Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Гомер көзләре бәхетле

- И хәзерге тормышлар бигрәк рәхәт бит, мине шулай зурлап, хөрмәт итеп килгәнегез өчен рәхмәт, балакайларым, - дип, ай-кояштай елмаеп каршы алды безне 26 август көнне үзенең 90 яшен түгәрәкләүче, Аеш авылында гомер итүче Шәмсеҗиһан әби Сәмигуллина. Аны гомер бәйрәме белән тәбрик итәргә район Советының аппарат җитәкчесе Айдар Хәев, Аеш...

- И хәзерге тормышлар бигрәк рәхәт бит, мине шулай зурлап, хөрмәт итеп килгәнегез өчен рәхмәт, балакайларым, - дип, ай-кояштай елмаеп каршы алды безне 26 август көнне үзенең 90 яшен түгәрәкләүче, Аеш авылында гомер итүче Шәмсеҗиһан әби Сәмигуллина.
Аны гомер бәйрәме белән тәбрик итәргә район Советының аппарат җитәкчесе Айдар Хәев, Аеш авыл җирлеге башлыгы Илдус Закиров та килгән иде. Айдар Хәев кулыннан Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын һәм район җитәкчелегенең күчтәнәч кабын кабул итеп алганда, күңеле тулып елап та алды ул. Сөенеченең чиге юк иде.
- Яшь вакытта күргән авырлыкларның әҗерен хәзер күрәбез, Аллага шөкер, - диде ул.
Әйе, ул буын вәкилләренең күргән газап-михнәтләрен хәзерге буын ныклап аңлап та бетерми торгандыр.
Ул чор гаиләләренә хас булганча, Шәмсеҗиһан әби дә күп балалы гаиләдә үсә. Җиде баланың иң зурысы буларак, авырлыкларны да күп татый ул. Кызга 13 яшь вакытта илдә сугыш башлана, әтиләре Әнгамне яу кырына алалар. Әниләре Шәмседоха җиде баласын ачлыктан үтермәс өчен көн-төн тырыша. Шәмсеҗиһан әбинең дә нәкъ шул вакыттан хезмәт стажы башлана. Урман кисәргә дә йөри, торф чыгарырга да бара ул. Колхоз эшеннән дә читтә калмый. Эш сөйгәнен, оештыру сәләтен белеп алгач, кызны бригадир итеп куялар.
- Ул елларда өйгә бик сирәк кайттык. Иртә таңнан чыгып китә идек, ашау такы-токы гына. Атналар буе өйгә кайтмаган вакытлар күп булды. Бригаданы алга чыгару өчен күп тырыштык. Атлар да юк диярлек. Хатын-кызлар көрәк белән җир казый. Алар янына җәяү барам. Шулай көнгә 12шәр километр юл үтәм.
Сугыш беткәч тә , Шәмсеҗиһан әбине бригадир итеп калдыралар. Берникадәр вакыт үткәч, берничә бригаданы берләштерергә, Шәмсеҗиһан әбине бригадир ярдәмчесе итеп куярга җыеналар. Ләкин хатын-кызга бик авырга туры киләчәген аңлап, ул читкә чыгып китәргә карар кыла. Җәй көне читтә йөри, кышын колхозга кайтып хезмәт куя.
1960 елда үзләренең Аеш авылы егете Хөснимәрдән белән гаилә коралар. Икесе дә хезмәт сөйгәнгә, хуҗалыкта үзләрен хөрмәт итәләр, кирәк вакытта булышалар да. Бергә гомер итү дәверендә ике өй салып чыгалар. Ике балага гомер биреп, аларны тәртипле, уңган-булган итеп үстерәләр. Туганнары, дус-ишләре белән тату гомер итәләр. Без барганда да үзен гомер бәйрәме белән тәбрик итәргә күршеләре дә, туганнары да бергә җыелган иде.
Дәмирә Нәгыймова, күршесе:
- Мин бу авылга 22 ел элек Әлем авылыннан килен булып килдем. Шәмсеҗиһан апа белән Хөснимәрдән абый беренче көннән үк миңа әткәй-әнкәй кебек якын булдылар. Һәрвакытта ачык йөз белән каршы алдылар. Нинди генә эшкә тотынсак та, барлык эшне бергәләп эшләдек. Мин аларга нык рәхмәтлемен. Киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә аларга саулык-сәламәтлек бирсен, тигез яшәсеннәр.
Хөснимәрдән абый да гомер буе хуҗалыкта хезмәт куйган. Өлкәнәйгән көнендә күзләре генә күрми башлаган. Инде менә 12 елдан артык ул тормышны күңел күзләре аша гына күрә. Шәмсеҗиһан әби картын бар игътибарын, назын биреп тәрбияли.
- Шәмсеҗиһанга рәхмәттән башка сүзем юк. Тормыш итү дәверендә бик яхшы булды. Барлык уңай сыйфатларны да үзенә туплаган ул. Киләчәктә дә сәламәт булсын, тигез яшәргә язсын, илләр тыныч булсын, - дип күңел түрендә йөрткән рәхмәтен ирештерде Хөснимәрдән бабай.
- Шушы гомер бергә яшәп минем дә Хөснимәрдәннән бер авыр сүз дә ишеткәнем булмады. Бик яхшы тормыш иптәше ул, - дип елмайды Шәмсеҗиһан әби.
Бу тормышта бер-береңне аңлап, тату яшәүгә ни җитә. Әлеге пар да барлык авырлыкларны бергә җиңеп, 55 ел тату гомер кичергән. Без ничә яшьтә генә булсак та, әти-әниләргә һаман бала булып калабыз. Хөснимәрдән бабай белән Шәмсеҗиһан әби дә балаларын кайгыртып, шулар дип яшиләр. Хуҗабикә бакчасында җиләк-җимешен үстерә, кош-корт асрый.
- Инде үзебез өлкән булып, оныклар үстерсәк тә, әти-әниебез безне әле дә кайгыртып яши. Кайчан килсәк тә ашы пешкән, ипие салынган аның. Шушы яшьләренә кадәр аларны сау-сәламәт килеш яшәткәне өчен Ходай Тәгаләгә рәхмәтлемен. Киләчәктә дә шулай тигез булып яшәсеннәр, - ди кызлары Фәнисә.
- Әти белән әни - иң изге кешеләр. Аларны сайлап та, сатып та алып булмый. Мин аларны бик яратам һәм хөрмәт итәм. 90 ел эчендә шатлыгы да, борчуы да булгандыр. Алар аны җиңеп чыга алганнар. Алга таба да Ходай биргән гомерләрендә тигез яшәсеннәр иде, - дип дәвам итте уллары Хамил.
Әйе, бүген алар бик бәхетле. Гомер көзләрен пар канат булып каршы алганнар. Туганнары, якыннары янәшәсендә үзләренең кирәклекләрен тоеп гомер кичерәләр. Урыннары өйләренең иң түрендә. Олы кеше өчен тагын ни кирәк. Күңелләре тулган вакытта Хөснимәрдән абый кулына гармун ала, Шәмсеҗиһан әби хатирәләр диңгезенә чума.
- Юлларыгыз уң булсын, эшләрегез гөрләп барсын, мине шулай зурлаганыгыз өчен, Аллаһы Тәгалә үзегезне олыласын, - дип озатып калды ул безне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mpremote}https://youtu.be/bD8rhM9o3I0{/mpremote}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев