Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Әгәр кесәңдә 30-32 мең акча йөри икән, корбан чалдыру фарыз

        Мөселман дөньясы зур бәйрәм- Корбан гаетен каршы алырга җыена. Рәсми төстә Корбан гаете 9 июльгә билгеләнде. Шулай ук 10, 11 июль дә Корбан гаете көннәре.   

               

         Чуракай авылы имам-хатыйбы Назыйм Шәехов безгә Корбан гаетен уздыру һәм җирлектә оештырылган әзерлек чаралары турында сөйләде.

 

    -  8 июльдә, Корбан гаете алдыннан, Гарәфә көнендә уразалар тотып, догалар кылып савапка ирешәләр. Гарәфә кичендә тәшрик көннәре башлана, ул 11 июльгә кадәр дәвам итә. Фарыз намаздан соң тәкъбир әйтелә, Корбан гаетендә елга бер тапкыр гөнаһларыбызны ярлыкауны сорап корбанлык мал чалабыз. Хаҗилар Согуд Гарәбстанына сәфәргә чыгалар, изге Мәккә, Мәдинә шәһәрләрендә Гарәфә тауларында, Аллаһы Тәгаләдән белеп һәм белми кылган гөнаһларыбызны ярлыкауны сорап догалар кыла. 
           Җирлегебездә иртәнге 6.00 сәгатьтә Корбан гаетен башлап җибәрәчәкбез. 1 сәгатьтән соң йортларыбызга таралып корбан чалуга керешәбез. Ел саен җирлегебездә 150 мал корбанга чалына. авылыбыз юл буена урнашкан, шуңа күрә сәфәр кылучылар да безгә корбан чалдырырга еш тукталалар. Үземнең фермер хуҗалыгымда күпләп сарык асрыйбыз. "Корбан чалу өчен башта малын, аннан дога кылу өчен мулла кирәк, дөрес итеп чала белмибез, безнең көчтән килми ",-дип күпләр корбан чалудан кыенсынып кала. Ә бездә үзебез "Бисмилләһ" әйтеп, догалар кылып, ниятләп кеше үзе сайлап алган малны чалабыз. Итләрен эшкәртеп, бүлгәләп бирәбез. Шуңа күрә читтә яшәүчеләр, шәһәрдә гомер итүчеләр дә алдан чират алып куя. Илнур Нәбиев, Фәрит Яхшыбаев та авылда күпләп сарык тота. Алар Чаллы, Актанышка корбанлык сарык алып баралар, кәсеп кылалар. Изге ниятле кешеләргә шул рәвешле булышалар.

                       Назыйм Шәехов корбанлык сарык бәясе 6 мең сумнан 11 сумгача, ди. "Машинабыз ватылса, 7-8 мең сумлык ремонт ясыйбыз, ә Аллаһы Тәгалә алдында гөнаһларыбызны ярлыкап, бер сарык чалырга җиксенәбез. Корбан чалу-үзеңне иминиятләштерү кебек ул", дип тә чагыштырулар белән корбан чалуның фарыз гамәл булуы турында сөйләде.

            Корбан бәйрәменең барлыкка килү тарихы бөек Пәйгамбәребез, Аллаһының дусты Ибраһим галәйһиссәлам һәм аның улы Исмәгыйль галәйһиссәлам белән бәйле. Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһиссәламне бөек сынауга тарта. Ибраһим галәйһиссәламгә улын корбанга китерү бурычы йөкләнә. Ибраһим галәйһиссәлам эшне Аллаһының ихтыярына калдыра һәм Аның әмерен үти башлый. Әмма, барлык нәрсәләр дә диярлек аңа караган Галәмнәрнең Хуҗасы беркемнең дә корбан булуына мохтаҗ түгел, Ул бигрәк тә кеше үлемен теләми! Аллаһының әмерләрен итагатьлелек күрсәтеп үтәргә әзер булган һәм пычак белән үз улын чалам дип торган Ибраһим галәйһиссәлам әлеге сүзләрне ишетә: “Төшеңдә күргән Безнең әмерне тәсъдыйк кылдың, үтәгән хөкемендә булдың». Әнә шулай үзебезгә итагать иткән яхшы мөэминнәрне изге җәзалар белән нигъмәтлибез” (“Саффәт (“Сафта торучылар”) сүрәсе, 105 нче аять). Шулай итеп, Ибраһим галәйһиссәламнең чалынырга торган улы корбанлык малына алыштырыла, ә Ибраһим галәйһиссәлам тагын бер ир бала – Исхак галәйһиссәламнең дөньяга килүе белән бүләкләнә, ул шулай ук бөек, мәртәбәле Пәйгамбәр булып китә.

                 Ибраһим галәйһиссәлам тарихы барыбызны да Аллаһы Тәгалә юлында малыбызны, вакытыбызны, көчебезне фида кылырга өйрәтә. Бу – барыбыз өчен дә үрнәк, нәсыйхәт һәм һәрбер мөселман кешесе өчен зур дәрес.

 

- Әгәр кешенең кесәсендә ирекле рәвештә 30-32 мең акчасы йөри икән, дин буенча ул корбан чалдырырга тиеш була. Корбанлык 3 өлешкә бүленә: бер өлеше фәкыйрьләргә, мескеннәргә бирелә, икенчесе туганнарга, өченче өлештән аш-су әзерләп мәҗлес үткәрәбез, анда туганнар, дуслар, якыннар белән аралашабыз. 
Тәннәребезгә, акылыбызга саулык, ил- көннәребезгә тынычлык телим. Сугышлар булмасын, халкыбыз, милләтебез бай булсын. Вакытлыча тормышыбызны изге гамәлләр кылып узарга язсын. Барлык авылдашларымны, райондашларны, халкыбызны якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйм,-дип, сүзен тәмамлады Назыйм хәзрәт Шәехов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев