Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Гөлназ Шәрипҗанова: “Кызыбызга иртән ике чокыр сөтле чәй булмаса, бетте!”

Популяр җырчы, алып баручы Гөлназ Шәрипҗанова белән кызы Асылбикә турында сөйләшеп алдык. Кызчыкка 4 апрель көнне 1 яшь тулды. - Гөлназ, Асылбикә нинди һөнәрләре белән сөендерә? - Һөнәрләре көннән-көн арта, Аллага шөкер. Калак тотып ашый башлады. Кайсысы "мимо", кайсы авызга да эләгә. Кайнар булса, өргән була. - Холкы әнисенә тартканмы,...

Популяр җырчы, алып баручы Гөлназ Шәрипҗанова белән кызы Асылбикә турында сөйләшеп алдык. Кызчыкка 4 апрель көнне 1 яшь тулды.
- Гөлназ, Асылбикә нинди һөнәрләре белән сөендерә?
- Һөнәрләре көннән-көн арта, Аллага шөкер. Калак тотып ашый башлады. Кайсысы "мимо", кайсы авызга да эләгә. Кайнар булса, өргән була.
- Холкы әнисенә тартканмы, әтисенәме?
- Холкына килгәндә, нәкъ Илсур. Каенанам да шулай диде. Иртән ике чокыр сөтле чәй булмаса, бетте! Ду китерә! Илсур да шундый булган.
- Иҗат кешесе өйдә сирәк була. Сез кайдадыр киткәндә кем карап тора?
- Хәзер эшне атнага берне генә алдык. Җомга яки шимбә. Чаллы, Актаныш якларында эш булса, каенана карый. Монда якы-тирәдә минем әнидә калдырабыз, нянябыз да бар. Анысы сирәк була, ләкин кая барасың?! Сабантуйларда безнең белән дә булгалады. Мәйдан буйлап чабулап йөрде шунда.
- Кызыгызны ничек тәрбиялисез?
- Тәрбия турында сөйләргә иртәрәктер. Әле кечкенә. Шулай да "юк", "ярамый" кебек сүзләрне еш әйтергә туры килә. Хәзер заманасы да икенче. Кибеттә чупа-чупас сораса, алып бирәбез инде. Телефонга үрелә. Анысы хәзер бөтен бала шулайдыр инде.
чыганак: http://tuylar.ru/golnaz-sheripjanova-kyzybyzga-irten-ike-chokyr-sotle-chey-bulmasa-bette-3319

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев