Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Гыйлемне арттыручы очрашулар кирәк

Бер-берегезне сөендереп яшәгез - Мәүлид кичәсен ничек бәйрәм итәргә? - дип сорадылар 5 декабрь көнне Актаныш районына килгән мәртәбәле чит ил кунагы - Иорданиядәге Амман шәһәренең Халыкара ислам университеты профессоры, Мөхәммәд пәйгамбәр с.г.в. нәселенең 41 нче буын вәкиле Мәхмүд Габдеррәззак Әс-Сәгъдидән район мәдәният йортында халык белән очрашуда. 11 декабрь -...

Бер-берегезне сөендереп яшәгез
- Мәүлид кичәсен ничек бәйрәм итәргә? - дип сорадылар 5 декабрь көнне Актаныш районына килгән мәртәбәле чит ил кунагы - Иорданиядәге Амман шәһәренең Халыкара ислам университеты профессоры, Мөхәммәд пәйгамбәр с.г.в. нәселенең 41 нче буын вәкиле Мәхмүд Габдеррәззак Әс-Сәгъдидән район мәдәният йортында халык белән очрашуда.
11 декабрь - Мәүлид кичәсе. 12 декабрь - Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.нең туган көне, вафат көне һәм һиҗрәт иткәндә Мәккәи-Мөкәррәмәдән Мәдинәи-Мөнәвәрәгә барып җиткән көне. Пәйгамбәребезнең тормышы, камил холкы һәр мөселман өчен өлге, үрнәк булып тора. Нәсыйхәтләре калебләребезне ныгыта, күңелләребезне нурлы итә. Хәдисләре гыйлемле булырга, сабырлыкка, юмартлыкка өйрәтә. Мәүлид кичәсендә догалар уку, тыңлау, дини мәҗлесләр корып салаватлар әйтү, хәер-догалар өләшү Пәйгамбәребез туган кичәне хөрмәт итү булып тора.
- Хәләл ризыклар белән мәҗлес корып, хәләл эшләр башкарып үткәрегез, - диде ул. - Мөхәммәд с.г.в. Коръәнгә нигезләнеп яшәгән. Мөселман кеше үзенең күркәмлеге белән башкаларны да үз артыннан ияртә. Бер-берегезгә шатлык-сөенечләр бүләк итеп яшәгез. Кешеләрне үзегездән биздермәгез. Динне катлауландырырга кирәкми.
Җәмигъ мәчетендә һәм район мәдәният йортында сөйләгән вәгазьләреннән соң, сорауларга җаваплар да бирде ул. Райондашлар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр үзенә. Дини гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны җырларга, биергә өйрәнүдән тыю дөресме, мөселман кешегә прививка ясау хәләлме, малны кем чалса, ите хәләл була, кибетләрдә сатылучы "Хәләл" тамгалы ризыклар чынлап та хәләлме - һәммәсенә дә Коръән аятьләреннән, хәдисләрдән мисаллар китереп, дәлилләп җавап бирде кунагыбыз. Очрашу тәмамланганнан соң да аның янына райондашларыбыз җыелды - сораулар күп иде. Гыйлемле, галим кешеләр белән очрашулар ешрак булсын иде дигән фикер әйтте райондашларыбыз.
Очрашуда Татарстан Президенты Аппаратының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент вәкиле, конфессияара мөнәсәбәтләр бүлегенең баш киңәшчесе Илдар Сәлахов та катнашты. Ул экстремизм һәм терроризм мәсьәләсенә хәзерге глобаль сәясәт ракурсында аңлатма биреп, мөселманнарга мәгънәле киңәшләрен җиткерде.
Мәхмүд Габдеррәззак Әс-Сәгъдинең дә экстремизмга карата үз фикерләре бар. Иранда яшәгәндә мәгънәсез фетнәләр барышында үзе дә зыян күргән. Туганын үтергәннәр. 5000нән артык шәкерте булган мәдрәсәсенә дә һөҗүм иткәннәр.
Биш ул, биш кыз үстергән ата буларак та фикерен белдерде кунагыбыз:
- Үзегезне үзегез тәрбияләгез, гыйлем алыгыз. Кеше үзенең холкын, тәрбиясен күркәмләтеп, фәрештә югарылыгына күтәрелә ала, киресенчә, инстинктлар буенча гына яшәп хайван түбәнлегенә дә төшә ала, - диде. - Үзегезне тәрбияләгәч, ныклы гаилә корыгыз, балалар үстереп, улыгызны да, кызыгызны да тормышта ялган диннәргә, секталарга кереп китмәслек итеп, үзе дөрес фикерли алырлык итеп тәрбияләгез.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев