Актаныш

“Гөлең бәхет китерде – бала көтәбез”

Банкта чират торам. Янәшәмдә ике ханым сөйләшеп утыра. Берсе, көмәне шактый ук түгәрәкләнеп килгән утыз биш яшьләр тирәсендәгесе, затлы тунын ычкындырып җибәргән, киңәеп киткән гәүдәсе тар пластик урындыкка сыймаганга күрә, җайсызрак итеп, яны белән утырган. Йөзенә авырлы хатыннарга хас көрәнсу таплар төшсә дә, булачак ана бик сөйкемле күренде. Башкалар сүзен...

Банкта чират торам. Янәшәмдә ике ханым сөйләшеп утыра. Берсе, көмәне шактый ук түгәрәкләнеп килгән утыз биш яшьләр тирәсендәгесе, затлы тунын ычкындырып җибәргән, киңәеп киткән гәүдәсе тар пластик урындыкка сыймаганга күрә, җайсызрак итеп, яны белән утырган.
Йөзенә авырлы хатыннарга хас көрәнсу таплар төшсә дә, булачак ана бик сөйкемле күренде. Башкалар сүзен тыңлап утыру әдәпсезлек икәнен белсәм дә, бу вакытта ничарадан бичара дигәндәй, бичәнең көр тавышы колагыма кереп, кызыксыну уятты.
- Игелегеңне мәңге онытачагым юк, Альбина! Никахыбызны саклап калырга син генә ярдәм иттең! - диде ул күн пәлтәле көяз ханымга.
- Мин?! Юк сүз сөйләп, башымны катырма инде!
- Ничек кенә ярдәм иттең әле! Ышансаң - ышан, ышанмасаң - юк, күптән тилмереп көткән бәхетне гаиләбезгә син бүләк иткән серле гөл алып килде. Юкка гына аны "хатын-кыз бәхете" дип йөртмиләр икән. Тылсымлы гөл ул! Йокы бүлмәбезгә шул чибәркәйне кертеп куйгач, тиктомалдан күңелем күтәрелде. Сихерләнгән кеше кебек, гел шуның тирәсендә бөтерелдем. Аның белән сөйләштем, эре яфракларын, ап-ак чәчәк таҗларын сыйпадым. Өстенә җылы су бөркедем, ашладым, туфрагын алыштырдым. Шуның белән әвәрә килгәндә, җаныма тынычлык иңүен тойдым. Озак та үтмәде, ирем белән арабызның җылына төшүен, мөнәсәбәтләребезнең җайлана башлавын сизеп алдым. Соңгы вакытта сөмсере коелып, авызын турсайтып, гел канәгатьсез йөргән, миңа битараф була башлаган иремә, әйтерсең, тылсымчының сихәтле таягы кагылып китте - ул, бергә яши башлаган елларыбыздагы кебек, кайгыртучан, дәртле, назлы иргә әверелде. Бүләкләр, чәчәкләр биреп сөендерде. Үзем дә аңа карата йомшара төштем. Юкса, киләчәккә өметем өзелгәнгә күрә, аннан аерылып китәргә уйлап йөри башлаган идем.
- Ярар ла инде, Альбертың эчми-тартмый, мал таба. Андый ирдән китәләр димени?
- Җитди сәбәбе бар иде, җиде ел балабыз булмады бит, Альбина. Җиде ел! Моның нинди четерекле хәл икәнен үз башына төшмәгән кеше генә белми. Кимсенеп, күпме яшь түктем. Тикшерендек, дәваландык, шифаханәләрдән кайтып кермәдек - файдасы тимәде. Бармаган күрәзәче, күренмәгән табиб калмаган иде. Хәсрәтләндем. Төшенкелеккә бирелдем. Җанымны шом басты. Әйтерсең, икебез дә җансыз, соры шәүләләргә, бөтен нәрсәгә битараф тере мәетләргә әверелдек... Арага салкынлык иңде, бер-беребезгә карата суындык. Уртак түшәк җылытмый башлагач, аннан китәргә карар кылдым. Аңа бу хакта белдерергә уңайлы форсат көттем... Ә аннан соң могҗизалы гөлеңне күтәреп, туган көнемә син килдең! Шуннан соң барысы да үзгәрде!
Хәзер менә, Ходайга шөкер, карынымдагы балама җиденче ай. Кадерле әтиебезгә 23 февральгә зу-у-ур бүләк ясарбыз дип торабыз, шулаймы, улым?
Шулчак түзмәдем, көмәнен сыйпап утырган бәхетле ханымга сүз каттым:
- Сеңлем, гафу итә күрегез, ирексездән кызыклы әңгәмәгезнең шаһиты булдым. Сер булмаса, әйтегез әле, сүз нинди тылсымлы гөл турында бара?
- Хатын-кызга бәхет китерүче спатифиллум ул, - дигән җавап ишеттем.
Инде минем күңелгә корт керде. Холкым шундый: берәр кызыклы яңалык ишетсәм, асылына төшенергә тырышам (журналист һөнәренә бәйле "чирем" инде ул минем). "Хатын-кыз бәхетен" үз күзләрем белән күрәсем килгәнгә, юл уңаеннан чәчәк кибетенә сугылдым. Чыннан да, матур гөл икән шул: йөрәксыман яфраклары каракучкыл яшел төстә, ап-ак чәчәкләре уртасыннан үсеп чыгып, югарыга омтылган нәни "ук"лары өлгереп килүче кукуруз чәкәнен хәтерләтә, бераз бизәкле шәмгә дә тартым. Үзеннән сизелер-сизелмәс хуш ис килә.
Өйгә кайтып керүгә, бу гөл хакында күбрәк белергә теләп, махсус әдәбият укырга, белешмәлекләр актарырга, кызыксынып, мәгълүмат тупларга керештем. Интернетта казына торгач, бик борынгы бер риваятькә тап булдым.
"Спатифиллум чәчәк аткан чакта, үзен тәрбияләп үстергән хатын-кызга башкалар тарафыннан яратылу бәхетен ирештерә. Кемгә бүләк итсәң, шуның теләге кабул була. Ялгызы - парын таба, гаиләлесе - ире һәм балалары белән аңлашып яши башлый, баласызы - ана булу бәхетенә ирешә" , - дигән юлларны укыгач, шаккаттым. Табигатькә нинди генә могҗизалы серләр яшеренмәгән! Галиҗәнап тормыш чыганагының җитмеш җиде йозаклы ишекләренә ачкыч ярата беләбезме соң? Мин-минлекле Адәм баласы, үзен дөнья кендеге дип санап, ничаклы гына масаймасын, Табигать-Ана каршында ул барыбер көчсез. Тормышның тирән мәгънәсенә төшенеп, табигать белән тулы гармониядә яшәргә әзер булмаганга күрә, башыбыз чирдән арынмый, җанга тынычлык иңми, үзебез китереп чыгарган бәла казалардан җәфа чигәбез түгелме соң?
Сүз уңаеннан. Үзегезгә спатифиллум гөле бүләк итсәләр, аны ничек тәрбияләргә дип баш ватмагыз. Эшегезне җиңеләйтү өчен, берничә киңәш бирәм. Бу гөлгә бүлмә температурасының 25 градустан артмавы, 15-18 градустан ким булмавы зарур. Үтәли җилне яратмый, төбен һәм яфракларын даими дымландыруга, яктылыкка мохтаҗ. Кышын өстәмә яктыртырга туры килә. Көннәр кызу торганда, көнгә берничә мәртәбә яфракларына җылы су бөркибез, турыдан-туры төшүче кояш нурларыннан саклыйбыз. Өч көн саен су сибәбез. Гөл чүлмәге аслыгына су, мүк, губка салсак, тамырлары дымны үзләре суырачак. Кибеттән алынган яки бүләк ителгән спатифиллумны язын күчереп утыртканда, бик үк тирән булмаган, элеккесеннән ике-өч сантиметрга киңрәк чүлмәк сайлау отышлы. Гөлне универсаль яки "Ароидлы үсемлекләр өчен" дигән махсус туфрак катнашмасында үстерү хәерле.
Бәйрәм җитсә, дус-ишләргә, туган-тумачага нәрсә бүләк итәргә дип баш ватабыз. Шау чәчәккә күмелгән гөл, теләсә-кайсы хатын-кызга, аеруча йорт җанлы уңган хуҗабикәләргә бик шәп бүләк. Бүлмә гөлләренең уңай энергетика таратуы бәхәссез. Кем булса да авырса, үлсә, алар да моңсулана, чәчәкләрен коя, хәтта корулары да ихтимал. Гөлләрнең торышы гаиләдәге мохитне көзгедәгедәй ачык чагылдыра, ди биологлар. Гөлләр үстереп, шуларны бер-беребезгә бүләк итешеп, нәфис гөлләр кебек, дөньяны ямьләндереп яшик, дуслар!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: