Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Гомер бәйрәмегез белән!

Ак чәчәкләр яуган, сафлык иңгән кышкы көнгә үзгә бер ямь өстәп, 12 декабрь көнне минем кадерле кешем, тугры гомер юлдашым, сөекле әниебез АЛЬБИНА РӘДИС кызы ФӘХРАЗЫЕВА Яңа Әлем авылында дөньяга килә. Тормыш киңлекләрен иңләгәндә пар канатым булып, борчу-мәшәкатьләремне, шатлыкларымны бүлешеп яшәүче, минем өчен яхшы хатын, балаларыбыз өчен кайгыртучан әни булган...

Ак чәчәкләр яуган, сафлык иңгән кышкы көнгә үзгә бер ямь өстәп, 12 декабрь көнне минем кадерле кешем, тугры гомер юлдашым, сөекле әниебез АЛЬБИНА РӘДИС кызы ФӘХРАЗЫЕВА Яңа Әлем авылында дөньяга килә.
Тормыш киңлекләрен иңләгәндә пар канатым булып, борчу-мәшәкатьләремне, шатлыкларымны бүлешеп яшәүче, минем өчен яхшы хатын, балаларыбыз өчен кайгыртучан әни булган якын кешемне бәйрәме - 50 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйм.
Кадерлем! Тормыш сукмакларында очраштык та, бер-беребезгә тугры яр булырга вәгъдәләр биреп кавыштык. Тормышыбызны ямьләп, улларыбыз, кызларыбыз туды. Син барлык шатлык-борчуларны уртаклашып, ирне хөрмәтләп яши беләсең. Шуңа күрә дә гаиләбез ныклы, йортыбыз ямьле, балаларыбыз тәүфыйклы. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.
Гомереңнең һәр мизгеле сиңа шатлык алып килсен. Бәйрәмең котлы, мөбарәк, бәхетең һәрчак түгәрәк булсын. Бер-беребезнең күңел җылысын тоеп, тигезлектә, балалар бәхетенә куанып яшәргә насыйп итсен Ходай. Әти-әниләребездән хәер-фатиха алып корган гаиләбез киләчәктә дә ныклы булсын.
Нинди шатлык бергә каршы алу,
Илле еллык гомер уртада.
Котлап сине юбилеең белән,
Минем күңел фәкать шатлана.
Яшик әле бергә, бергә яшик,
Бергә яшәү - бетмәс тантана.
Мин телимен сиңа исәнлекләр,
Ак бәхетләр, тигез картлыклар.
Кайгылар урап үтсеннәр дә,
Китмәсеннәр килгән шатлыклар.
Чәчләремә чаллар төшердең дип,
Үпкәләмә әле язмышка.
Минем бу теләкләремә балаларыбыз Ильмар, Зөһрә, Хәлил, Айсылу да кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев