Актаныш

“Гомерем буе турысын сөйләдем...“

Төгәл. Тәвәккәл. Җитез. Әйткәнен эшләми туктамый. Турысын сөйли, шуның өчен кыен ашаган чаклары да аз түгел. Әмма инде үзгәрмәячәк: алтыдагы - алтмышта. Сүзем - бик күпләргә "физкультурник" дигән кушамат белән таныш Фирдәвис Әхмәтов турында. Бәхете - эштән 2010 елдан ул "Лачын" балалар спорт мәктәбен җитәкли. Аңа кадәр исә кайларда гына...

Төгәл. Тәвәккәл. Җитез. Әйткәнен эшләми туктамый. Турысын сөйли, шуның өчен кыен ашаган чаклары да аз түгел. Әмма инде үзгәрмәячәк: алтыдагы - алтмышта. Сүзем - бик күпләргә "физкультурник" дигән кушамат белән таныш Фирдәвис Әхмәтов турында.
Бәхете - эштән
2010 елдан ул "Лачын" балалар спорт мәктәбен җитәкли. Аңа кадәр исә кайларда гына эшләргә, нинди оешмаларны гына җитәкләргә туры килмәгән. Механикалаштырылган колоннаның участок башлыгы дисеңме, спорт мәктәбен оештырып ачып җибәрүме, Яңа Әлем мәктәбендә укытумы, яшьләр һәм спорт бүлеген җитәкләүме, почта элемтәсе үзәге башлыгы яки салым инспекторы булумы.... Санап кына бетерә торган түгел. Шуларның һәрберсе турында яратып, тәмләп сөйли. Гомер буе эшләп тә, эштән туймаган кеше ул.
- Үземнең тормыш юлымны бик кызыклы үттем дип саныйм - күпкырлы профессия, күп төрле хезмәт, төрле коллективлар, яңа кешеләр, - ди үзе дә. Иң мөһиме - кайда гына хезмәт куйса да, сынатмаган.
Яңа Әлем мәктәбендә физкультура укытканда, районкүләм бар төр ярышларда мәктәп командасы алдынгы сафларга чыга, укучылар белән туризм слетында республикада II урынны алалар. 1987 елның октябрендә үзенә Актанышта балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбен ачуны ышанып тапшыралар. 1988 ел башына мәктәп тулы көчкә эшли башлый. Шул чорда велоспорт төре буенча Халыкара һәм Бөтенсоюз ярышларда мәктәп командасының Татарстан данын яклап, Белоруссия, Украина, Нижгар якларына барып, рәттән өч тапкыр катнашуы, призлы урыннар алып кайтуы - вакыт белән исәпләшми ихлас тырышкан көннәрнең җиңүе ул. "Айзат Шакиров, Фоат Маликов, Рафаэль Шәвәлиев, Ринат һәм Рушат Гыйлмуллиннар, тагын шундый бик күпләр белән күпме ярышларда йөрдек, походларга чыктык, җиңүләр яуладык. Араларыннан төшеп калган бер малай да булмады. Һәркайсы тормышта үз урынын тапты, актанышлыларның хөрмәтле кешеләре. Хәзер балаларын спортка китерәләр," - дип сөенә остаз.
Район электр элемтәсе үзәгендә, соңрак почта бүлегендә эшләгән еллары - үзе бер якты истәлек: "Элемтә тармагында революция нәкъ шушы елларга туры килде. Телефон аша Казан белән сөйләшүнең ничек авыр булганын хәтерләүчеләр күптер. Шул элемтәне җайга салуда без дә катнаштык. Район җирлегендә 4 телемачта бастырдык, релелы элемтә оештырдык..."
2005 елда почта бүлеген җитәкли башлагач исә, район хакимияте белән килешү булдырып, авыллардагы почта бүлекчәләрен төзекләндерә башлыйлар. Ярыша-ярыша эшләп, 14 почта бүлекчәсенә ремонт керә. Алай гына түгел, гәзит-журналларга язылучылар саны, башка бик күп төрле күрсәткечләр буенча республикада иң алдынгылар сафына менгән бүлек җитәкчесен "Татарстан почтасы" элемтә идарәсе биш елда өч Мактау кәгазе белән бүләкли.
Язмыш дигәнең шулдыр - кайсы өлкәдә хезмәт куйса да, ахыр чиктә юллары тагын спортка килеп тоташа Фирдәвис Гаяз улының. 1992 елда Татарстан буенча бер-бер артлы 50 спорт мәктәбе ябыла, Актаныштагы мәктәп тә шул рәткә эләгә. 2000 елда исә торгынлык бозы кузгала, мәктәпләрне кабат ачу турында карар кабул ителә. Бу эшне янәдән Фирдәвис Әхмәтовка йөклиләр. Аннан яшьләр һәм спорт бүлеген җитәкләү... 2003-2004 елларда көрәш буенча Татарстан җыелма командасындагы тугыз кешенең бишесен актанышлылар тәшкил итә. Республиканың атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре исеме бирелү, министрлыкның "Физик культура һәм спортны үстерүдә куйган хезмәте өчен" Мактау билгесе, Рәхмәт хатлары - шул тынгысыз еллар эшчәнлеге дәлилләре.
Соңгы хезмәт урыны - "Лачын" балалар спорт мәктәбендә эшли башлавына да алты елдан арткан икән. Актаныш хоккейчы кызлары турында бар республика шаулады - биш тапкыр республика чемпионнары, биш тапкыр "Алтын алка"га ия булдылар, мәктәп укучылары кубогында өч тапкыр җиңүче калды, ике тапкыр Россия укучылар спартакиадасында II урынны алдылар. "Лачын"нан үсеп чыккан Лиана Ганиева Россия җыелма командасы составында уйный, быел XXVIII Бөтендөнья кышкы Универсиадада чемпион исемен яуладылар.
Егетләр һәм 8-10 яшьлек малайлар Татарстан, Россия беренчелекләрендә боз кыздыра. 1998 елгы чыгарылыштан 22 егетнең бүген 17се югары хоккей лигасы (ВХЛ), яшүсмерләр хоккей лигасы (ЮХЛ), яшьләр хоккей лигасында (МХЛ) уйный. Бу җиңүләр - алга карап, ерактан фикер йөртеп эшли белү нәтиҗәсе. Казанда 2013 елда үткән җәйге Универсиаданы, 2014 елда Сочида узган Олимпия кышкы уеннарын оештыруда керткән өлеше өчен ил башлыгы Владимир Путин имзасы белән истәлек медаленә, хезмәт ветераны таныклыгына ия булу - тынгысыз хезмәтнең татлы җимешләре.
"Лачын" боз спорт сараенда бүген Татарстан, Россия күләмендәге бәйгеләр уза, илнең ерак төбәкләреннән командалар килә. Аларны лаеклы төстә кабул итәр өчен күп кенә төзекләндерү эшләре кирәк. Фирдәвис Гаяз улының иң зур борчу-мәшәкате бүген шул хакта.
Гаяз абый балаларын: "Эшеңне эшләмичә торып, ура кычкырма; ябышкансың икән, эшләп бетер; алдашма, тәртипле бул!" - дип өйрәтеп үстерә. Бу сүзләр - Фирдәвис Әхмәтовның тормыш девизы, бүген яуланган биеклеккә күтәргән баскычлар.
Төп йорт - туган нигез
Куян авылында Ханә Фәүзиева һәм Гаяз Әхмәтов гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә Фирдәвис абый. Әтисе - сугыш ветераны, 90 яшькә кадәр якты дөньяга сөенә. Әнисе узган ел 95 яшендә дөнья куйган. Алты бертуган барысы да хөрмәт-ихтирам казанган, һөнәрләрендә танылу алган, тормышта үз урыннарын тапканнар.
- Безнең Куянның табигате - оҗмах почмагы бит ул. Актанышта йорт салып кердек - күңелем тынычлык тапмады, - дип сөйли Фирдәвис абый. - Тәвәккәлләп, аны саттык та, Куянда төп нигездә өй салдык. Күңелгә рәхәтлек, җанга тынычлык иңде. Үрмәкчедән күрмәкче, дигәндәй, сеңелкәш Энҗе дә гаиләсе белән, йорт салып, Куянга кайтты. Нияз абыйның да теләге бар иде әле. Менә шулай, хәзер төп нигезне гөрләтеп, бергә-бергә көн итәбез.
"Гаиләм - ныклы тылым"
- Хәләл җефетем Наилә нык булмаса, гаилә таркала иде. Тыл бик көчле булды. Рәхмәт аңа. Өйгә тәүлекләр түгел, атналар буе кайтып керә алмаганда да, сүз әйтмәде, дөньяны алып барды, малайларны нык тотты. - Бу сүзләрне Фирдәвис абый әллә ничә кат кабатлады. Уен эшмени - гаиләдә баһадирдай өч ул үсә. Өчесе дә кечкенәдән үк Илфир Әнвәровта көрәш серләренә төшенә, район, республика мәйданнарында көрәшеп, батыр исеме алалар. Бүген өчесе дә Чаллыда төпләнгән, бергәләп "Спецстройсервис" компаниясен оештырып, ил буенча күләмле зур объектлар төзиләр. Барысы да башлы-күзле. Дүрт оныкка дәү әти бүген Фирдәвис абый, март аенда бишенче оныкларын көтәләр.
"Күпер саласым килә"
- Сабый чакта мин, күперләрне ничек салалар микән дип бик аптырый, шул эшкә бик кызыга идем. Менә 60ка җиттем, һаман кызыгам. Берәр елга аша күпер саласым килә. Тагын бер үкенечем калган: парашюттан сикерә алмадым. Бәлки, соң түгелдер әле. - Һич кенә дә 60тагы олпат ир теләкләре димәссең, күңеле белән һаман 17дә икән әле Фирдәвис Әхмәтов. - Гел эш дип яшәп булмас, ял да кирәк. Төркиядә туганнар яши, шуларны барып күрәсем килә. Японияне күрергә кызыгам: бәләкәй генә ил, бар яклап алдынгы, хикмәте нидә икән - шуны беләсе килә.
Теләк-ниятләрегез чынга ашсын, Фирдәвис абый!
16 февраль көнне 60 яшен тутырган Фирдәвис Гаяз улына яшьлеккә хас хыял-омтылышларын саклап, дәрт-дәрманы һаман ташып торып, җитезлек-үткенлеген югалтмыйча яшәргә язсын, әле алга таба тагын бергә-бергә эшләргә, хезмәт куярга насыйп булсын, дип тели "Лачын" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе коллективы. Без дә шул ук теләктә. Матур бәйрәмегез белән, хөрмәтле юбиляр!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: