Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ГҮЗӘЛ МОСАБИРОВА: Актанышта туган, Германиядә укыган, Америкада эшли

“Эштә испан телендә сөйләшәм-сөйләшәм дә, телефонга әнидән татар телендә хат килә. Бу сүз татарча ничек була соң әле, дип берничә секунд уйлап торам. Башымда телләр кайвакыт шулай бутала”. Актаныш кызы Гүзәл Мосабирова 7 (!) тел белә. Безнең чор – чиксез мөмкинлекләр чоры. Ә Гүзәл ул мөмкинлекләрне тулы көченә куллана.

Элегрәк чит илгә бару ниндидер зур вакыйга булып саналса, хәзер Россия чикләрен күрше авылга барып кайткан шикелле генә чыгып йөрүчеләр бар. Чит илгә укырга яки эшләргә китүчеләр дә торган саен арта. “Ялкын”да шундый татар яшьләрен барлыйбыз.

Исеме: Гүзәл Мосабирова

Instagram: @guzelle.m

Туган җире: Актаныш

Хәзерге көндә: Американың Делавэр штатында

Сагына: Әнисе пешергән бәлешне

“Америка вирусын” эләктердем”

Тормышыңны чит ил белән бәйләү өчен иң элек, әлбәттә, чит телләр белән кызыксыну кирәк. Гүзәлнең чит телләр белән кызыксынуы Казандагы татар-төрек лицеенда укыганда башлана. Бу лицей турында ул очраклы рәвештә дус кызыннан белеп ала. 13 яшендә Гүзәл Актаныштан Казанга күченә. Монда ул төрек һәм инглиз телләрен тирәнтен өйрәнә башлый.

“Әти-әни белән Төркиягә ял итәргә баргач, төрекчә белгәнгә алар гел мине төрекләр белән сөйләштерә иделәр. Мин сөйләшә алгач – горурланалар, аларны сөендергәч – миңа рәхәт. Ул вакытта аңлап бетермәгәнмен: нәкъ менә шул хис телләр өйрәнүдә зур этәргеч булган”, – ди Гүзәл.

“Һәр әти-әнинең бурычы – үз баласына дөрес юл күрсәтү, дип уйлыйм. Минем әти-әниемнең бу барып чыкты”, – дип дәвам итә ул. Лицейда бер ел укыгач, үзенә әйтмичә генә әтисе Гүзәлне Лондонга җәйге мәктәпкә җибәрергә уйлый. Башта әллә ни барасы килмәсә дә, соңыннан тәвәкәлләргә була. Шулай итеп, җәй Лондонда уза. Инглизләр белән аралашу тел белү дәрәҗәсен үстерә. “Америка вирусын” шунда эләктердем”, – дип елмая Гүзәл.

Укыйсың килеп укый торган җир

Еллар үтә, Гүзәл “London is the capital of Great Britain” дәрәҗәсеннән күптән күтәрелә һәм 11нче сыйныфны бетергәч, барлык чыгарылыш сыйныф укучылары кебек, сайлау алдында кала. Эчтән генә укытучы булам дип йөргәндә, әти-әнисе аңа тагын юл күрсәтә: халыкара мөнәсәбәтләр юнәлешен сайларга. Университетта Гүзәл татар, рус, төрек һәм инглиз телләренә өстәп, немец һәм гарәп телләрен өйрәнә башлый.

“Без чит телләрне генә түгел, ә чит мәдәниятләрне дә өйрәнәбез. Безнең юнәлештә телләр белү генә җитми, чит мәдәниятләр белән дә таныш булу һәм аларны аңлау кирәк. Мәсәлән, кешеләр ял итәргә бара, ә барган илнең мәдәнияте турында берни белми. Анда нәрсә эшләргә ярый, нәрсә ярамый… Мәдәниятләр бәрелешү аркасында күп конфликтлар барлыкка килә. Шуңа күрә мәдәниятләрне тел белгечләре генә түгел, ә бар кеше дә белсен иде”, – дип сөйли Гүзәл.

Тырышкан табар, дип юкка гына әйтмиләр бит инде. Өченче курста укыганда язмабыз герое зур конкурста җиңеп, грант ота. Шулай итеп, Гүзәл кабат чемоданнар тутыра. Бу юлы – Германиягә! Үз белгечлеге буенча бер семестр шунда укый ул.

“Германиядә укуның иң ошаган ягы уку системасы үзе булды: анда укыячак фәннәрне үзең сайлыйсың!” (Аңлап бетермичә күзләремне зурайтып, Гүзәлгә карыйм – И.Ш.) “Әйе-әйе, үз юнәлешең буенча сиңа фәннәр тәкъдим итәләр һәм син шулар арасыннан үзең теләгәннәрен сайлап аласың. Сиңа “просто кызык” булган фәннәрне дә өйрәнү рөхсәт ителә. Ә имтиханнар бирер вакыт җиткәч, кайсы фәннәрдән имтихан тапшырасыңны шулай ук үзең сайлыйсың. Имтихан тапшырмаган фәннәр үзең өчен генә булып кала”. Менә ичмасам! Бездәге кебек журфакка кереп, физикадан имтихан тапшырып йөрмиләр инде.

Германиядә читтән килгән һәр студентның тандем-партнеры була икән. Татарча әйткәндә, тандем-партнер – сиңа укуыңда ярдәм итүче Германия студенты ул. “Фәннәр сайларга кушкач, мин Россия студенты расписаниесендәге кебек 7-8 фән сайладым. Ә бу бер көнгә 4-5 пара дигән сүз. Тандем-партнерым моны күреп шок хәлендә калды һәм Германиядә алай булмавын әйтте”, – дип дәвам итә Гүзәл. Кыскасы, немецлар студентларның башын 100 төрле фән белән катырмый. Алар берничә генә фәнне, әмма аларны яхшы итеп өйрәнү яклы. Дәресләр артык күп булмагач, буш вакыт та күбрәк. Шуңа күрә Гүзәл уку белән бергә эшләргә дә өлгергән.

Реклама

“Паралар ничек уза соң?” – дип кызыксынам: “Дәресләргә кадәр берничә көн кала һәр студентка логин һәм пароль бирелә. Аларны җыеп, махсус сервиска керәсең, ә анда сине дәрестә узачак темага материаллар көтә: конспектлар, презентацияләр һ.б. Нәтиҗәдә син дәрескә барысын да белеп киләсең, ә укытучы белән ул белемнәрне ныгытасың гына”.

“Россиянең белем системасын яманлап әйтүем түгел, гомумән, тормышта чагыштырулар кайвакыт урынсыз. Әмма Германиядә укыйсың килеп укыйсың. Беренчедән, бу фәннәрне син үзең сайладың һәм шуңа күрә алар сиңа кызыклы. Икенчедән, Германия укытучылары студент дәрескә йөрми дип борчылмый. Анда студентлар ирекле. Әгәр ул фән студентка кирәк икән – ул анда йөри, йөрми икән – бу аның үз эше”, – дип сөйли Гүзәл.

Фәннәрне һәр студент үзе сайлагач, Германиядә төркемдәшләр төшенчәсе дә юк икән. Һәр фәнне укыганда аерым төркемнәр барлыкка килә. Ә шартлар чит ил киноларында күрсәтелгәнчә, ди. Бөтен җирдә wi-fi, заманча җиһазлар, китапханәләрдә хәтта ашарга сатып алып була…

“Татар кызы булуым белән горурлану өчен, Америкага китәргә кирәк булган”

Гүзәл чемоданнарына хәл алырга да вакыт бирми. Хәзерге көндә ул Американың Делавэр штатында. Анда ул бу җәй азагына кадәр булачак.

“Work and Travel” программасы турында ишетеп булса да беләсездер. Программа студентларны җәйге каникуллар вакытына Америкада эш белән тәэмин итә. Барлык эшләр дә хезмәт күрсәтү өлкәсеннән. Килешенгән вакытны эшләгәннән соң, теләге булганнар Америка буйлап сәяхәт итә ала. Гүзәл дә Америкага “Work and Travel” аша китә. Бу инде аның әлеге программада икенче тапкыр катнашуы.

Беренче тапкыр Гүзәл Американың Монтана штатында эшләгән. Монтана Канада белән чиктәш: анда таулар, салкынча, хәтта июльдә дә кар явып китәргә мөмкин икән. Гүзәл Монтанада кунакханәдә эшләгән. Бу штатта аны кешеләрнең бик мәрхәмәтле булуы шаккаттырган. “Башкалардан читтәрәк яки берүзең утырып торсаң, бер таныш булмаган кеше килеп синең хәлеңне сорап китә”, – ди ул. Анда җитәкче һәм хезмәткәр арасында бернинди киртәләр юк икән. Җитәкчеләр белән бергә эшлиләр дә, ял да итәләр. Шулай ук бу штатта табигатьне бик нык саклыйлар ди.

Без күрешеп сөйләшкәндә Гүзәл әле Казанда иде, интервьюны әзерләгән вакытта гына ул Делавэрга очты. Анда Гүзәл мексика ресторанында эшли һәм испан телен өйрәнә. “Монда Монтанага караганда кешеләр бераз кырысрак. Делавэр Американың бөтенләй башка ягында. Монтанада таулар булса, монда океан һәм җылы һава торышы”, – ди Гүзәл ике штатны чагыштырып.

“Америкада мине тагын гаилә мөнәсәбәтләре гаҗәпләндерде: 18 яшь тулгач, һәр кеше әти-әнисе өеннән чыгып китә. Укыймы ул, эшлиме – мөһим түгел, әмма туган йортыннан чыгып китә. Әти-әнисе аңа материаль яктан ярдәм итүдән дә туктый. Кунакка килсәң дә бер атнадан да озаграк тора алмыйсың. Мин моны беренче тапкыр ишеткәч, шок хәлендә калдым, әмма аннары кабул иттем. Үземнең татар кызы булуым белән горурлану өчен Америкага барырга кирәк булган: бездә гаиләнең кыйммәте бар, безгә гаиләдә җылы. Ә америкалыларда ул юк. Интервью башында чит мәдәниятләр турында әйткән идем бит? Менә аларның мәдәнияте шундый. Һәм безнең аны тәнкыйтьләргә хакыбыз юк”, – дип сөйли Гүзәл.

Аның сүзләренчә, Америка яшьләре 18 яшьтә үк зурлар тормышы башлагач, безнең ил яшьләреннән җитди булмаулары белән аерыла. Алар көн саен үзләре теләгәнне эшли һәм ул бик үк яхшы гамәлләр булмаска да мөмкин. Америка яшьләрендә нәрсә өчендер дип акча җыю гадәте дә юк икән, “от зарплаты до зарплаты” яшиләр. Ә хезмәт хаклары яхшы, ди. Мәсәлән, “Work and Travel” студентларына акча ике атна саен бирелә. Гадәттә, бер сәгатькә 9 доллардан 14 долларга кадәр. Бу 10 долларга 7 сәгать эшләсәң дә безнең акча белән 4500 сум тирәсе дигән сүз. Америкага бер килгән яшьләрнең ни өчен анда калырга теләгәнен аңларга була.

Акчам булса…

Гадәттә, чит ил турында уйланырга күпләргә финанс мәсьәләләре комачаулый. “Акчам булса, мин дә барыр идем” – таныш сүзләр, шулай бит? Гүзәлнең бу хакта фикере болайрак: “Әлбәттә, бер тиен дә чыгармыйча чит илгә укырга яки эшләргә китеп булмый. Мәсәлән, “Work and Travel” программасы якынча 200 мең тора. Бу аз акча түгел, әмма программа вакытында 200 меңнән күбрәк тә акча эшләргә мөмкин. Минем 3-4 эштә эшләп 12 мең доллар җыйган кешеләр турында ишеткәнем бар. Ә бу тагын 4 тапкыр “Work and Travel” программасын алырга җитәрлек акча”.

Чит илдә уку яки эшләү кешегә акча гына түгел, тел белү, яңа дуслар, тормыш тәҗрибәсе дә бирә. Үзеңне сыныйсың килсә, сәяхәткә чык, диләр бит. Гүзәл дә чит илдә яшәүнең авыр яклары булуын яшерми. Әмма алар тиз онытыла, ди ул: “Кешеләр медальнең бер генә ягын күрә. Документлар җыю, яңа мәдәнияткә ияләшү, әти-әнидән еракта булу… Берсе дә җиңел түгел инде. Әмма бу – үзем сайлаган юл. Димәк, барысы да үземнең кулда!”


Гүзәлне 7 тел белә дип язган идем бит? Язмада аларның барысы да телгә алынды. “Күбрәк тел белгән саен яңасын өйрәнү җиңелрәк”, – ди Гүзәл. Ә язмага ул сөйләгәннәрнең бик аз өлеше генә керде. Шуңа күрә үзегез барып күрү яхшырак булыр – чемоданнар эшсез тормасын!

Илгиз Шәкүров

Фотолар Гүзәл Мосабированың шәхси архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X