Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ГЫЙНВАР АЕНА НӘТИҖӘ: 2022 елның беренче пар күгәрчене Чуракай авылына юл алды

Димәк, бу җирлектә туучылар арткан, үлем- китем аз булган, эш яшендәгеләр дә исән- сау. Алкоголь сатылышы түбәнәю, авыр гаиләләрдән арыну, балаларның тәрбияле, итәгатьле булуы да җирлекне алгы позициягә чыгарган.

25 форма- киңәшмәгә җитәкчелек иткән район башлыгы Энгель Фәттахов Чуракай авыл башлыгы Рафаэль Хәйдәровка тынычлык, бәрәкәт символын тапшырды.

Иң үрнәк җирлекләр исемлегендә 2 урында Мәсәде, 3 урында Такталачык җирлеге.

Бүген район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә 25 форма- киңәшмә узды. Авыл җирлекләренең тормышын анализлый торган сөйләшүдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нурлыева, район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев,  Киров авыл җирлеге башлыгы Илназ Мәгъдәнов чыгыш ясады. Пучы авыл җирлеге башлыгы Нияз Нуретдинов җирлектә алкоголь сатылу күләменең арту сәбәпләрен ачыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев