Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Гүзәл Удачина: Балаларның хокукларын яклау беркайчан да Конституция дәрәҗәсенә күтәрелмәде

ТР балалар омбудсмены илнең Төп Законында традицион гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү өстенлеген беркетүнең мантыйклы булуына басым ясады.

РФ Президенты тарафыннан Конституциягә тәкъдим ителгән төзәтмәләр балаларны һәм гаиләләрне яклау өстенлеген иң югары дәрәҗәдә беркетергә мөмкинлек бирә. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына мондый фикерне Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, Конституциягә төзәтмәләр бала һәм балалы гаиләләрнең хокукларын яклау күзлегеннән мөһим һәм әһәмиятле.

“Иң мөһим өлешләрнең берсе - балаларның Россия дәүләт сәясәтенең өстенлекләреннән берсе булып торуы турындагы нигезләмәнең Конституция нормасы сыйфатында билгеләнүе", - диде Удачина.

Ул өстәп әйткәнчә, Төп закон формулировкалары артында илдә инде берничә ел бара торган процесслар тора. Сүз балачакны яклау мәнфәгатьләрендә сәясәт алып бару турында.

«Мондый хәнеңл булганы юк иде әле, бу – мәсьәләне ил Конституциясе дәрәҗәсенә күтәрү. Соңгы унъеллыкта бездә балачак мәсьәләләренең әһәмияте кискен артты», - дип сөйләде Удачина һәм процессның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр институтын гамәлгә кую вакытында ук башлануын өстәде.

Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда Россия җәмгыятендә бала хокуклары, гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү, шулай ук аерым балалар турында кайгырту белән бәйле мәсьәләләр даими тикшерелде.

«Иң мөһиме – бу мәсьәләләр, чыннан да, хәл ителә. Һәм Конституциядә әлеге өстенлекләрне беркетү мондый сәясәтнең мантыйклы дәвамы булып тора", - дип фикерләре белән уртаклашты Гүзәл Удачина.

Tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев