Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Гомер бәйрәмен каршылап

Актаныш авылында яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез ӘНҮЗӘ ИЛЬЯС кызы ТИМИРОВАның 1апрельдә гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилее. Кадерлебез! Сине ихластан туган көнең белән котлыйбыз! Балалар, оныклар, туганнар, дуслар, күршеләр - һәркайсыбыз өчен яратуыңны тигез бүләсең, киңәшче, терәк булып, төп йортның түрендә якты йөзең, тәмле сүзең, олы йөрәгең, нечкә күңелең...

Актаныш авылында яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез ӘНҮЗӘ ИЛЬЯС кызы ТИМИРОВАның 1апрельдә гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине ихластан туган көнең белән котлыйбыз! Балалар, оныклар, туганнар, дуслар, күршеләр - һәркайсыбыз өчен яратуыңны тигез бүләсең, киңәшче, терәк булып, төп йортның түрендә якты йөзең, тәмле сүзең, олы йөрәгең, нечкә күңелең белән олы бер гаиләнең җылысын саклап, һәр туган көнгә сөенеп яшисең.
Тормыш юллары бормалы, урау-урау, үткәннәргә борылып карасаң, синең дә бәхетле мизгелләр дә, сабырлыгыңны сынаган көннәр дә, борчу-мәшәкатьләр дә аз булмаган. Әбекәебез Халисәне соңгы юлга тәрбияләп озатуың, әтиебез Флүс белән тигез гаилә ышыгында сөлектәй өч егетне тәрбияләп олы тормыш юлына чыгаруыгыз, хәзер инде балалар, оныклар бәхетенә сөенеп яшәвең бездә соклану һәм хөрмәт хисләре генә уята. Җан җылыңны кушып пешергән аш-суларың, ләззәтле чәкчәкләрең, күңел матурлыгыңны кушып чиккән мендәр-сөлгеләрең, саф чишмә тавышыдай моңлы итеп җырлауларың белән дә кадерле, кабатланмас син безнең өчен. Туганнарны, нәселебезнең өлкәннәрен хөрмәтләп, аларны түгәрәк табын артына җыеп Коръән ашлары укытуың да безнең өчен үрнәк тәрбия чарасы.
Туган көндәгедәй шат елмаю, күтәренке кәеф белән үтсен һәр көнең, сәламәт булып, безнең - балаларның, оныкларның кадер-хөрмәтендә бәрәкәтле тормышта яшә киләчәктә дә.
Күз тимәсен, матур, чибәр,
Акыллы һәм бик түзем.
Буй-сының да бик килешле,
Елмаеп тора йөзең.
Карлыгач канаты кебек
Сызылып киткән кашларың.
Өебезгә ямь бирәсең.
Тәмле синең ашларың.
Кулың ята бөтен эшкә,
Эшлисең белеп кенә.
Булганына шөкер итеп,
Йөрисең көлеп кенә.
Синнән башка нишләр идек.
Ярый әле тугансың.
Бик кадерле әни булып,
Безгә насыйп булгансың.
Туган көнең котлы булсын -
Теләкләрнең иң зуры.
Аллаһ сине саклап йөртсен.
Син - өебезнең нуры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев