Актаныш

Гөмбәнең дә була төрлесе

"Вак яңгыр гөмбә чәчә" ди халык. Көннәр акрынлап көзгә авышканда урман һәм сирәк агачлыкларда җиргә башын түбән иеп йөрүче беренче гөмбәчеләр дә күренә башлады. Хәер, урманда гына түгел, район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегендә дә арта алар. Билгеле, өйдә үзбелдеклеге белән дәваланып ятучылар да, мөгаен, җитәрлектер. Сер түгел: күпләр гөмбәне...

"Вак яңгыр гөмбә чәчә" ди халык. Көннәр акрынлап көзгә авышканда урман һәм сирәк агачлыкларда җиргә башын түбән иеп йөрүче беренче гөмбәчеләр дә күренә башлады. Хәер, урманда гына түгел, район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегендә дә арта алар. Билгеле, өйдә үзбелдеклеге белән дәваланып ятучылар да, мөгаен, җитәрлектер.
Сер түгел: күпләр гөмбәне олы юл читендәге агачлыклардан җыя. Гадәттә анда "чалгы белән чабып алырлык" мулдан була ул. Шунысы кызганыч: әлеге "ялкау гөмбәче"ләр үзләренең сәламәтлеге белән шаяруларына һәм никадәр зыян алуларына бик игътибар бирмиләр.
- Юл читендә үскән гөмбәләр, губка сыман үзләренә иң куркыныч химик матдәләрне туплый. Бу гөмбәләрне ашаган кешеләр организмында ул шундук чагылмаска да мөмкин, тимернең авыр тозлары җыелып килеп, тора-бара онкологик авыруларга илтә. Юл читләре генә түгел, басу яны урман буйлары да шундый ук куркыныч белән яный, чөнки яз, җәй дәвамында кырларга бик күп пестицидлар кертелә. Әлеге урыннардан җыелган гөмбәләрне яхшылап эшкәртсәң дә, зарарлы матдәләрдән котылып булмый,-дип искәртте Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендәге федераль хезмәтенең Яр Чаллы шәһәре бүлеге җитәкчесе урынбасары Луиза Хафизова.
Димәк, бернинди шиксез тәмле гөмбә ризыклары ашыйм дисәң әлеге куркыныч урыннардан ераграк йөрүең хәерлерәк. Тик кайда барырга? Шөкер, җирлегебездә гөмбәле урыннар да, чын гөмбәчеләр дә җитәрлек.
-Шәхсән мин, урман эченә үк узып, олы юллардан 100 метрдан ким булмаган ераклыкта үскән гөмбәләрне җыям. Гадәттә, Әлем урманына йөрим, Байсар якларына да баргалаштырган булды,-дип сөйләп узды гөмбә җыю тәмен генә түгел, балык тоту рәхәтен дә ишетеп кенә белмәгән Дилфас абый Гәрәев.
-Гөмбәне кечкенәдән җыеп үстек, хәзер дә гаилә дуслары белән еш барабыз. Күпчелек Мерәс, Мәсәдә, Ямалы урманнарына йөрибез. Елына карап, кышка 80шәр банка хәстәрләп куйган чаклар да булгалады,-ди чын гөмбәчеләрнең берсе Илиза Әхмәтханова. - Безнең җирлектә күпчелек ашарга яраклы гөмбәләр үсә, тик алар арасында да ялганнары күп. Мисал өчен, узган ел Мәсәде урманында зур гына бер гөмбәгә юлыктык. Ак гөмбәгә охшаган үзе, тик бик шикле күренде. Кайткач, интернет челтәренә кереп байтак эзләнгәннән соң, әлеге табылдыкның шайтан гөмбәсе (сатанинский) икәне ачыкланды. Шуңа да, үзбелдеклегең белән гөмбә җыю бик куркыныч шөгыль. Җыю-бер, аны дөрес итеп эшкәртә белергә дә кирәк бит әле. Барлык күңелсез хәлләр шушы ике кагыйдәне үтәмәгәннән килә, - ди ул.
Гөмбәче кагыйдәләре
Гөмбә белән агулануның тәүге симптомнары 1 яки 3 сәгатьтән, бер тәүлектән соң яки кешенең сәламәтлегенә һәм агулы гөмбәнең төренә, күләменә карап 3-4 көннән соң да билгеләнергә мөмкин. Агулануның тәүге билгеләре-ашказаны авыртуы һәм укшыту. Вакытында табибларга мөрәҗәгать итмәгәндә, ахыры бик күңелсез тәмамлануы ихтимал.
Бу хәлләргә юлыкмас өчен гади генә кагыйдәләргә битараф калмау зарур: бары тик белгән гөмбәләрне генә җыярга (карап торуга ашарга яраклы булып күренсә дә, арада ялганнары да шактый), төрле урыннарда урман нигъмәтләре белән сату итүчеләрдән гөмбә алмаска (бу яңа җыелганнарына гына түгел, гөмбәдән өй шартларында ясалган консервларга да кагыла), җыелган гөмбәне тиз арада, тиешле дәрәҗәдә эшкәртеп әзерләргә кирәк. Шунысы да мөһим-14 яшькә кадәрге балаларга бернинди гөмбә дә ашатырга ярамый, чөнки гөмбәдә кирәкле аксым булуга карамастан, бала организмында аларны эшкәртергә җитәрлек ферментлар юк, шулай ук өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә дә гөмбәнең файдасы шикле.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: