Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Гериатрик кабинетлар ел ахырына кадәр Татарстанның барлык муниципалитетларында да барлыкка киләчәк

Киләсе елга тугыз терапия кабинеты ачу планлаштырыла.

Агымдагы ел ахырына кадәр Татарстанның барлык муниципалитетларында да гериатрик кабинетлар ачылачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.

"Без 2020 ел ахырына кадәр тагын 21 терапия кабинеты ачарга планлаштырабыз. Шулай итеп, безнең алдыбызга республиканың барлык 45 муниципалитетында да гериатрик кабинетлар ачу бурычы куелачак", - дип билгеләп үтте спикер.

Моннан тыш, 2021 елда җиде медицина оешмасында тагын тугыз гериатрия кабинеты барлыкка киләчәк, дип ышандырды министр урынбасары.

Гериатрик кабинетлар «Демография» илкүләм проекты һәм «Өлкән буын» региональ проект буенча булдырыла. Табиб-гериатрлар ишетү, күрү, хәтернең начарлануы кебек өлкәннәр  астениясе симптомнарын ачыклый һәм дәвалый.

Элегрәк ТР сәламәтлек саклау министрлыгы өлкәннәргә өйдән тагын бер тапкыр чыкмаска кушты. Хроник авырулары булган татарстанлыларга сәламәтлекләренә аеруча сак карарга тәкъдим ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев