тотачакбыз. Бүген монда аның якыннары, авылдашлары, райондашлары катнаша. Без Геройның һәйкәле янына җыелдык һәм алар, безнең аны  ничек хәтерләгәнне, хөрмәтләгәнне күрәләр.

 

«Золотая Звезда Хасана Заманова» китабының автордашы  Л.С.  Долматованың чыгышы бүгенге көн вәзгыятенә дә кагылып үтте:

  –  Туган көнең белән, безнең кадерле Хәсән! Украинадагы вакыйгалар синең 110 еллыгыңа бөтенләй башка мәгънә  бирә. Киев өчен барган сугышларда, Днепрны кичкәндә, канлы көрәштә, Украинаны азат итү өчен барган сугышта син тере килеш җиргә күмелгәнсең. Сине һәлак булган дип санаганнар. Татарстанга кара хәбәр киткән. Днепрдагы батырлыгың өчен соңрак син Советлар Союзы Герое исеменә лаек булгансың. Син бу көннәргә кадәр яшәсәң, ул чакта үзеңнең гомереңне аямаган Украина белән бүгенге көндәге Украинаның аермасын күреп ни эшләр идең икән? Бүгенге көндә ул сез белгән, аны азат итәр өчен сез кан койган, яраткан, күпмилләтле бердәм халыклар яшәгән Украина түгел. Бүгенге көндә ул ил – куркыныч фашист.    Син дә мөгәен безнең белән бергә рәхмәт әйтер идең,  Владимир Владимирович Путинга, аның  зирәклегенә, аның сабырлыгына, түземлегенә. Дөнья халыкларын бу фашизмны туктатырга чакырып, бердәнбер дөрес чишелеш табуына. Украина җирендә фашизм һәм нацизм мәңгелеккә бетсен! Тизрәк син үзеңнең гомереңне кызганмаган тыныч тормыш килсен!

 

Бүген шәһәрдә бәйрәм! Безнең героебыз Татарстан белән Североуральскны дуслаштырды. Юбилейга Геройның туган ягыннан килгән делагацияне сәламлибез.

Бүген бездә кунакта: шагыйрә, язучы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова һәм Александр Грибоедов исемендәге премияләр лауреаты Әлфия Ситдыйкова; Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәбе директоры, подполковник Илсур Индус улы Ялалов; Герой туып үскән авылның, Күҗәкә авыл җирлегенең Башлыгы Илдар Назиф улы Мусин; Күҗәкә мәктәбенең тарих фәне укытучысы Лилия Хәниф кызы Шәйхетдинова; 1200 км ераклыкта урнашкан шәһәрдән аларны исән-имин алып килеп җиткергән зур тәҗрибәгә ия шофер Равил Рәфкать улы Бикбов.

 

Актанышлылар исеменнән әлеге тантанада Илсур Ялалов чыгыш ясады. Ул Североуральск халкын Татарстан, Актаныш районы җитәкчелеге, Күҗәкә халкы исеменнән сәламләде.

 

 – Хөрмәтле Североуральск халкы! Без сезгә Татарстаннан кайнар сәламнәр белән бергә кояшны алып килдек. Безне монда Актаныш районы башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов җибәрде. Ул Геройның авылдашы. Ул да сезгә сәламнәрен җибәрде.

 Хәсән Заманов исемендәге Кадет мәктәбе 2007 елды ачылды. Без һәрвакыт Геройның истәлеген саклыйбыз.  Аңа багышлап, тантаналы чаралар үткәрелә. Бүген дә аның юбилее билгеләп үтелә. Сезгә кадет мәктәбе коллективыннан һәм кадетларның кайнар сәламнәрен җиткерәм.

 

Тантаналы чараны 11нче мәктәпнең 10 сыйныф укучылары дәвам итте. Алар Әлфия Ситдыйкова иҗат иткән (Вера Хәмидуллина тәрҗемәсе) «Хәсән Заманов» поэмасыннан өзекләрне сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр. Геройның тормыш юлы, батырлыгы, язмышы тасвирланган шигъри юлларны ишетеп, күпләрнең күзләрендә көмеш яшь тамчылары ялтырады.

 

Североуральск мәчете имамы Ринат Вәли улы Латыпов үзенең чыгышын дога сүзләре белән башлар җибәрде:

 

 – Әссаламу Алейкум! Вә бәрәкәтүһү! Халык алдында әйтелгән һәр сүз, Аллаһ рәхмәте, савап булып Хәсән Заман улының рухына дога булып барып ирешсен! Аның турындагы истәлекләр, Халык өчен, Ватан өчен куйган хезмәтләре аңа савап булып язылсын һәм Мәңгелек җәннәт насыйп булсын! Амин!

 

Аннан соң, Североуральск шәһәрнең «Россия Герое Дмитрий Шектаев исемендәге сугышчан хәрәкәт Ветераннары» иҗтимагый оешма  рәисе Аман Урумбасович Карасаев чыгыш ясады:

 

 – Хөрмәтле Әлфия Мирзануровна! Хөрмәтле североуральск халкы! Бүген без истәлекле датаны, Советлар Союзы Герое Хәсән Замановның 110 еллык туган көнен билгеләп үтәбез.  Аның батырлыгы безнең илдә, Североуральсийда югары дәрәҗәдә бәяләнә. Һәм, Бөек  Ватан сугышында катнашучылар үрнәгендә тәрбияләнеп үскән  безнең буын, үзебезнең  тормышыбызны намус белән лаеклы дәвам итәбез. Чынлыкта, Геройларның батырлык үрнәгендә, һәм  бөтен Советлар Союзыннан Әфганстан сугышында катнашучылар зур батырлыклар күрсәттеләр, һәм бөтен ил тарафыннан бәяләнделәр.  Әфганстанда гына түгел, Кавказ төбәгендә Хәсән Заманов һәм башка геройларыбыз кебек батырлык күрсәтүчеләр, хәтта Россия Герое исеменә лаек булучылар бар.  14 мәктәп укучысы  Дима  Шектаев Россия Герое.  Аның исемен Мәктәп һәм «Морской пехотинец»  патриотик клубы йөртә.

Хәсән Заманов һәйкәле янында бөтен патриотик чаралар үтә. Без беркайчан да үзебезнең геройларыбызны онытмыйбыз. Геройга мәңгелек дан! 

 

Сугыш һәм Хезмәт Ветераннары һәм пенсионерлар Советы рәисе Копылов чыгышында Герой белән ихлас горурлануларын әйтеп үтте. 

 

 –  Хәзерге көндә фашизм яңадан баш күтәргән чорда,ул ерак елларда  ил азатлыгы өчен башын салган геройларны искә алу бик тә урынлы. Хәсән Заманов кыска, әмма бик гомер яшәп китә. Һәм без бүген юкка гына аның кылган батырлыгы белән горурланмыйбыз. Ул сугышта да, тормышта да сынатмаган. Тыныч йокласын! Без дә, туган ягы Татарстанда да аның якты исеме беркайчан да онытылмаячак. Без аның белән горурланып кына калмаячакбыз, ә аннан үрнәк алачакбыз. Һәм бүген Украина җирендә безнең көчләр башкарган эшләр белән дә горурланачакбыз.

 

Североуральск шәһәр округы хакимиятенең мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте һәм социаль программалар бүлеге җитәкчесе Михаил Иосифович Чириков шәһәр хакимияте һәм шәһәр халкы исеменнән сәламләде:

 

 – Мин хакимият һәм барлык Североуральск халкы исеменнән бүгенге чарага килгән кадерле кунакларыбызга һәм әлеге чарада катнашучыларга зур рәхмәтемне белдерәм. Чынлап та без үзебезнең геройларыбызны  белергә, онытмаска тиешбез.  Һәм без үзебезнең Хәсән Замановыбызны һәрвакыт истә тотабыз.

 

Бүгенге чара уңаеннан, истәлеккә  кадет мәктәбенә кечкенә генә граниттан ясалган сувенир бүләк итәбез.

 

Вакыт туктаусыз алга чаба. Бөек Ватан сугышы ветераннарының саны сирәгәя. Ә сугыш чоры геройларының батырлыклары безнең йөрәктә яши. Мәңгелек дан, фашизм белән көрәштә һәлак булганнарга! Мәңгелек дан Хәсән Замановка!

 

Бер минутлык тынлык белән без Советлар Союзы Герое Хәсән Замановны искә алдык. Североуральск шәһәр округы Хакимияте һәм Дума исеменнән, Геройның якташлары, иҗтимагый оешмалар, Сугыш һәм Хезмәт ветераннары, татар-башкорт оешмасы, гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, шәһәр округы халкы исеменнән Герой һәйкәленә  чәчәкләр салу белән тәмамланды.

 

Чарадан соң истәлек сурәткә төштек. Аннан соң,  Әфганстанда һәм Чечен Республикасында сугышчан хәрәкәттә һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә булдырылган Хәтер аллеясына килдек. Һәйкәлгә чәчәкләр салганнан соң, аллеяның ике ягына бер якка Әфганстан, икенче якка Чечняда вафат булган солдатларның таштактага беркетелгән фотосурәтләре, биографиясе белән таныштык. Батырлар онытылмый, халык күңелендә яшәвен дәвам итә.

 

Әлеге аллеяны сугыш хәрәкәтендә катнашучылар, хакимият ярдәменнән башка,  үз көчләре белән булдырганнар.  Бу соклангыч үрнәк. Һәм бүгенге көндә үткәрелгән  патриотик чараларны оештыруда да аларның  үз өлешләрен кертүләрен белеп, янә бер кат сокландык.

Төшке аш белән безне Аман Урумбасович Карасаевның дуслары  сыйлады. Ул милләте буенча казах. Элекеге МВД хезмәткәре, хәзерге вакытта бер оешмада Сак хезмәте башлыгы булып эшли. 

 

Төшке ашны ашаганнан соң, без Покровск-Уральск поселогына юл тоттык. Автобус белән Покровск – Уральскийга бару юлында Светлана Батраева безне шәһәр белән, аның тарихы белән таныштырды. Покровск-Уральск зиратында Хәсән Замановның кабере алдында, Североуральск мәчете имамы Ринат Вәли улы Латыпов коръән аятләрен укыды. Хәсән Заман улы Заманов исеменә дога кылдык. Зираттан чыгуга, кояшлы чалт аяз көндә, бер-ике минут чамасы яңгыр явып үтте. Бу – үзе бер могҗиза. Аны кылган догаларның кабул булуына юрадык.

 

Шәһәрнең Хәсән Заманов исемендәге 2 санлы гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар белән очрашу да күңелгә уелып калды.

Шулай ук «Морской пехотинец»  клубының Североуральск шәһәре төбәкне өйрәнү музее (җитәкчесе Елена Лысенко) эшчәнлеге белән танышу да күңелдә зур тәэсирләр калдырды.

 

Кич белән Шәһәр музеенда үткән чара укучы бала башкаруында татар биюе белән башланып китте. Милли киемдәге рус кызы Вера Марееваның (Современник Мәдәният йортының балалар бию коллективы биючесе, җитәкчесе Марина Владимировна Габдрахманова)  очып-очып татар көенә биюе Хәсән Замановка һәм аның якташларына күрсәтелгән  зур хөрмәт билгесе буларак кабул ителде. Безнең һәрбербезгә сүз бирделәр. Район хакимияте исеменнән җибәрелгән милли ризыгыбыз чәкчәкне, Герой турындагы мәдәни чараларны даими үткәрүче музейның  директоры Е.Лысенкога һәм «Золотая Звезда Хасана Заманова»  китабының автордашы Л.Долматовага  Актаныш район Башлыгы Л.Зариповның Рәхмәт хатларын тапшырдык.

 

Күҗәкә авыл җирлеге Башлыгы Илдар Назиф улы Мусин музейның  директоры Е.Лысенкога,  Л.Долматовага  шулай ук үзенең Рәхмәт  хатларын һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды.

Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәбе директоры Илсур Индусович Ялалов кадет мәктәбе турындагы буклетны музейга һәм Любовь Долматовага бүләк итеп бирде.

Любовь Долматова  Татарстан халкына истәлек итеп «Золотая Звезда Хасана Заманова» китабын һәм  китапны халыкка тәкъдим итү кичәсенең видеоязмасын бүләк итте.

Североуральск шәһәр округы хакимиятенең мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте һәм социаль программалар бүлеге җитәкчесе Михаил Иосифович Чириков шәһәр хакимияте С.Н.Миронова исеменнән барыбызга да Рәхмәт хаты тапшырганда, Североуральск белән Татарстан арасында булдырылган дуслык күперенең тагын да ныгуын, киләчәктә дә аралашып яшик дигән теләкләрен белдерде.

Эх, алмасы алмасы ла,

Балдан татлы ширбәтле.

Янып-көеп бергә яшәү

Бал-шикәрдән кыйммәтле,  – җыр сузуы да (милләте – якут), татарстанлыларга  күрсәтелгән ихтирам һәм хөрмәт билгесе.

Җыр-моң белән үрелеп барган кичә тәмам. Күңелдә хисләр өермәсе. Североуральск шәһәрендә, якташыбыз, Советлар Союзы Герое Хәсән Замановка булган хөрмәтнең зур икәнлегенә тагын бер кат инанып, аның батырлыгы, аның исеме киләчәк буыннарга барып җитәчәгенә ышанып, зал тулы халыкка рәхмәтле булып хушлаштык. Милләте буенча дагестанлы, ООО «Бокситстрой» оешмасының генераль директоры Селимхан Балабекович Зекераев безгә гостиница номерын бүләк итеп биргән булып чыкты. Без юлга кузгалыр алдыннан, безнең белән очрашып, гәпләшеп алды. Эш кешесенең хөрмәт күрсәтүе, бу шәһәрдә төрле милләт кешеләрнең дус һәм ярдәмчел булуларының дәлиле. Чәй өстәле янында утырганда, безнең белән саубуллашырга Североуральск шәһәр округы депутаты Копылов Александр Николаевич үзе килде.  Аман Урумбасович Карасаев белән Любовь Семёновна Долматова безне шәһәрдән олы юлга кадәр озата килделәр. Киләсе елга шәһәр үзенең 260 еллыгын бәйрәм итәргә җыена. Без Североуральск шәһәренең җитәкчелегенә, шәһәр халкына, якташыбызның исемен халык хәтерендә яңартып торганнары өчен, безне истәлекле чараны билгеләп үтәргә чакырганнары, кунакчыллыклары өчен бик рәхмәтле. Тарихта якты эз калдырган якташ Геройның юбилеена баруны оештырган район җитәкчелегенә, Актаныш муниципаль районы  Башкарма комитет җитәкчесе, инде хәзер Актаныш  муниципаль район Башлыгы Ленар Рафак улы Зариповка бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Дуслык күпере буйлап сәфәрләр тукталмасын. Дөнья тыныч, илләребез имин, күкләребез аяз булсын!

 

 

Әлфия Ситдыйкова.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев