Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Горур командирыбыз

Район эчке эшләр бүлеге ветераннарының горурланыр урыннары бар, чөнки бүлектә оештырылган ветераннар советы зур эш алып бара. Аның штурвалы артында эчке эшләр бүлегеннән лаеклы ялга киткәч тә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә җитәкче вәкаләтләрендә озак еллар эшләгән алыштыргысыз җитәкчебез - Васил Вахитов тора. Һәрберебезне - 61 ветеранны тигез күреп, һәрдаим барлап, шатлыклы...

Район эчке эшләр бүлеге ветераннарының горурланыр урыннары бар, чөнки бүлектә оештырылган ветераннар советы зур эш алып бара. Аның штурвалы артында эчке эшләр бүлегеннән лаеклы ялга киткәч тә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә җитәкче вәкаләтләрендә озак еллар эшләгән алыштыргысыз җитәкчебез - Васил Вахитов тора.
Һәрберебезне - 61 ветеранны тигез күреп, һәрдаим барлап, шатлыклы вакыйгалар, юбилейлар белән котлап, авырлыклар килгәндә ярдәм кулын сузып, тапшырылган эшен намус белән башкара. Бүген дә ул район эчке эшләр бүлегенең оператив хезмәтендә, яшьләрне тәрбияләүдә үзенең зур өлешен кертә, жәмәгать советын җитәкли. Безнең ветераннар советы инде берничә ел рәттән республикада беренче урыннарны алып килә. ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин, шулай ук, республика ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков тарафыннан тапшырылган дипломнар шул хакта сөйли. Күптән түгел генә министрлыкта эчке эшләр ветераннары оешмасы булдырылуның 25 еллыгы уңаеннан уздырылган чарада Актаныш районы уңай бәяләнде, Васил Вахитовка исә Артем Хохорин, районда алып барылган уңышлы чаралар нәтиҗәсен искә алып, Мактау кәгазе тапшырды.
Васил Габделхак улы эшчәнлеген гади милиционердан башлап, бүлекнең профилактика бүлекчәсе, һәм, лаеклы ялга киткәнче, участок инспекторлары җитәкчесе дәрәҗәсендә хезмәт куйды. Ул чорда участок инспекторларының эше профилактик юнәлештәге күпкырлы хезмәт иде: җинаятьләр һәм төрле хокук бозучыларны ачыклау белән беррәттән, шартлы рәвештә һәм электән хөкемдә булучылар белән эшләү, алар арасында хокук бозучыларга административ надзор урнаштыру, эчкечелек белән шөгыльләнүчеләрне ачыклап, хезмәт белән дәвалану учреждениеләренә озату, беркайда да эшләмәүче әрәмтамакларны мәҗбүри эшләргә тарту... Васил Вахитов җитәкчелек иткән чорда бу һәр төр күрсәткечләр буенча безнең участок инспекторлары бүлекчәсе республикада яртыеллык, еллык эш нәтиҗәләре белән даими призлы урыннарда барды. 1990 ел эш нәтиҗәләре буенча республикада беренче урынны алып, инспекторлар һәммәсе дә министрлыктан кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. 1993 елда министрлыктан күп санда "Урал" маркалы милиция мотоцикллары бүлеп бирелде.
Хезмәткәрләрне махсус кием-салым белән тәэмин итүме, бүлеккә җиһаз кайтарумы, гражданнардан алынган ату коралларын тапшырумы - һәммәсендә Васил Вахитовның фидакарь хезмәте ятты. Техниканы яхшы белүе, кирәкле запас частьләрне таба-сөйләшә белеп алуы аның оста дипломат, кеше күңеленә ачкыч ярата белүе хакында сөйли. Васил ага кешеләр турында кайгыртып яшәде, күңелен салып, булсын дип эшләде. Бүген дә һаман шулай янып йөри: бүлектә һәрдаим төрледән-төрле күңелле чаралар оештырылып тора, ел саен полиция сабантуйлары уздырыла. Быелгы сабантуйда Мөслим, Минзәлә, Азнакай районнарыннан килгән ветераннар һәм аларның ветераннар оешмасы җитәкчеләренең катнашуы бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Һөнәри бәйрәмнәр, өлкәннәр көне, юбилейларны бергәләп бәйрәм итү традициягә әйләнгән. Ел дәвамында ветераннарыбыз өчен шахмат ярышлары, ДОСААФ җәмгыяте җитәкчелеге белән берлектә пневматик мылтыктан ату, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, автомашина йөртү бәйгеләрен оештыру - аның тырышлыгы.
Район эчке эшләр бүлегенең зур тарихын, һәр тармак, һәр хезмәткәрнең эшен яктыртучы музей хакында аерым әйтү кирәк. Районга килгән дәрәҗәле кунаклар, Эчке эшләр министрлыгыннан килгән хезмәткәрләр - һәммәсе әлеге музей белән таныша. Музей китабында Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохоринның, республика юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе булып эшләгән Рифкат Миңнехановның да язмалары урын алган. Мәктәп укучылары биредә еш кунак. Васил Габделхак улы аларны бик теләп район эчке эшләр бүлегенең тарихы, тупланган экспонатлар белән таныштыра.
Васил аганың кызы Эльвира да әтисе сукмагыннан атлый - хокук саклау органнарында хезмәт куя, райондагы миграция бүлекчәсен җитәкли ул. Гомумән, бүлектә әти-әниләре хезмәтен дәвам итүчеләрнең күп булуы сөенечле, чөнки кечкенәдән үк мондый хезмәтне күреп үскәнгә, һәртөрле авырлыклар каршында алар югалып калмаслар дигән ышаныч зур.
Безнең бүген теләк бер: эчке эшләр бүлеге ветераннар оешмасы җитәкчесе Васил Вахитовка һәм район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Руфат Гайнетдиновка иңгә-иң куеп, ару-талуны белмичә, ышанычлы кадрлары белән, саулык-сәламәтлектә озын-озак эшләргә язсын. Полиция хезмәткәрләре ветераннарыбыз белән тыгыз элемтәдә булып, районыбыз җирлегендә төрле хокук бозуларга юл куймау максатыннан һәрдаим ярдәмләшеп эшләсәк һәм яшәсәк иде.
Бәйрәм белән сезне, хезмәттәшләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев