Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Гомер көзләрен бәхеттә

- Тагын җәйләргә аяк бастык, булган гомерне сәламәтлек белән үткәрергә язсын да, ил-көннәргә тынычлык бир, Ходаем, дип үзенең изге догаларын кылып, Габидинын чәйгә дәште ул. Шушылай кара-каршы парлап чәй эчүләргә ни җитә соң?! Үзенең 80 яшен түгәрәкләүче Илүзә апа эченнән генә тормышына шулай шөкерана кылды. Ә бит балачак, яшьлек елларында...

- Тагын җәйләргә аяк бастык, булган гомерне сәламәтлек белән үткәрергә язсын да, ил-көннәргә тынычлык бир, Ходаем, дип үзенең изге догаларын кылып, Габидинын чәйгә дәште ул. Шушылай кара-каршы парлап чәй эчүләргә ни җитә соң?! Үзенең 80 яшен түгәрәкләүче Илүзә апа эченнән генә тормышына шулай шөкерана кылды.
Ә бит балачак, яшьлек елларында газап-михнәтләрне аз күрмәде. Әтисе Әбелмәгъдән абзый Бөек Ватан сугышына киткәндә бары тик 4 яше тулып кына киткән кызның балачагы шунда тәмамлана дисәк тә ялгыш булмас. Әнисе Вафага берсеннән-берсе кечкенә ике кызы белән ялгызы гына тормыш йөген тарту җиңелләрдән булмады. Ә инде әтиләренең сугышта хәбәрсез югалды дигән хәбәре килү үзәкләрен өзде. Әтиле балаларга карап кечкенә йөрәкләре аз телгәләнми аларның. Әниләре исә кызларын кешедән ким-хур итмәс өчен көне-төне тырыша. Тегүгә оста булган Вафа апа кызларына киемнәрне үзе тегеп кигерә. Сеңлесе күбрәк өйдә - әнисе тирәсендә бөтерелә, үсә төшкәч үзе дә бик оста итеп тегә башлый. Ә Илүзә олы кыз буларак, ихатадагы ирләр эшен башкара. 1953 елда туган авылы Иске Богадыда 7нче сыйныфны тәмамлагач та, Сталин исемендәге колхозда эшли башлый. Ат җигеп тирес тә түгә, урманнан агач, утын ташый. Нечкә беләкләренең хәле булмаса да, олылардан калышмаска тырышып эшли ул. Арып-талып, хәлдән таеп кайтса да, кичләрен клубка чыга. Авыл яшьләре белән бергәләп спектакльләр куялар. Моңлы тавышлы, җитез хәрәкәтле кызны гел баш рольләргә билгелиләр. Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл"ендә - Мәйсәрә, Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану"ында Галиябану булып уйнаган вакытларын әле дә сагынып искә ала Илүзә апа.
- Яшь чак, җүләр чак дип белми әйтмәгәннәр күрәсең. Кичен ат җигеп күрше авылга спектакль куярга бара идек. Таң атканда гына кайтабыз, иртән иртүк эшкә барасы. Шулай булса да аруның ни икәнен дә белмәдек. Киресенчә дәртләнеп хезмәт иттек, - дип елмая ул.
1957 елда Илүзә апа сыер савучы булып эшкә керә. Биредә дә сынатмый. Һәрвакыт хезмәтен җиренә җиткереп башкара. Аның тырышлыгын җитәкчелек тә тиз күреп ала. 1958 елда Казан шәһәрендә ВЛКСМның Татарстан Өлкә комитеты һәм ТАССР Авыл хуҗалыгы яшь авыл хуҗалыгы алдынгыларының 5нче республика слетына җибәрәләр. 1978 елдан алып 1982 елларга кадәр социалистик ярышларда югары эш нәтиҗәләренә ирешкәне өчен Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Төп хезмәтеннән тыш, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. 1982 елда - авыл советы депутаты, 1984,1987, 1990 елларда Актаныш район советы депутаты итеп сайлана. 1982 елдан коммунистик хезмәт алдынгысы булган Илүзә Әбелмәгъдән кызы 1986 елда "Хезмәттәге уңышлары өчен"медале белән бүләкләнә. 48 ел хезмәт стажы булган фидакарьгә 1993 елда исә атказанган колхозчы исеме бирелә.
Уңган-булган, үзе чибәр кызга яшьлегендә күз атучылар күп булса да, күңеленә юлны авылдашы Габидин Галимов таба. Күрше урам егете аның мәхәббәтен яулап, гомерлек юлдашы булырга тәкъдим ясый. 1962 елның 4 ноябрендә Илүзә килен булып төшә. Шул көннән үк каенана һәм каенатасының яраткан киленнәренә әйләнә ул. Габидины нинди генә эшкә тотынса да, Илүзәсе янында була. Бүрәнәнең ике башыннан икесе бергә тартканга, тормышлары да һәрчак алга тәгәри аларның. Гаиләдә бер-бер артлы туган мәхәббәт җимешләре, кызлары һәм ике уллары да үзләре шикелле хезмәт сөючән булып үсәләр. Илүзә апа да, Габидин абый да фермадан кайтып керә алмый. Ихатадагы эшләр күпчелек балаларга йөкләнә. Эшләвегез минем өчен булса, өйрәнүегез үзегез өчен дип үстерә аларны әти-әнисе. Балаларының өчесе дә гаилә корып, тормышта үз урыннарын тапканнар, хәзер инде үзләре онык сөяләр. Рәвиләләре белән Илсурлары - Чаллыда, ә уртанчы уллары Тәлгать Актанышта яши.
Бүгенге көндә Илүзә апа белән Габидин абый икесе чөкердәшеп балаларының, балдан татлы 5 оныкларының, 3 оныкчыкларының бәхетенә сөенеп, шулар кайтуын көтеп гомер итә. Газизләре кайтуга һәрвакыт тәмлүшкәләре пешкән, өстәле тулы сый-нигъмәт аларның. Илүзә апа нинди генә яңа рецепт тапса да, аны пешереп карамыйча туктый торганнардан түгел.
- Әледән-әле тәмле ризыклар пешереп кенә тора. Аллага шөкер, тату яшәдек. Илүзәнең чигүле альяпкыч тагып, киң капканы ачып кияү каршылаганы әле дә бүгенгедәй күз алдымда, - ди Габидин абый.
- Әнинең яхшылыкларын, кешелеклелеген санап кына бетерә торган түгел. Мин аның итәгатьлелегенә, шул тикле бөтен яңалыклар белән хәбәрдар булуына сокланам. Аңа рәхмәттән башка сүзебез юк. Быел әти белән әнинең бергә тормыш коруларына 55 ел була. Аларга ныклы сәламәтлек, тигезлек, балаларының игелеген күреп озын-озак безне сөендереп яшәүләрен телибез, - ди киленнәре Рима апа.
Гомер буе тик торуны белмәгән Илүзә апа белән Габидин абый бүген дә бакчасын тутырып җиләк-җимешен, яшелчәсен үстерә. Кош-кортын асрый. Һәр туган көннең кадерен белеп, матурлыкны күреп һәм шуннан тәм табып яши алар. Беркем белән сүзгә килми, авылдашларының һәрберсенең хәлен белеп, киңәшләре белән ярдәм итәләр. Шуның өчен дә күңелләре тыныч, борчу-мәшәкатьләре юк аларның. Инде язмам ахырында Илүзә апаны гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, киләчәктә дә шулай шат күңелле булып, Габидин абый белән тигезлектә, сәламәт булып яшәүләрен генә телисе кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев