Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Гыйлем алу – саваплы гамәл

2-7 ноябрьдә - көзге каникуллар вакытында район Җәмигъ мәчете каршында ир балалар өчен дини лагерь эшләде. Иртәнге 9 сәгатьтән өйлә намазына кадәр алар дин сабаклары өйрәнделәр. - Бакча яшендә булсынмы, башлангыч сыйныфларда укысынмы - теләге булган һәр баланы алдык лагерьга. Динебезнең асылын өйрәтик дидек. Кече яшьтән балаларыбызга дини тәрбия бирү,...

2-7 ноябрьдә - көзге каникуллар вакытында район Җәмигъ мәчете каршында ир балалар өчен дини лагерь эшләде. Иртәнге 9 сәгатьтән өйлә намазына кадәр алар дин сабаклары өйрәнделәр.
- Бакча яшендә булсынмы, башлангыч сыйныфларда укысынмы - теләге булган һәр баланы алдык лагерьга. Динебезнең асылын өйрәтик дидек. Кече яшьтән балаларыбызга дини тәрбия бирү, ата-ана хакын өйрәтү кирәк. Мәктәп тәмамлап, шәһәргә укырга киткәч туры юлдан тайпылмасыннар, хак динебезне аңласыннар, төрле фиркаләргә кереп китмәсеннәр өчен кечкенәдән дин нигезләрен дөрес итеп өйрәтү мөһим. Нигез ныклы булса, туры юлда булырлар дип өмет итәбез, - диде район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин.
Дин гыйлеме өйрәтү буенча мәчет каршында өлкәннәрне укыту да башкарыла. Мөслимәләребез бу юнәлештә авылларда да эшчәнлекләрен җәелдерде. Ир-атлар өчен дә укулар башланды.
Җәмигъ мәчете каршында беренче сыйныфлар сишәмбе, җомга 19-21 сәгатьләрдә, якшәмбе 18 сәгатьтән башлап шөгыльләнә. 19-21 сәгатьләрдә чәршәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә II-III сыйныфлар белемнәрен ныгыта.
Шушы көннәрдә Казанда мөслимәләр берлегенең җыелышында районнарда мөслимәләр берлеге рәисе булып эшләүчеләргә шәһадәтнамәләр тапшырылды. Районыбыз мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә Закировага да шәһадәтнамә кайтты. Актаныш мөслимәләр эшчәнлегенә Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыров югары бәя бирде. Мөслимәләребез тарафыннан әзерләнгән дини тематик кичә-бәйрәмнәр, матур гадәткә әйләнеп, быел да дәвам итәчәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев