Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Гомер үтә, тик заяга түгел…

Кеше өлкәнәя барган саен, күңеле белән яшьлек елларына ешрак кайта, диләр. Әлеге сүзләрнең хаклыгына Римма Улемаева да еллар узган саен ныграк төшенә бара. Талгын гына яуган ак карларга карап, хәтере белән үткәннәрне барлый. Үткәннәрдә исә ачысы да, төчесе дә җитәрлек булган шул. Ләкин ул күбрәк үзенең хезмәт елларын, белем биргән...

Кеше өлкәнәя барган саен, күңеле белән яшьлек елларына ешрак кайта, диләр. Әлеге сүзләрнең хаклыгына Римма Улемаева да еллар узган саен ныграк төшенә бара. Талгын гына яуган ак карларга карап, хәтере белән үткәннәрне барлый.
Үткәннәрдә исә ачысы да, төчесе дә җитәрлек булган шул. Ләкин ул күбрәк үзенең хезмәт елларын, белем биргән укучыларын искә алырга ярата. Һәрберсенең йөзе бүгенгедәй таныш һәм кадерле аңа. Ә бит 38 ел мәгариф өлкәсендә эшләү дәверендә кемнәргә генә белем һәм тәрбия бирергә туры килмәгән. Ләкин хезмәтен чын күңелдән яратып башкарган укытучы һәр укучысының күңелендә укуга мәхәббәт хисләре тәрбияли алган.
Үзенә тарту хисе, оештыру сәләте Римма апада кечкенәдән үк булган, күрәсең. Шулай булмаса, балачагыннан ук үз тирәсенә кечерәкләрне җыеп, кинога, яланга, кырга йөртмәс, кышларын алар белән бергә тау шумас иде.
- Әле дә хәтеремдә: әнкәй, бала-чагага ияреп йөрисең, үз ишләрең белән уйна, дип ачулана иде, - дип искә ала ул.
Балачагы турында Римма апа тыныч күңел белән генә сөйли дә алмый. Тарих битләренә Бөек Ватан сугышы башланган ел буларак кереп калган 1941 елның 17 февралендә, ачы бураннар вакытында, өч кыздан соң туа ул. Әтисе бик нык малай көтсә дә, төпчеген дә ярата. Әти-әни җылысын тоеп, балачакның кадерен белеп үсәсе урынга, Римма апа беренче сыйныфта укыган вакытта әтисе Салих каты авырудан дөнья куя. Дүрт кызны үстерү, укытып кеше итү әниләре Әсма апага җиңелләрдән булмагандыр. Бәхетенә, кызлары ипле, итагатьле, әниләренең хәленә керә торган булып үсәләр. Урта мәктәпне тәмамлагач, Римма апа да әнисенә бераз булса да җиңелгәрәк туры килсен дип, бер ел басмаханәдә хезмәт куя. Хәреф җыюның никадәр авыр икәнлеген үзе бу өлкәдә эшләп карамаган кеше белми дә. Җыйган хәрефләренең идәнгә чәчелеп, аларны елый-елый җыйган вакытларын Римма апа хәзер дә онытмый. Тик ул сынатмый. Әмма белемгә омтылуыннан туктамый ул. Укытучы булырга, балаларга белем бирергә хыяллана.
Мәктәптә укыган вакытларында беренче укытучысының күркәм сыйфатлары да кызда укытучы һөнәренә мәхәббәт тәрбияләми калмагандыр.
Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлап, 1965 елда Римма Салих кызы Теләкәй җидееллык мәктәбендә рус теле укытучысы булып эшли башлый. Бераздан Актанышның 1нче мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы булып күчә. Хезмәтенең беренче көннәреннән үк балаларның психологик үзенчәлекләрен һәм башлангыч сыйныфларда укытуның методикасын яхшы белә. Үзенең педагогик осталыгын күтәрүгә, алдынгы педагогик тәҗрибәне укытуда куллануга аеруча игътибар итә. Укыту дәверендә күп тапкырлар ачык дәресләр үткәрүе, яшьләргә киңәшләрен биреп, тәҗрибә уртаклашу белән дә хезмәттәшләре арасында хөрмәт казана ул.
Римма Улемаева эш дәверендә шуңа инана: укучылар белән мәктәптә генә аралашу аз. Аларның өйләрендә булырга, әти-әниләре белән даими аралашырга кирәк. Шул вакытта гына уртак максатларга ирешергә мөмкин.
1970 елдан аны башлангыч сыйныф укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе итеп билгелиләр. Лаеклы ялга чыкканчы әлеге вазифаны да намус белән иңнәрендә тарта ул. Районның барлык башлангыч сыйныф укытучыларын бер йодрыкка туплап, алар өчен калкан ролен үти. Шул ук вакытта районның җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша.
Теләкәй мәктәбендә эшләгән вакытта танышып, Казбек Әдһәмов белән гаилә коралар. Уртак мәхәббәт җимешләре булган уллары Айдар белән кызлары Гөлфияне кадерләп үстереп, белем биреп, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Икесе дә гаилә кора. Әти-әниләренә оныклар бүләк итә.
Тормыш гел без дигәнчә ал да гөл генә бармый шул. Шатлыклары белән бергә хәсрәтләре дә, мәңгелек югалтулары да булып тора. Римма апа да 19 ел элек арка терәген, районның ихтирамга лаек затын - Казбек Каюм улын, аннан бер оныгын, киявен югалта. Әнисе Әсма апаны тәрбияләп, җирли. Күптән түгел бер-бер артлы ике апасы дөнья куя. Бүгенге көндә ул Минзәләдә яшәүче Мәрзия апасына сердәш булып, хәлен белешеп тора.
Еллар Римма апаның маңгаена буразналар сызса да, чәчләренә бәс кундырса да, әле һаман да тынгысыз тормыш белән яши ул. Балаларының, 5 оныгының шатлык-сөенечләренә куанып гомер итә. Шулай ук үзе укыткан укучыларының да тормышлары белән һәрдаим кызыксынып тора. Уңышларына сөенсә, уңышсызлыкларына көенә. Күршеләренең дә хәлләрен белергә онытмый. Ул пешергән чәкчәк, тәбикмәкләрне авыз итмәгән күршеләре, мөгаен, юктыр.
- Безнең әни шул тикле кечелекле дә, кешелекле дә. Әлеге гаиләгә килен булып төшкәннән соң, ул мине үз кызы кебек якын итте. Киңәш-
тәкъдимнәре белән тормыш итәргә өйрәтте. Бервакытта да өстәленнән ризык өзелмәде. Кем килсә дә, якты йөзе, тәмле ризыклары белән сыйлап җибәрә. Оныкларына да дөрес тәрбия бирүдә булыша. Әнигә киләчәктә дә бәхетле тормыш, саулык-сәламәтлек, безне сөендереп, озак яшәвен телибез, - дип, изге теләкләрен җиткерде килене Кадрия апа.
75 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алган бу көннәрдә Римма апа мондый изге теләкләрне күп ишетер әле. Туган көннәрдә генә түгел, һәр көн шулай якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, җан тынычлыгы белән яшәргә язсын Сезгә, Римма апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев