Актаныш

Грантка – психологик үзәк

Узган атнаның җомга көнендә "Актаныш" спорт комплексы бинасында педагогик-психологик-медик-социологик үзәк ачылды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дәрестән тыш һәм сәламәтлекне саклау эшчәнлеге программасын гамәлгә ашыру секторы белгече Гүзәл Нотфуллина, "Росток" республика психологик педагогик реабилитация һәм коррекция үзәге җитәкчесе Татьяна Бәширова һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр...

Узган атнаның җомга көнендә "Актаныш" спорт комплексы бинасында педагогик-психологик-медик-социологик үзәк ачылды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дәрестән тыш һәм сәламәтлекне саклау эшчәнлеге программасын гамәлгә ашыру секторы белгече Гүзәл Нотфуллина, "Росток" республика психологик педагогик реабилитация һәм коррекция үзәге җитәкчесе Татьяна Бәширова һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова катнашты.

Ничек кенә инкарь итәргә тырышсак та, тормыш көннән-көн катлаулана бара. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр дә киеренкеләнә. Юктан да кәеф төшә, нерв җепселләре тартыла. Нишләргә белмичә бәргәләнәбез, кемнән киңәш сорарга белмибез. Аеруча хәзерге буын балалары агрессив. Көн-төн котларын алучы бердәм дәүләт, төп дәүләт имтиханнары аларның психикасына аз йогынты ясамый. Менә шундый вакытларда психологлар ярдәме аеруча кирәк. Моңа кадәр районнарда андый үзәкләр булмады. Мәктәпләрнең кайберләрендә генә социаль-педагоглар, психологлар эшләде. Хезмәтләрен үз югарылында башкару өчен аларның тиешле кабинетлары да, җиһазлары да юк иде.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы "Киләчәк" программасы кысаларында районнарның мәгариф бүлекләре арасында педагогик-психологик-медик-социологик үзәкләр ачу буенча конкурс игълан иткән иде. Әлеге бәйгедә 15 район җиңүче дип табылды. Алар арасында безнең Актаныш та бар һәм шуның нигезендә ул грантка ия булды. Нәтиҗәдә, бер миллион сумга якынлык кабинет һәм җиһазлар кайтты. Алар тиешле дәрәҗәдә урнаштырылды.

Үзәкнең җитәкчесе итеп Фирүзә Гыймадиева билгеләнде. Биредә 9 педагог эшләячәк. Аларның бишесе - педагог-психолог. Шулар эченнән өчесе - социаль-педагог, берсе - дефектолог, берсе - логопед.

Дөрестән дә, әлеге бүлмәләргә килеп кергәч, үзеңне әкият дөньясына эләккәндәй хис итәсең. Киеренкелектән бушану, проблемаларны оныту өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Бер бүлмәдә - индивидуаль, икенчесендә - күмәк шөгыльләнү өчен җиһазлар куелган.

Чарада катнашучы кунаклар да үз фикерләре белән уртаклаштылар.

Гүзәл Нотфуллина:

- Шушындый үзәкне ачуда теләктәшлек күрсәткәннәре өчен район җитәкчеләренә рәхмәтемне белдерәм. Бу бик зур һәм кирәкле хезмәт. Педагогик-психологик-медик-социологик үзәк хезмәткәрләре тормыш авырлыклары алдында югалып калган балаларга ярдәм итү өстендә эшләячәкләр. Әгәр бала әти-әнисе яки чит кешеләр тарафыннан кыерсытуларга дучар булса, әлеге кыенлык турында психологларга сөйли, аларның ярдәмнәре белән элеккеге халәтенә кайта ала. Үзәктәге хезмәткәрләр балалар белән генә түгел, укытучылар белән дә эшләргә тиеш булалар. Алар укытучыларга укучылар бердәм дәүләт, төп дәүләт имтиханнарына ничек әзерләнергә, имтиханнарда үзләрен ничек тотарга тиешлекләрен аңлатуны төшендерәчәкләр. Чөнки имтиханнарыңны бирә алачаксың, бары тик яхшылап әзерләнергә кирәк, дип төшендерү бала өчен зур әһәмият уйный.

Татьяна Бәширова:

- Психология - көн саен кулланылучы фән ул. Үзем шушы өлкә белгече буларак, мондый үзәк ачылу мине канатландыра. Ул аеруча яшүсмерләргә ярдәм итсен иде. Чөнки яшүсмерне бәллүр савыт белән чагыштырырга мөмкин. Күп очракта без яшүсмерләрдән үзләре дә аңлап бетермәгәнне таләп итәбез. Нәтиҗәдә, алар үз эчләренә бикләнәләр, агрессивка әйләнәләр. Менә шул вакытта психологлар ярдәме аеруча да кирәк. Минем ата-аналарга, үзегезнең яшүсмер балаларыгызга игътибарлы булыгыз, дип әйтәсем килә.

Ландыш Шәмсунова:

- Әлеге үзәк районның барлык балалар бакчалары, мәктәпләре белән тыгыз эшләр дип ышанабыз. Биредә логопедлык буенча педагогның да булуы сөендерә. Чөнки Балалар иҗат үзәгендә эшләүче логопед кына җитешә алмый иде. Аннан соң, районда балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе бар. Гадәттә аның утырышларында тотрыксыз гаиләләр, тәртип бозган, җинаять кылган балаларның эшләре карала. Әлеге гаиләләрдә психолог ярдәме балаларга гына түгел, әти-әниләренә дә кирәк. Чөнки килеп туган проблемадан алар үзләре генә чишелеш таба алмыйлар. Андый гаиләдә тәрбияләнүче, җинаять җаваплылыгына тартылган балаларны бирегә алып килеп, сөйләшүләр алып барганда аларны стресстан коткарып булыр дип уйлыйбыз. Шулай ук, тайпылышлары булган балалар да бар. Аларга да психологларның булышлыгы сорала. Әлеге үзәккә без чакырган ата-аналар, балалар гына түгел, ә үзенең баласында ниндидер үзгәреш сизгән, яки үзе нерв киренкелеге сизгән, киңәш кирәк булган һәркем килсен, ярдәм алсын иде. Биредәге хезмәтләр бушлай күрсәтелә. Шуның өчен дә килегез, сезне көтеп калалар.

Ләйсән Нурлыева, район мәгариф бүлеге җитәкчесе:

- Әлеге үзәк иң элек риск төркеменә кергән балалар белән эшләячәк. Без имтиханнардан куркып калган, аңа әзерлекне нидән башларга белми тилмергән укучыларны да бирегә алып килеп, аларга аңлатуны, ярдәм итүне бурыч итеп куябыз. Районның барлык әти-әниләре, укытучылары бу үзәкнең ачылганын белеп торсыннар. Килеп, рухи яктан ял итеп, үзләренә ярдәм алып китсеннәр иде. Үзәк атнаның биш көнендә эшли.

Ачылган көнне үк Актанышның 1нче мәктәбенең VII сыйныф укучылары биредә булдылар.

Лилия Зиннурова:

- Бу бүлмәдә миңа бик ошады. Күңел тынычланып калды. Атна буе җыелган авырлыклар, әйтерсең, эреп юкка чыкты.

Зилә Гомәрова:

- Монда шундый рәхәт. Әкият дөньясына килеп кергән кебек.

Ленар Ибниев:

- Без бүген сенсор бүлмәгә һәм коры бассейнга кердек. Биредә тән ял итә. Психологлар янына килмәсәк тә, коры бассейнга килеп ял итәр идем.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: