Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Гомер бәйрәмегез белән!

Табигать ап-ак карга төренгән бер мәлдә, Яңа Әлем авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Актанышта яшәүче кадерле әниебез ФЛАРИДА МИРЗАШӘРИФ кызы ӘДИЯТУЛЛИНАның 9 гыйнвар көнне олы бәйрәме - 55 яшьлек юбилее. Әни! Сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгысыз-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм...

Табигать ап-ак карга төренгән бер мәлдә, Яңа Әлем авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Актанышта яшәүче кадерле әниебез ФЛАРИДА МИРЗАШӘРИФ кызы ӘДИЯТУЛЛИНАның 9 гыйнвар көнне олы бәйрәме - 55 яшьлек юбилее.
Әни! Сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгысыз-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, әтиебез белән бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Җир өстенең җем-җем ак карларын
Килә сиңа бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын килә әйтәсе.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән,
Бер кайгысыз үтсен гомерең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев