Актаныш

Гомер юлы бер җыр кебек

Балачагымның иң күңелле чоры - җәйге каникулларым миңа бик тә кадерле нигез - бабам, әбием өендә узды. Бабам Васил Госманов Аеш авылында дөньяга килә. Шушы авылда җиде сыйныф белем ала. Мәктәпне тәмамлауга, Бөек Ватан сугышы башлана. Авыр сугыш еллары бик күпләр белән бергә бабамның да яшьлеген урлый. 1943 елның 10...

Балачагымның иң күңелле чоры - җәйге каникулларым миңа бик тә кадерле нигез - бабам, әбием өендә узды.
Бабам Васил Госманов Аеш авылында дөньяга килә. Шушы авылда җиде сыйныф белем ала. Мәктәпне тәмамлауга, Бөек Ватан сугышы башлана. Авыр сугыш еллары бик күпләр белән бергә бабамның да яшьлеген урлый. 1943 елның 10 ноябрендә яшь егет авылы, туган нигезе белән саубуллашып, юлга чыгып китә. Айның 15 нче көнендә алар якташлары белән Казанга килеп төшәләр һәм Юдино станциясендә торган артиллерия полкына килеп кушылалар. Бабам 281 нче артиллерия полкында зенитчы була.
Кулыма бабамның кечкенә блокнотын алам. Ул инде бик таушалган, язуларын да тиз генә аңлап булмый. Әмма аңа күз салсаң, бабамны сугыш еллары төрле җирләргә, төрле шәһәрләргә илткәнен аңлыйсың. ...Казаннан китеп, Украинаның Бердичев шәһәрендә, 8 айдан соң Молдавия республикасының Бендер шәһәрендә, Польшада булалар. 1945 елның апрель аенда аларның частен тараталар. "Бу вакытта бик күп дусларым, танышларым, авылдашларым белән аерылышырга туры килде", - дип яза бабам. Ул Польшаны фашист илбасарларыннан азат итүдә дә катнаша. Ә җиңү хәбәрен аларга Киевта җиткерәләр.
Бабама туган авылына тиз генә кайту насыйп булмый. Җиңү көненнән соң да Дондагы Ростов, Харьков, Изюм, Тихорецк, Азов диңгезе буендагы Осипенко шәһәрләрендә хезмәт итә. Бары тик 1950 елның 19 октябрендә генә туган җиренә кайту өчен документларны әзерли башлыйлар, һәм 27 октябрьдә Изюм шәһәреннән чыгып китеп, бабам исән-
имин туган авылына аяк баса.
Канлы сугыш юлларында тыныч тормышны сагынып кайткан бабам шундук җиргә хезмәт итә башлый: Яр Чаллы шәһәрендә биш айлык комбайнчылар курсын тәмамлап, 1951-1959 еллар дәвамында Актаныш МТСында комбайнчы булып эшли.
1953 елның октябрь аенда бабам Иске Җияш авылы кызы Мөнәздәхә Таҗетдин кызы белән гаилә кора. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген алар Актаныш авылында һәм Яр Чаллы шәһәрендә гомер кичерәләр. Без, 8 оныгы, һәр җәйдә бабам һәм әбием янына җыела идек. Алар безгә үзләренең киңәшләре, яхшы сүзләре, кылган эшләре белән үрнәк булдылар, хезмәт сөяргә өйрәттеләр.
Әбиебез Мөнәздәхә дә күп еллар дәвамында колхозда эшли. Бабабыз Василның исә, сугыштан исән-имин әйләнеп кайтса да, сәламәтлеге бик какшаган була. Шул сәбәпле, аңа комбайнын калдырырга туры килә, 1960 елдан лаеклы ялга чыкканчы ул хат ташучы булып эшли. Ул елларда почтаны ат белән күрше Кәзкәй авылыннан барып алмалы булган. Почтаны алып кайткач, идән тутырып газета-журналларны, хатларны, посылкаларны тәртипкә салулары әле дә исемдә. Бабама бу эштә әбием дә булыша иде. Барысын да тиешенчә барлап, олы сумкасына салып, авылдашларына яңалыкларны вакытында җиткерергә, дип чыгып китә иде. Ул елларда почта бик күп - бабамның хат ташучы сумкасына бер юлга барысы да сыеп бетмәгәнлектән, өйгә ике-өчәр кайткан чаклары да була иде. Кышкы буранмы, көзге салкын җил-яңгырлармы, җәйге эссеме, язгы баткакмы - бабам эшен һәрчак вакытында башкарды.
Лаеклы ялга чыккач та, бабам тыныч кына эченә йомылмады. Җомга саен мәчеткә йөрде, биш вакыт намазын калдырмады, изге Рамазан аенда ураза тотты. Безне - оныкларын да догалар укырга өйрәтте. Күп еллар дәвамында балага исем кую, мәетне соңгы юлга озату йолаларын, Коръән укуларны ихлас күңелдән башкарды. Кайда гына булмасын, нинди генә эшкә тотынмасын - һәрвакыт төгәл, пөхтә һәм җиренә җиткереп эшли иде ул.
Ерак бабам белән ерак әбием 60 ел бергә гомер иткәннәр. Шатлыгын да, газабын да бергә кичкәннәр. Бабам инде гүр иясе: 2013 елны төгәлләп, яңа елга аяк басканда, бабабыз арабыздан китеп барды. Бу язмам бабам рухына изге дога булып барып ирешсен. Урының оҗмахта булсын, бабам! Без сине онытмабыз! Син мәңгегә безнең күңелләрдә калырсың.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: