Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Гимназия янә кунаклар кабул итә

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә республика министрлыклары, ведомстволары җитәкчеләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары һәр атна саен районыбызның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатына килеп, аның эшчәнлеге белән танышачаклар, үз фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерәчәкләр. Ә бу атнада Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Зиннур улы Закиров, район башлыгы...

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә республика министрлыклары, ведомстволары җитәкчеләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары һәр атна саен районыбызның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатына килеп, аның эшчәнлеге белән танышачаклар, үз фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерәчәкләр. Ә бу атнада Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Зиннур улы Закиров, район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов гимназиядә белем алучы балалар белән очрашты.
- Әлеге күрешү сезнең өчен дә, безнең өчен дә мөһим, балалар, - дип башлады чыгышын Р.Закиров. - Ә сез укыган гимназия - Татарстаныбызның өмете, якты киләчәгенә ышанычы. Чөнки биредә сез фәннәр генә өйрәнеп калмыйсыз, ә милләт җанлы, татар җанлы, телебезнең кыйммәтен, кадерен аңлаучы шәхесләр булып үсәчәксез. Бары тик тырышырга, рухи байлыгыбызның һәр нечкәлеген тоя, аңлый белергә генә кирәк. Күбесе үзегездән тора. Без исә сезгә ярдәм итәрбез, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев