Актаныш

Гүзәл Удачина балаларга «Ал җилкәннәр» повестеннән өзек укыды

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина «Балаларга бергәләп укыйбыз» республика акциясенә кушылды.

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина 25 майда башланган «Балаларга бергәләп укыйбыз» республика акциясенә кушылды. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ул Александр Гринның «Ал җилкәннәр» әсәреннән өзек укыды.

Акциягә беренчеләрдән булып Татарстан мәгариф һәм фән министрлы Рәфис Борһанов кушылды. Ул Габдулла Тукайның «Шүрәле» әсәрен татар телендә укыды.

Реклама

Әлеге чарага теләге булган һәркем кушыла ала. Моның өчен 1 минутлык видео яздырып, инстаграм һәм ВКонтакте челтәрләрендә 20 августка кадәр #читаемдетямрт хэштэгы белән куярга кирәк.

Иң яхшы эшләр «ТР Балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Татарстанда бала хокуклары буенча вәкил призлары белән бүләкләнә.

 https://tatar-inform.tatar/news/culture/27-05-2020/g-z-l-udachina-balalarga-al-ilk-nn-r-povestenn-n-zek-ukydy-5745598

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: