Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Гөлфинә чәчәклек дигәнне аңлата

Гап-гади татар хатыны ул. Башкалардан берни белән дә аерылып тормый. Әмма безнең өчен аннан да ягымлы, аннан да рәхәт, аннан да кирәк кеше юк. Сүзем кадерле тормыш иптәшем Гөлфинә Гофран кызы Хаҗиева турында. Гөлфинә - Иске Балтач авылы кызы. 1988 елда үзебезнең Кыркаентүбәдә гаилә корып, төп нигездә әни белән бергә...

Гап-гади татар хатыны ул. Башкалардан берни белән дә аерылып тормый. Әмма безнең өчен аннан да ягымлы, аннан да рәхәт, аннан да кирәк кеше юк. Сүзем кадерле тормыш иптәшем Гөлфинә Гофран кызы Хаҗиева турында.
Гөлфинә - Иске Балтач авылы кызы. 1988 елда үзебезнең Кыркаентүбәдә гаилә корып, төп нигездә әни белән бергә яши башладык. Гөлфинә авыл клубына мөдир булып эшкә урнашты.
Ул елларда авыл үзешчәннәре белән спектакльләр куеп, бәйрәмнәрдә кичә-тамашалар оештырып йөриләр иде. Гөлфинә үзе дә "Өти балак" спектаклендә Мәүлидә булып уйнаган иде әле. Ул вакытларны хәзер сагынып та, көлеп тә искә алабыз. Соңрак, авылда савымчылык фермасы төзелгән елда шунда эшкә күчте. "Әнәк" агрофирмасының гына түгел, районның иң алдынгы савымчыларының берсенә әйләнде.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазен юкка гына бирмиләр. Көчен-тырышлыгын салып, җиренә җиткереп эшли торган кеше ул. Башлаган эшен беркайчан ярты юлда калдырмый. Тик утырырга яратмый, ялкауларны җене сөйми. Өйдә дә бар нәрсәсе ялт иткән. Барысына җитешә, барына да өлгерә. Тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйлап кына тора. Бар дөньяны матурлыкка күмеп, бакча һәм өй тулы гөлләре шау чәчәк ата. Шул гөлләре арасында үзе дә гаиләбезнең матур бер чәчәге булып, һәркайсыбызга күңел җылысын, яратуын бүләк итеп яши. Әнкәй белән бер түбә астында 24 ел дус-тату гомер итеп, кадер-хөрмәтен күрсәтте, соңгы юлга үзе тәрбияләп озатты. Моның өчен мин аңа мең рәхмәтле.
Бергә уртак гомер итә башлавыбызга да тиздән өч дистә ел булачак. Тормыш булгач, гел баллы да майлы гына булып тормый, ачы-тозлы вакытлар да була. Тик Гөлфинәнең сабырлыгы, кирәк вакытта кирәк сүзне әйтә белүе ул кыенлыкларны ипләп, ормый-бәрми җиңәргә булыша. Яшьлектәге кайнар хисләр дә суынмаган - телефонымда Гөлфинә Сөеклем дип язылган. Минем өчен ышанычлы терәк, тугры яр, яраткан, ышанган кадерле кешем ул. Туганнарыбыз өчен өзелеп торучы апа, сеңел, җиңги, килен; балаларыбыз Алсу, Айрат, Булатка кайгыртучан әни, оныгыбыз Дианага тәмле телле, тәмле куллы дәү әни. Кыз-улларыбыз, өметләребезне аклап, уңышлары, күркәм холык, эш-гамәлләре белән безне сөендереп торалар. Шул балаларның игелеген, дәүмәтен күреп, йортыбызга киленнәр төшереп, оныклар белән әвәрә килеп, матур, рәхәт, бәхетле һәм тигез үткәрергә язсын алдагы гомерләрне дә.
Гөлфинә, сөеклем! Гомер бәйрәмең - 50 яшең тулган көн белән сине чын күңелдән котлап, тән саулыгы, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле мул тормыш, балалар бәхете һәм гаилә шатлыгы телибез.
Якты таңнар, тыныч айлы кичләр,
Назлы җилләр сиңа бүләккә.
Барчабызның йөрәк җылысын да
Без кушабыз шушы теләккә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев