Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Гомеренең гүзәл мизгелләрен бизәп тора күркәм эшләре

Быелгы урып-җыю кампаниясе “Актаныш” агрофирмасының Актаныш бүлекчәсе өчен аеруча уңышлы булды. 2635 гектар мәйданнан 122859 центнер бөртеклеләр җыеп алынды. Гектар куәте 46,6 центнер тәшкил итә. Бүлекчәнең җир эшләре белгече, агроном ГАЗИНУР ӘХМӘЕВ: “Уңышның нигезе – яхшы орлык, агрочараларны дөрес куллану, шулай ук хезмәтчәннәрнең бердәмлеге, аңлашып эшләү дә югары нәтиҗәлелеккә илтә”, – ди. Гомеренең 60 нчы кышын каршылаганда һөнәри осталык белән бергә тормыш тәҗрибәсе дә мул тупланган.

– Газинур Әхмәев килгәнче, бүлекчәдә агрономыбыз юк иде. Менә ике ел инде без элеккеге “Нива” хуҗалыгындагы кыр-басу эшләрен бергәләп оештырабыз. Күрсәткечләр елдан-ел яхшыра. Җир эшендә Газинур Зиннур улының тәҗрибәсе зур булу – безгә зур ярдәм. Шулай ук аның хуҗалык, оешмалар белән озак еллар җитәкчелек итүе, төрле тармакларда эш оештыруны зирәк көйләргә булыша. Нинди генә җаваплы хезмәткә алынса да, ул җиренә җиткереп үти, тырышлыгы, үҗәтлеге, тәҗрибәсе безгә бик кирәк, – ди “Актаныш” бүлекчәсе идарәчесе Данил Гәрәев.
1959 елның 18 декабрендә, җиләкле тау итәгендәге кечкенә генә елга буенда урнашкан Усы авылында, жиде бөртек арасында бишенче бала, өченче ул булып, Зиннур абый белән Хәснә апаның Газинурлары дөньяга килә. Балачактан сабыр, тыныч бала була. Усы башлангыч, аннан соң күрше Качкын сигезьеллык мәктәбендә белем ала. Кечкенәдән хезмәткә, җиргә гашыйк малай мәктәптә укыганда ук ат җигеп, совхоз фермасында төрле эшләрдә катнаша. Әнисе белән арбага казан, утын төяп, басуга механизаторларны ашатырга йөри. 1976 елда IX-X сыйныфларда укуын дәвам итәр өчен Богады урта мәктәбенә килә. Чит авылда да югалып калмый Газинур, үзен оста рәссам, гармунчы, спорт сөюче активист итеп таныта. Ватан алдындагы изге бурычын үтәп армиядән кайткач та, “Коммунизмга” хуҗалыгына комсомол оешмасы сәркатибе һәм спорт инструкторы итеп эшкә чакыралар. Хуҗалык җитәкчесе  Кәрам Гарипов һәм хуҗалыкның Коммунистлар партиясе оешмасы секретаре Фаяз Фазуллин аңа олы коллектив дилбегәсен – комсомол оешмасын җитәкләүне ышанып тапшыралар. Яшьләрне авылда калдыру буенча илкүләмендә актив эш башланган чор бу. Ул эшләгән елларда комсомол оешмасы зур казанышларга ирешә. Иске Богады авыл җирлегендә дә мәктәп тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучылары хуҗалыкта эшкә калалар. Хезмәттә ныгыган егетләр-кызларны бергә туплау, тәрбияләү максатыннан комсомол җитәкчесе төрле массакүләм чаралар оештыра. 

undefined– Мәктәпне тәмамлаган 30 укучыны ике автобуска утыртып, Газинур белән Мәскәүгә алып бардык. Экскурсиянең инициаторы Газинур булса, матди якны хуҗалык рәисе Кәрам Гарипович хәл итте. Мәскәүнең тарихи урыннарын карадык. Газинурның мәктәп тәмамлаганына 40 елдан артык вакыт узып китсә дә, укытучыларына булган ихтирамын хәзер дә тоеп яшибез. Ул улларын да үзе кебек тәрбияләде, ерактан елмаеп исәнләшәләр, хәлләрне сорашмыйча киткәннәре юк. Газинур белән Роза тигез картайсыннар, бәхетле булсыннар, – ди укытучы Вәсилә Мәрдәнова. 
Бу елларда Богады җирлеге һәм аның яшьләре “Тормыш җыры” белән тарихка кереп кала. Авылның үзешчән артистлары бергәләп, Мирсәй Әмирнең “Тормыш жыры” әсәрен сәхнәләштерәләр. Авыл җирлекләре арасыннан беренче тапкыр Казан шәһәренә спектакль куярга баралар. Спектакльне оештыру, үз куллары белән бөтен декорацияләрне ясау Газинурны сәнгатькә нык якынайта. 1981 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының агрономия бүлегенә укырга керә. Уку белән комсомол эше беррәттән атлый. 
1982 ел аның тормышында иң бәхетле, истәлекле ел булып хәтергә кереп кала. Пар канаты – кечкенә генә Каенлык авылы, урман кызы Роза белән кавышып, язмышларын бергә бәйлиләр һәм Иске Богады авылында төпләнәләр.
– Урта мәктәпне тәмамлагач, Түбән Кама шәһәрендә укып, эшли башладым. Җәйге ялга кайткач, 1982 елда танышып,  өйләнештек. Моның өчен миңа беркайчан үкенергә туры килмәде, Газинур белән бергә 38 ел таш кыя артында, ышыкта яшәдем. Кулы бик оста, эретеп ябыштыру, машина төзәтү, кадак-чүкеч тоту дисеңме, тегү-чигүме, рәсем ясаумы – барысының да рәтен белә. Ир кеше, хатын-кыз эше дип тормады, вакыты булганда гел булышты. Колхозда эшләгәндә кайтып кермәде инде анысы, нинди генә эшкә алынса да, җиренә җиткереп башкара бит ул. Бик матур итеп гармунда уйный, өйдә биш, өч рәтле баяннар бар. Туганнар, дуслар килсә, җырлата да, биетә дә. Аның уен коралларына сәләте берәр оныгыбызга күчсә иде дип телим. Моңа кадәр бик матур итеп, бер-беребезгә терәк булып яшәдек, моннан соң да тигезлектә, балалар бәхетенә сөенеп, сау-сәламәт булып гомер итсәк иде, – ди Газинур абыйның тормыш иптәше Роза ханым.
Комсомол оешмасында курсәткән казанышлары өчен Газинур Әхмәев 1983 елда ВЛКСМ Өлкә Комитетының Почет Грамотасы белән бүләкләнә. Казаныш артыннан сөенеч – шушы елны аларның беренче балалары   дөньяга килә. Минзәлә техникумын тәмамлап, кулына агроном белгечлеге турында диплом ала. Хуҗалык җитәкчесе куйган хезмәтләрен бәяләп, 1984 елны аны хуҗалыкның зур бригадасына өлкән бригадир итеп билгели. Ул җитәкләгән бригада бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 30,5 центнер уңыш җыеп, бригада, хуҗалык һәм район буенча алдынгылыкны яулый. Әлеге уңышлары өчен 1986 елда  11 нче бишьеллыкның  социалистик йөкләмәләрен үтәүдә куйган хезмәтләре өчен Газинур Әхмәевнең рәсеме районның Мактау тактасына кертелә. Бригада көче белән төзелешләр алып барыла, Югары Богады авылына бара торган юллар күтәртелә. “Коммунизмга” хуҗалыгында 46 ел тракторчы-механизатор булып эшләгән Рифкать абый Галимов яшь белгечнең оештыру сәләтен уңай яктан гына искә ала:
– Газинур бригадир булып килгәнче, чәчкечләрне, культиватор агрегатларын урамда кар өстендә төзәттек. Яшь бригадир безне бу уңайсызлыклардан коткарды, гараж эшләтте. Гаражга бар әйбер дә сыйды, бер ягында тырма сугабыз, икенче ягында культивацияне төзәтәбез. Эшләр җайланды. Югары Богадыга юл күтәртелде. Тырышып эшләдем, эшләгәнемне ул вакыттагы җитәкчелек лаеклы бәяләде, хезмәт хакын мул түләделәр. Чәчү вакытлары хәзер дә сагындыра. Төнлә дә туңга сөрүне оештырдык. Ягулык материаллары белән кытлык иде, анысын Газинур ярдәме белән хәл иттек. Нәтиҗәдә, туңга сөрүдә хуҗалык буенча гына түгел, районда алдынгылыкка чыктык. Бригадага һәм миңа аерым бер сарык та бирделәр. 
Әлфия Галимова, лаеклы ялдагы ферма мөдире:
– 1986 елга кадәр Кәрам Гарипович, соңыннан Дамир Әминович җитәкчелегендә терлекчелектә җаваплы вазифаларда – ферма мөдире, лаборант булып хезмәт куйдым. Газинур бригадир булып эшләгәндә, иртәнге дүртенче яртыда ук безнең белән фермада иде. Һәр эшне җентекләп планлаштырдык. Тырышлыгыбыз бушка китмәде, алдынгылыкны бирмәдек, Хезмәт Кызыл Байрагы озак еллар безнең бригадада торды. 
Газинур Зиннур улы 1986 елда югары белем алу өчен Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия бүлегенә читтән торып укырга керә. 1988 елда хуҗалык җитәкчесе Дамир Җәлилов Газинур Зиннур улын хуҗалыкка баш агроном итеп билгели.
Дамир Җәлилов, “Нигез” хуҗалыгы җитәкчесе:
– “Коммунизмга” хуҗалыгында рәис булып эшли башлаганнан бирле, Газинур Әхмәевнең хезмәт юлы миңа яхшы таныш, чөнки “Коммунизмга” хуҗалыгында, кыска гына вакыт эчендә, белгечләр, хезмәтчәннәр белән бергәләп, зур күләмле эшләр башкардык. Югары Богады авылына юл салынды, шушы авылда ферма төзелеше башланды, су кертелде. Иске Богады авылында клуб капиталь төзекләндерелде. Амбарлар, техника төзекләндерү урыннары сафка басты, терлекчелек торакларына реконструкция ясалды. 1987 елның март аенда моңа кадәр төзелгән комплекска терлекләр кертелде. Хуҗалык җитәкчесенең күп вакыты оештыру эшләре белән үтә. Хуҗалыкның баш агрономы Ринат Гариповны район авыл хуҗалыгы идарәсенә баш агроном итеп алганнан соң, бу вазифаны Газинур Әхмәевкә ышанып тапшырдык. Белгечләрнең тупланып, бер команда булып, үз эшләрен төгәл үтәүләре хуҗалык рәисенә колачлы эшләр белән шөгыльләнергә мөмкинлек тудырды. Хезмәтне оештыруда яңа формалар, мәсәлән, интенсив хезмәт коллективы (КИТ) эшчәнлеген ферма, мастерской һәм башка тармакларга уңышлы кертелде. Безнең тәҗрибәне башкаларга таныту максатыннан, республикакүләм семинарлар оештырылды. Хуҗалыкта уңышлы эшчәнлек булдыруда, башка белгечләр белән беррәттән, Газинур Зиннур улының һәр эшне бөртекләп, җиренә җиткереп, җаваплы үтәве, тынгысызлыгы зур роль уйнады дип бәялим мин. Чәчүлек орлыгына салган бодайдан бер бөртек солыча чыкса да кире эшкәрттерде. Яхшырак, сыйфат өчен эшләү аның табигатеннән килә. Башка җаваплы урыннарында эшләгәндә дә Газинур Зиннур улы белән хезмәттәшлек итәргә туры килде. Аңлашып эшләдек. Хәзер дә мин аны басуларда еш очратам: я комбайнчылар янында ул, я җир эшкәртүче механизаторлар янәшәсендә. Һәрвакыт, эш, дип, янып йөри. Район икътисадына үзеннән лаеклы өлеш керткән җитәкче-белгеч буларак, юбилеен Газинур Зиннур улы якты йөз белән каршылый. Киләчәктә аңа ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телим.

undefined
1990 елдан тәҗрибәле агроном Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә ТатРАПС ААҖ фәнни хезмәткәре итеп чакырыла. Республика һәм чит ил белгечләре, фәнни хезмәткәрләр белән бу юнәлештә зур эш башкарыла. Шул елларда Австриянең “Пионер” фермасының фән эшлеклеләре белән кукурузны бөртеккә игү буенча республикада колачлы эш башлана. Хуҗалыклар кукуруз мәйданнарын киңәйтәләр, чәкәнен җыеп, яхшы сыйфатлы терлек азыгы әзерләнә. Һәр гектардан 120 центнерга кадәр уңыш алына. Әлбәттә, бу өлкәдә аның хезмәте зур була.
“ТАТРАПС” ААҖ директор урынбасары Фоат Садртдинов:
– “ТАТРАПС” ААҖндә Газинур Әхмәев 
республиканың дүрт районында – Актаныш, Минзәлә, Сарман, Мөслимдә, шулай ук ут күршеләрнең соравы буенча Башкортстанның Илеш районында рапс, көнбагыш үстерүнең интенсив технологиясен беренче тапкыр кертүдә зур хезмәт куйды. Хуҗалыклар белән килешүләр төзү, көздән җир эшкәртү, ашлама кертү, язын рапс орлыгын агулау, карап-тәрбияләп үстерү, хуҗалык җитәкчеләрен, агрономнарны өйрәтү – һәммәсе аның җавапчылыгында булды. Ел саен республикага 3000-4000 тонна рапс орлыгын майга сатып, хуҗалыклар зур табыш алдылар, үзләрен экономик һәм икътисади яктан шактый ныгыттылар.  
Бу өлкәдәге югары хезмәт күрсәткечләре һәм Россиякүләмендә алдынгы урыннарны яулап, район хуҗалыкларының  финанс-икътисади хәлен яхшыртуга керткән фидакарь хезмәте өчен Газинур Әхмәевкә 2002 елда Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Татарстан Республикасының Атказанган агрономы һәм Хезмәт ветераны исеме бирелә. 2001 елдан Газинур Зиннур улы район хакимияте башлыгы тәкъдиме белән “Аккүз” хуҗалыгына җитәкчелек итә башлый. Бу вакытта хуҗалыкның экономик тотрыклылыгы авыр хәлдә була. Коллектив белән берлектә күп көч куярга туры килә. Игенчелектә һәм терлекчелектә югары күрсәткечләргә ирешелә, бөртеклеләрнең гектарыннан 54,7 центнер уңыш алына. Кыска гына хезмәт чорында “Аккүз” райондагы 31 хуҗалык арасында беренче унлыкка керә. 40 ел китапханәче булып эшләгән Вәрисә Хәбиева Газинур Әхмәев белән эшләгән вакытны “Аккүзнең мәдәни үсеш еллары” дип искә ала. 
– Газинур Зиннур улы җирлектә нинди генә чара үткәрсәм дә, матди ярдәмне кызганмады, алай гына да түгел, һәрберсендә үзе катнашты. Халыкны котлап, җылы сүзен әйтә иде, кимчелекләре булса, үземә генә белдерде. Иң истә калганы – хуҗалыкка караган һәр авылның һәр урамында 8 Март бәйрәмен үткәрү булды. Хуҗалык җитәкчесе үзе катнашып бәйрәм белән котлады. Яңа ел бәйрәменә сценарийны язгач, һәрвакыт Газинур Зиннур улына күрсәтә идем. Ахун авылында күптәннән каралмаган чишмә бар иде. Аны Газинур күреп алган да, бу нинди чишмә, исеме бармы, дип сорады. Сораштыра торгач, аның кайчандыр Фазлытдин бабай тарафыннан эшләнүен белдек, Фазыл чишмәсе дигән исем бирелде. Тирә-юнен карап, чистартып, төзекләндереп, Сабантуй бәйрәмендә, авылдашлар белән чишмә ачу тантанасы үткәрдек. Ничә еллар үтсә дә, шул вакыттан бирле чишмә төсен югалтмады, хәзер дә авыл халкы карап тора, саф сулы чишмәдән кеше өзелми. Аккүз авылы турында җыр яздыручы да Газинур Әхмәев булды. Хәзер дә сәхнәдә башкарыла, Аккүзнең гимнына әйләнде. 
2007-2017 елларда Газинур Әхмәев бөтенләй башка өлкәгә җитәкчелеккә күчә, ”Росгосстрах” компаниясенең Актаныш филиалын җитәкли башлый. 
Рәсим Фәрдиев, “Росгосстрах” иминият компаниясе агенты:
– Газинур Зиннур улы белән 10 ел бергә эшләдек. Бу чорда “Росгосстрах” оешмасына җитди сынаулар үтәргә туры килде. 2007 һәм 2011 елларда районда ике тапкыр җил-давыл, ураган булды. Йортлар, каралты-кураларны давыл җимереп, халыкның матди, материаль байлыгына җитди зыян килде. Менә шушы вакытта безнең иминиятләштерү компаниясе табигать бәла-казалары китергән зыянны тиз арада дөрес итеп рәсмиләштерде, халыкка акчалата компенсация түләүне оештырды. “Росгосстрах” оешмасына карата халык ышанычы тагын бер кат ныгыды. 
Газинур Әхмәев җитәкчелек итү чорында Актаныш филиалында күп кенә үзгәрешләр дә булды. Ул үзен көчле, белемле җитәкче итеп күрсәтте. Коллективны туплый һәм җитәкли белде. Халык мәнфәгатен кайгыртты. Ул 
җитәкләгән вакытта компания Рәсәй, Татарстан буенча лидерлар рәтенә менде һәм алдынгылыкны бирмәде. Газинур Зиннур улына юбилее уңаеннан гаилә бәхете телим, тормыш иптәше белән балаларының, оныкларының игелеген күреп яшәсеннәр.
Газинур Әхмәев, 2007-2008 ел нәтиҗәләре буенча, Россия, Татарстан “Росгосстрах” компаниясенең иң  зур бүләге – Мактау кәгазе һәм Рәхмәт хатына лаек була. Ә инде 2008 ел нәтиҗәләре аеруча истәлекле – ирешелгән нәтиҗәләр өчен ул “Росгосстрах” компаниясе Президентының Мактау кәгазенә һәм компаниянең “Иң яхшы хезмәткәре” медале белән бүләкләнә. 
“Актаныш” агрофирмасының баш агрономы Мирас Сәлахов та Газинур Зиннур улының хезмәтләрен уңай бәяләде:
– Газинур Әхмәев 2018 елның 1 гыйнварыннан “Актаныш” агрофирмасына эшкә килде. Бик күп еллар бергә эшләргә туры килде. Дәрәҗәле белгеч, таләпчән җитәкче. Актаныш бүлекчәсендә игенчелектә белгечләр булмады, эш 
оештырырга авыр иде. Күрсәткечләр дә сөендермәде. Килгән елны ук игенчелектә тәртип салды, хезмәттәшләре белән уртак тел тапты, механизаторлар белән аңлашып эшләде. Сыйфатлы орлык булдыру, басуларны көздән әзерләү, агрочараларны, ашлама, агу химикатларын дөрес куллану – алга куйган максаты иде. Ике ел инде Актаныш бүлекчәсе югары уңыш ала, сыйфатлы мул терлек азыгы әзерли, сыйфатлы орлык хәстәрләнә. 
– Гомер юлымда мәгънәле буразналар бик күп сызылган. Әти-әнием тәрбиясе, туганнар, дуслар, хезмәттәшләрнең киңәшләре, ярдәме, җитәкчеләрнең юнәлеш бирүе – күркәм җимешләрен бирде. Гаиләдә аңлаучы, көч бирүче, озатып калып, каршы алучың бар икән, күңел тыныч була. Чыр-чу килеп торучы балалар, оныкларыма карыйм да, үткән тормышым заяга үтмәгән икән, дип сөенәм, алар алга таба матур яшәргә омтылыш бирә. Рәхмәт тормыш иптәшем Розага, балаларга, оныкларга, киленнәргә, гаиләм белән бәхетлемен, – дип сүзен йомгаклый Газинур Әхмәев.
Кайда гына хезмәт куймасын, алда әйтелгәнчә, Газинур Әхмәев эшен яратып башкара. Шуңадыр, хезмәттәшләренең, җитәкчеләрнең хөрмәте зур. Тормыш иптәше Роза апа, балалары, туганнары, дусларының ышанычы да аңа көч бирә. Киләчәктә дә бу тулы бәхетен югалтмыйча, гаилә бөтенлегендә, уллары, киленнәре, оныклары белән чөкердәшеп, мул тормышта яшәсен. Юбилеегыз котлы булсын, Газинур Зиннур улы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев