Актаныш

Гомер йомгакларын сүткәндә...

Урамнан әкрен генә, тирән уйга чумып, әйтерсең, салмак искән җилгә кушылып, нидер уйлап бара ул. Түзмәдем, каршыма очраган бу апага сүз каттым, нинди уйларга чумганын сорарга батырчылык иттем. Ул: - Гомер сукмакларымны санап, йомгагымны сүтеп барам әле. Гомер юлында күпме шатлыклы мизгелләр, иңсә күтәрә алмаслык авыр борчулар үткәрсә дә, йодрык...

Урамнан әкрен генә, тирән уйга чумып, әйтерсең, салмак искән җилгә кушылып, нидер уйлап бара ул. Түзмәдем, каршыма очраган бу апага сүз каттым, нинди уйларга чумганын сорарга батырчылык иттем.
Ул:
- Гомер сукмакларымны санап, йомгагымны сүтеп барам әле. Гомер юлында күпме шатлыклы мизгелләр, иңсә күтәрә алмаслык авыр борчулар үткәрсә дә, йодрык кадәр йөрәк күпме секунд-минутларны санап, мине 75 яшемә китереп җиткерде бит, дип уйлап барам, - дип җавап бирде.
Аның шундый хис-тойгылар белән әйткән сүзләре кулыма каләм алырга этәрде. Бу олы йөрәкле, игелекле апа - Дөлфирә Исламова турында, һичшиксез, коллективыбыз исеменнән, үзебез яратып укый торган газетабызда язып чыгарга кирәк, дигән фикергә килдем. Дөрес, ул мактауны да, мактануны да хуп күрми, күбрәк төгәл мисаллар, тәнкыйди сүзләргә өстенлек бирә, ләкин үрнәк алырлык гомер кичергән ул.
1941 елның 31 мартында иртә язга ямь өстәп, әти-әнисен сөендереп, дөньяга аваз сала. Кем уйлаган, шундый сөенечле мизгелләрдән соң берничә генә айдан күпме гаиләләрне кайгы күленә чумдырып, балаларны - ятим, хатыннарны - тол, әти-әниләрне газиз балаларсыз калдырып, ил өстенә сугыш дигән афәт ябырылыр дип. Дөлфирә апа - 1,5 яшьлек, туачак сеңлесе әнисе карынында чакта әтиләре яу кырына китә. Үзе дә орчык кадәр генә әнисе җилкәсенә авыру әнисе, ике баласы һәм үзенең ике сеңлесе калалар. Бик авыр
чаклар булса да, вакыт дигәнең барыбер алга бара - ике сеңлесе, үз гаиләләрен корып, бу өйдән аерыла. Балалар әкренләп үсә. Әмма тиздән гаиләгә әтиләренең хәбәрсез югалуы турында кара кәгазь килеп төшә.
Һәр кеше дөньяга бәхетле булып яшәргә дип туса да, тормышның язылмаган кануннары аркасында бәхет кешеләргә тигез бүленми - монысын туганчы ук маңгайга язылган язмыштыр дип кабул итәбез. Сабый вакыттан ук кимсенеп, ятимлек ачысын тоеп үсәргә туры килә аңа. Мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлап, медицина училищесына юл тота кыз. Максаты - тизрәк белгечлек алып, әнисенә ярдәм итү була. Кулына фельдшер дипломы алган яшь белгеч Пучы хастаханәсендә хезмәт юлын башлауга, гаиләгә тагын кайгы-
хәсрәт ишек шакый. Әле институтның I курсында гына укый башлаган сеңлесен һәм әбекәен (әнисенең әнисе) Дөлфирә җилкәсенә калдырып, әниләре вафат була. Бу вакытта инде Дөлфирә апа Пучы авылы егете Мөхтәр абый белән гаилә корып яши башлый (Мөхтәр абый да вафат инде). Алар өч бала тәрбияләп үстереп, өчесенә дә югары белем алдыру өчен бар тырышлыкларын куеп, илгә-көнгә кирәкле менә дигән кадрлар үстерәләр. Инде җиде оныкларының да дүртесе югары белемле белгечләр, ике оныкчык та дәү әбиләрен сөендереп үсеп киләләр. Еллар гына тыныч булсын да, үткән заман хәвеф-хәтәрләре кабатланмасын иде, дибез.
Хезмәте һәм яшәү рәвеше белән күпләрнең күңел түрендә урын алган, лаеклы ялдагы Дөлфирә апа Исламова Пучы хастаханәсендә 28 ел фельдшер булып эшли, соңгы хезмәт юлы - картлар һәм инвалидлар йорты директоры. Хезмәт кенәгәсендә нибары ике язу - җыйнак кына бу ике җөмлә 40 еллык стажны эченә ала. Шул еллар хатирәсендә - халык арасындагы абруе, күп санлы Мактау кәгазьләре һәм өлкәннәрнең олы рәхмәт хисләре...
Ул хезмәт юлында ике мизгелне якты истәлек итеп саклый. Беренчесе - 1967 елның 9-10 ноябрь көннәрендә Татарстан автономияле республикасының медицина эшчеләре съездында делегат булып катнашу. Районнан 4 делегат бара анда: Дөлфирә апа, К.Хәбибуллин (мәрхүм), А.Ризванов, Ф.Әскарова - бу изге затларның исемнәрен телгә алу да бик күп хатирәләрне яңарта. Һәм икенче очрак - интернатта эшләгәндә Президент Указы нигезендә 1999 елның 11 мартында ул чор өчен республиканың иң югары бүләге - ТР Мактау грамотасы белән бүләкләнүе.
Авыл тормышында күп төрле җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша ул: берничә чакырылышта авыл Советы депутаты, хатын-кызлар советы рәисе, "Белем" җәмгыяте, халык контроле әгъзасы... Саный китсәң, бармаклар җитмәслек. Ничек җитешкәндер, ничек итеп балаларын тәртипле, тәүфыйклы итеп тәрбияләргә вакыт таба алгандыр. Башкарган бу хезмәтләре - бушлай хезмәт, әмма халыкның рәхмәтен, олы хөрмәтне акча берәмлекләре алыштырмый шул. "Гаиләмдә олы терәк, ярдәмчем, киңәшчем, гомер юлдашым, язмышым бүләге - Мөхтәремә рәхмәтлемен", - дип искә ала ул.
1988-89 елларда төзелә башлаган интернатны төзетеп бетереп, бюджет оешмасын беренчеләрдән булып газлаштырып, 1990 елда колхозара картлар йортын дәүләтнекенә күчертү өчен күпме ишекләрне шакырга туры килгәндер Дөлфирә апага. Интернат республикада алдынгы урыннарны яулый, мактаулыга әйләнә. Олы тырышлык куеп ирешкән бу үрнәк нәтиҗә өчен мин аңа бик рәхмәтлемен. Дөлфирә ападан соң интернатны миңа җитәкләргә насыйп булды. Мондый шартларда эшли башлау, бер яктан, җиңел булса да, икенче яктан, шушы абруйны төшермәс өчен зур җаваплылык та йөкли иде. Дөлфирә апа туплап калдырган, өлкәннәрне рәнҗетмәслек итеп тәрбияләүче коллектив белән эшләү миңа күпкә җиңеллек бирде, аңа бик зур рәхмәтлемен.
Шушы көннәрдә ул үзенең олы юбилеен - гомер бәйрәмен билгеләп үтә. 75 яшь тулган көнең белән ихластан котлыйбыз, Дөлфирә апа! Без сиңа ныклы сәламәтлек, балаларың, онык-оныкчыкларыңның яраткан кешесе булып, аларның тату гаиләләрен тулыландырып яшәвеңне, аек акыл, сәламәт-матур озын гомер телибез. Әлеге изге теләкләргә барлык хезмәттәшләребез дә кушыла.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: