Актаныш

«Үгез әнинең бер исән җирен калдырмаган»

31 октябрь көнне Биектау районы Торнаяз авылында коточкыч фаҗига була. 85 яшьлек Зәйтүнә әби Гайнетдинованы күршеләренең үгезе ботарлый. Хастаханәдә ике атна ятып, биш операция кичерсә дә, әбекәйне саклап кала алмыйлар. Ул 15 ноябрь көнне җан бирә. Моңа охшаш хәл быел 9 сентябрь көнне Мамадыш районы Урта Сөн авылында булган иде....

31 октябрь көнне Биектау районы Торнаяз авылында коточкыч фаҗига була. 85 яшьлек Зәйтүнә әби Гайнетдинованы күршеләренең үгезе ботарлый. Хастаханәдә ике атна ятып, биш операция кичерсә дә, әбекәйне саклап кала алмыйлар. Ул 15 ноябрь көнне җан бирә. Моңа охшаш хәл быел 9 сентябрь көнне Мамадыш районы Урта Сөн авылында булган иде.
- Ут чәчеп тора дию генә әз, "боевой" әби иде, - диделәр Зәйтүнә әби турында Дөбъяз авыл җирлеге хезмәткәрләре. - 85тә булса да җир җимертеп эшләде, батыр булды.
Үгез корбаны булган әбекәйне бүген җирләгәннәр. Фаҗига турында безгә Зәйтүнә әбинең килене Гөлия ханым сөйләде.
- Әни гомер буе фермада үгезләр карады. Маллардан курыкмый иде. Бу үгез дә тияр дип уйламаган, курыкмый барган инде, - диде ул күз яшьләре аша. - Мал-туар янында да гел үзе кайнашты, безне лапаска чыгармады. Сыерга хәтле сауды әле ул. Бу көнне ирем ике кызыбызны Казанга илтә китте. Мин 6 яшьлек балам белән өйдә калдым. Әни маллар карарга чыгып китте. Сарай артында ике эскерт саламыбыз бар. Ул шуларга бер көтү сыер һәм үгез килеп ябырылуын күргәч, куарга дип чыккан.
Әмма ярсыган үгез һөҗүменнән качып котыла алмый әбекәй. Әлеге хәлне күрүгә күршеләре Илдар Фәйзрахманов ярдәмгә ашыга.
- Иртәнге 7 яртылар тирәсе иде. Мин үземнең малларга ашарга салып йөрим. Арткы якта бик яман итеп үгез үкерде. Шул тавышка йөгереп чыксам, ни күрим: ярсыган үгез җирдә яткан әбекәйне алып күккә чөеп җибәрде. Мин сәнәк алып шунда йөгердем. Әмма ул инде Зәйтүнә апага шактый зыян салырга өлгергән иде.
Шуннан соң Илдар әфәнде әбекәйнең улы Рәис абыйга хәбәр итә.
- Бакча башына менеп җиткәндә әни дүрт аякланып торырга маташа иде, - ди Гөлия ханым. - Чанага салып өйгә алып төштек. "Аркадан гына сөзде бит, күрми калдым" дип тәкрарлады. "Эчем, билем авырта" дип ыңгырашты. Ашыгыч ярдәм машинасы тиз килде. Хастаханәдә биш операция булды, ничек түзгәндер җаныем. Бер исән җире калмаган иде. Үпкәсенә кабырга кергән, үт куыгы шартлаган, эчке органнарының һәрберсе зарарланган. Таз сөякләре чәрдәкләнеп сынган. Тимергә генә җыеп куйганнар иде.
Авыл халкы әйтүенчә, Зәйтүнә әбине Равил Шакирҗанов атлы кешенең үгезе сөзә. Равил абый биш еллап инде мөгезле терлек үрчетә, күпләп каз асрый. Әмма, дөрес булса, малкайларга азык әзерләү турында гына артык кайгырмый икән, кош-кортлары да, терлек-туары да ел әйләнәсе урамда йөри.
- Безнең Торнаяз авылын басынчак итеп яшәүче кеше инде ул Равил абый, - ди Гөлия апа. - Аның малларны ябарга лапасы да, сарае да - берние юк. Салам-печән дә әзерләми. Малкайлар кая нәрсә бар - шуны ашап йөриләр. Урамга чыгарга да куркыныч, ел әйләнәсе, көне-төне урамда бит алар.
Аның фикерен Илдар Фәйзрахманов та куәтләде.
- Узган ел Яңа ел алдыннан балаларга күңелле булсын дип капка алдына чыршы бизәп куйдык. Шул төнне үк сыерлар ашап китте, - диде ул.
Зәйтүнә әби - сугыш чоры баласы. Ачлы-туклы үсәргә туры килсә дә, нык була ул. Биш балага гомер бирә. Бик яшьли сыңар канат белән кала.
- Һәр баласына ярдәм итеп яшәде. Минем өчен бик якын кеше иде әни, - дип уфтана килене. - Безгә авырлык китермим дип, шушы көнгә кадәр малларны да үзе карады бит. "Чыкма, йөрмә, матур киенеп өйдә генә утыр" дигәнгә, "Мин маллар янында юанып керәм" дия иде. Фаҗига булырга бер көн кала, "Инде кышка керәбез, һаман нужармасын" дип сыерны саттык. Әмма бәладән шуның белән генә саклап кала алмадык. Быел 1 июльдә барлык балалары, оныклары белән юбилеен билгеләп үттек. Соңгы туган көне булган икән. Кайвакытта яратып "әбием" дип дәшә идем. Мондый мәгънәсез, фаҗигале үлем белән китәр дип һич уйламадым әбекәемне.
Бу хәлдән соң үгез хуҗасы Равил Шакирҗанов гафу үтенергә ашыкмый. Алай гына түгел, фаҗига урынын фотога төшереп йөри.
- Мине күреп бәлки гафу сорар дип, сарай артына чыгып бастым, - ди Гөлия ханым. - Кая ул! "Үзе гаепле, йөрмәсен иде!" дип сүгеп атты. "Мин иртәгә дә чыгарам үгезләрне", дияргә дә онытмады.
Равил абый белән дә элемтәгә кердек. Үзен югары белемле укытучы, Венгриядә белем эстәгән, законлы фермер дип таныштырды ул.
- Зәйтүнә әбине минем үгез сөзгәнен күрүче юк бит. Илдар белән без дус түгел, ул теләсә ни әйтергә мөмкин. Ул үзе атын шунда арканлый, бәлки әбигә ат типкәндер, - дип, авылдашлары тарафыннан үзенә ясалган һөҗүмнәрне санап чыкты. - Сыерларымны көтүче көтә. Бу көнне алар Гайнетдиновларның күршесе Разыя бакчасында иде. Анда кертергә хуҗабикә үзе ризалык бирде. Малларым урамда йөрми, сараем бар. Менә тагын бер лапас эшләргә җыенам. Мин сыерларны көтүгә дә куа алмыйм урамнан. Зәйтүнә апа мине гомер буе каргап яшәде. Менә Ходай үзенә тиешлесен бирде, - диде ул.
Наил исемле көтүче дә: "Сөзә торган үгез булса, безне сөзәр иде" дип хуҗасының фикерен куәтләде.
...Зәйтүнә әби ике атна буе реанимациядә ята. Кем генә килсә дә, "Өйгә кайтасым" килә дип тәкрарлый. Өйгә алып кайтып, җиде ясин чыгуга җан тәслим кыла әбекәй.
Иманым камил, бу вакыйгага әле тиз генә нокта куелмаячак. Иң газиз кешеләрен югалткан Гайнетдиновлар кул кушырып утырмаячак, билгеле. Равил Шакирҗанов та инде хәзердән үк йодрык болгый...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: