Актаныш

Герой кайткан: Райондашыбыз Социалистик Хезмәт Герое Сәгыйрь абый Гыйльманов турында хатирә

Моннан шактый еллар элек Социалистик Хезмәт Герое Сәгыйрь абый Гыйльманов та Сабантуйга кайткан, дигән хәбәрне ишетүгә, үзе белән очшарасы килү теләге туды. Аның Яңа Әлем авылындагы туганнары Ләйсән һәм Ралиф Фәхертдиновларда икәнлеген белеп, шунда юл тоттым. Очрашу хатирәләрен сезнең белән дә уртаклашасым килә. Лилия Шәйгәрдәнова

– Кече яшемнән үк миңа тормыш арбасына җигелергә туры килде. 1940 елда әти үлгәч, әнием Хәлимәгә, сеңлем Хәниягә төп терәккә әйләндем..., -дип хатирәләре белән уртаклашты героем.
Үсмер чыгының авыр сугыш елларына туры килүе аны бик иртә җитдиләндерә. И ул вакытлар... Эшкә ярардай ир-егетләр фронтка китеп бетә, яхшы атларны да сугышка алып бетерәләр, колхозның бөтен эше хатын-кызлар һәм бала-чагалар җилкәсендә кала. Үзләренең сыерларын җигеп чәчүен дә чәчәләр, игенен дә җыялар, нинди эш бар, барысын да башкарырга туры килә аларга. Көлтә ташыйлар, суккан икмәкне амбарга, ә җилдергәнен, киптергәнен тапшыру пунктына илтәләр. Сәгыйрь дә 6 сыйныфны тәмамлагач, хуҗалык кырларында эшли башлый. Җиңү хакына, башкалардан калышмыйча, хәтта нормаларын арттырып та үти. Хәлсез атлар белән җир сөрә, көлтә һәм ашлык ташый. Кышын ферма малларына салам, печән илтә. Киләсе елның уңышы өчен кайгыртып кырларга тирес, көл, тавык тизәге чыгару эшләрен башкара. Бригадир кайда кушса, ул - шунда. Ятимлекнең һәм сугыш тудырган барлык михнәтләрнең ачысын татып, алар буынына эләккән барлык эшләрдән җилеге суырылып үсә аның.
Җиңү көненнән соң озак та үтмәгән бер көнне, кырдан эштән кайтышлый Сәгыйрьгә клубка керергә кушалар. Үзе кебек малайлар белән элекке мәчет бинасына барып кергәндә, ул халык белән шыгрым тулган була. Әнә түрдәге кызыл япма җәелгән өстәл артында авыл Советы рәисе белән районнан килгән кешеләр утыра. Җыелыш башланган. Берәү кәгазьдән исем-фамилияләрне укый, ә исемнәре чыккан кешеләр берәм-берәм сәхнәгә менеп бүләк алып төшәләр. Менә аның әнисенең дә исеме ишетелде. Сәгыйрь горурланып, калкынып куйды. Тукта, колаклары ялгыш ишетмиме? Әйе, әйе, аның исемен дә әйттеләр. Нишләргә? Өстендә киндер капчыктан тегелгән күлмәк-ыштан. Аның кыенсынудан битенә алсу йөгерде.
– Бар, инде, Сәгыйрь, бар. Бүләгеңне ал, – диләр аңа авылдашлары. Бөтен кешеләрнең күзләре аңа төбәлде. Ягымлы карашлар, хуплау сүзләре аны сәхнәгә кадәр озата барды.
Менә аның кулын кыстылар. Кемнәрдер, нәрсәдер әйтте дә күкрәгенә медаль тактылар. Гөрләтеп кул чабулар Сәгыйрьнең колагында озак яңгырап торды. Туган туфрагындагы тырыш хезмәте өчен хөкүмәтебезнең олы бүләге -  “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен “ медале, 15 яшьлек батырның тәүге шатлыгы, тәүге сөенече ул.
– Ул вакытта медальнең мәгънәсен дә аңлап бетермәгәннәр инде. Моны биргәнче, туйганчы бер ашарлык ипикәй бирсәләр икән диючеләр дә булды. Черегән бәрәңге, юа, кычыткан ашап җан асраучыларга, әти-абыйлары сугышта һәлак булган ятимнәргә аның дәрәҗәсе кирәкми иде шул. Шулай да, 15 яшендә хезмәттәге батырлык өчен медале алу һәркемгә дә тәтеми...
Сәгыйрь абый авыр сулып туктап калды. Күреп торам, ул көннәрне искә төшереп, күз алдыннан кичерү аңа бер дә җиңел түгел. Гомер искән җилдәй, аккан судай сизелми дә уза. Җәй артыннан көз, көз артыннан кыш килә дә җитә. Көннәрдән бер көнне малайларны ФЗОга җыялар икән дигән хәбәр авылга тарала. Исемлектә Сәгыйрь дә була.
Әнисе: 
– Балакаем, улым! Синсез монда ничек яшәрбез. Безнең синнән башка бернинди таянычыбыз юк бит. Алдагы көнебездә ярдәмчем булыр дип, әтиең үлгәч, сыңар канат белән үстердем. Инде нишләрбез? – дип, борчулы карашлары белән, күзен сөртә-сөртә, улына төбәлде.
– Әни, минем үземнең дә сине калдырып китәсем килми. Телисең икән, ФЗОга бармыйм. Мәҗбүр итсәләр, качам.
Чыннан  да, туып-үскән йортын, иген кырларын, ямьле авылын, озын керфекле кызны калдырып, күз күрмәгән, колак ишетмәгән якка күңеле тартмый. Китмәскә дигән ныклы карарга килеп, кич белән, басудан эштән кайтышлый ук, күрше урамдагы Рәхмәтулла бабайларның өй түбәсенә менеп кача. Өч көн ачлы-туклы ята ул анда, өч көн буена Сәгыйрьне эзләп өенә киләләр. Әнисеннән, сеңлесеннән Сәгыйрьне таптылар. Алар да аның кайда качып ятканын белми.
Рәхмәтулла  бабай Сәгыйрьне кызганып:
– Бар, балам, өеңә кайт. Болай яхшы түгел. Үземнең ихатада сине яшереп ята алмыйм. Ходай ни кушса, шул булыр, – ди.
Сәгыйрь Рәхмәтулла бабайның сүзенә каршы килми. Караңгы төшү белән өенә кайтып керә. Иртән, милиция  белән, авыл Советына алып китәләр. Анда аңа 1 еллык паспорт ясап, 1948 елның декабрендә Кемерово өлкәсенең Сталинск-Кузнецск шәһәренә  озаталар.
Туган авылыннан ераклашкан саен, аның йөрәге читлектәге коштай очып чыгардай булып типсә дә, ничек качырга дип уйласа да, Камбаркадан, барып җиткәч тә, авылына качып кайта алмый. Бары, Сәгыйрьгә, андагы кагыйдәләргә буйсынып яшәргә генә кала.
Кечкенәдән, кушкан эшне намус белән башкарырга өйрәнгән Татар Суыксуының Сәгыйре ФЗОда, үзе кебек егетләр белән, агач эше һөнәрен үзләштерә башлый. Алты ай укыганнан соң, аны шунда ук эшкә дә билгелиләр. Заводта немец әсирләре белән бергә агачка бәйле эшләр башкаралар. Ишекләр дә, рамнар да ясыйлар.
– Эш авыр булмадымы соң? – дигән соравыма, Сәгыйрь абый, бераз уйланыбрак торгач:
– Эрерәк егетләр тимер ташыды. Аларның җилкәләре тузды, тишелеп бетте. Ә безнең җиң тузып, мунчалага әйләнеп бетә иде. Көнгә 900 грамм ипи бирделәр. Шуның күпмедер өлешенә башкалар сигарет алды, мин тәмәке тартмадым. Кыстадылар, шаярттылар, бирешмәдем. Хәзер дә аны авызыма капканым юк, – дип сөйләвен дәвам итте.
Агач эше остасы булып Сәгыйрь өч ел гомерен заводта эшләп уздыра. Туган авылы төшләренә керсә дә, тургай моңнарын сагынса да, газиз әнкәсен, кадерле сеңлесен бер күрергә зар-интизар булса да, нишләсен, үз язмышына үзе хуҗа түгел адәм буласы.
Сөйләшеп утырганда ул туган авылыны, андагы нигезен сагынуын, күрергә теләвен әйтте. Бергәләп Татар Суыксуы авылына да бардык без.
Мәктәптә Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтовка багышлап коридорда корылган музейны, үзе турындагы кыскача гына булса да, мәгълүматны күреп сөенде. 
– Безнең элек кулланган әйберләрне җыйгансыз, әйбәт оештыргансыз, – дип, рәхмәтләрен әйтеп саубуллашты. Истәлек тә язып калдырды. Аннан Сәгыйрь абый үскән йортка юнәлдек. 
Менә ул Сәгыйрь туган йөрт. Өй кыегы тирәсендәге, иң өстәге бүрәнәнең башына кадакланган калай гына бераз тутыккан булса да, язуы бетмәгән, узган гасыр башында салынганлыгын күрсәтеп тора. Йорт тыштан әле бик нык күренә. Хәзерге хуҗалардан рөхсәт алып, эчкә уздык. 
– Эче дә бик үзгәрмәгән. Менә монда сәке, монда өстәл, мич мондарак иде, – дип сүз башлады ул. Үзенең күзләре дымлы. Ничек күңелең тулмасын ди. Туйганчы бер кычкырып, иркенләп елыйсы иде дә бит. Ярамый. Чит кеше өе бит ул хәзер. – И минем туган йортым, кендек каным тамган йорткаем... Бик, бик күрәсем килгән иде бит сине туган нигезкәем... – дия-дия бүлмә эчен күзләре белән тагын бер кат капшап чыкты.
Нәрсә эзләде аның күзләре? Әнисенең җырлап бишек тибрәтүенме? Әллә ишектән килеп кергән әтисенең каршысына йөгереп барып, кочаклап алып, күтәреп чөюенме? Сеңлесе белән бергә куышып уйнауларынмы? 
Әй язмыш... Авылыннан мәҗбүриләп ФЗОга алып киткәннәреннән бирле, бик теләсә дә, яңадан бер мәртәбә дә, туып-үскән шушы йортның бусагасыннан кабат атлап керергә туры килми шул аңа. Өметләр баглап үстергән улын алып киткәннән соң, бер иңсәсенә ялгызлык, икенчесенә авырлык ябырылгач, әнисе бу йортны сатып, икенче урамдагы бер кечкенә өйгә күчкән була. Кайткан вакытларында йортын читтән генә карап китсә дә, анда хәзер башка кешеләр яшәгәнлектән эченә керергә булмый.
Кайда яшәвенә, нинди зур дәрәҗәләргә ирешүенә, ничә яшьтә булуына карамастан, җан тартмаса кан тарта дигәндәй, туган йорт – йорт булмаса, нигезе – нигезе дә юкка чыкса – туфрагы кешеләр күңелендә шау чәчәкле шиңмәс гөл булып саклана. 80 нче дистәсен ваклавына карамастан, шунда кереп, бер минутка булса да бала чагына кайтасы, кадерле истәлекләргә чумасы килү теләге, бернинди вакыт кысаларын белми; бәлки, Сәгыйрь йөрәгенең иң түрендәге шушы якты, илаһи өмете – хыялының, нәкъ менә бүген, тормышка ашуы могҗиза түгел мени?!
Урамга чыгуга аның кордашлары, чордашлары каршы алды. Аларны кордаш, чордаш дип әйтү урынсыз кебек. Алар шушы урам малайлары. Балалык, үсмер чаклары авыр сугыш елларына туры килгән, бик яшьли олыгаеп, колхоз эшен аттай җигелеп тартучылар. Күңелләре булганчы гапләшсеннәр, комачауламаек аларга. Бу очрашу – сагышлы шушы авыл баласының, гомере буена өзелеп көткән, күренми генә үтеп киткән яшьлеген очратуы. 

Реклама

Фотолар Ләйсән Фәхретдинова архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: