Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Гүзәллек илендә

Көннәр салкын торса да, чәчәкләрнең әле шау чәчәктә утырган мәле. Матур-матур, төрледән- төрле чәчәк үстерүчеләргә инде ияләнеп беттек. Хәзер исә арада ишек алларын, ихата тирәләрен әкият иленә әйләндерүчеләр дә артканнан-арта бара. Аскы Актанышта яшәүче Дания Мухеева әнә шундыйлардан. Дания апаның ихатасына килеп кергәч, бер мизгелгә кая карарга белмичә аптырап торасың....

Көннәр салкын торса да, чәчәкләрнең әле шау чәчәктә утырган мәле. Матур-матур, төрледән- төрле чәчәк үстерүчеләргә инде ияләнеп беттек. Хәзер исә арада ишек алларын, ихата тирәләрен әкият иленә әйләндерүчеләр дә артканнан-арта бара. Аскы Актанышта яшәүче Дания Мухеева әнә шундыйлардан.
Дания апаның ихатасына килеп кергәч, бер мизгелгә кая карарга белмичә аптырап торасың. Чөнки биредәге матурлык күз явын алырлык. Кулланганнан соң, тузган, чүплеккә чыгарып ташлардай әйберләрне ул әллә нинди геройларга әйләндергән. Бакчасының һәр почмагы аерым бер патшалыкны хәтерләтә. Биредә коры күлне дә, гөмбәләрне дә күрергә була. Бер генә әйбер дә әрәм булмаган. Агач кисәкләре пошига әйләнгән, черегән алмагач төбе ләкләкләргә оя кору өчен менә дигән биеклекне тәшкил иткән. Ләкләкләрен исә үзе җептән бәйләгән. Бер урында кечкенә генә чып-чын күл хасил булган. Анда камыш та үсә, тере
балыклары да йөзә.
- Күптән кызыгып йөри идем, узган ел шушындый кечкенә генә машина да эшләп куйдым әле, - дип елмайды Дания апа, үзенең сәнгать әсәренә ымлап. - Оныклар рәхәтләнә шунда уйнап.
Кешеләргә рәхәтлек тудыру аның, мөгаен, канына сеңгәндер. Югыйсә, балалар күңелен күрәм дип, бу кадәр тырышмас иде. Шул нәниләр өчен ясап куйган кечкенә өй, аның тирәсендәге төрле уенчыклар, "карандаш" формасына китереп эшләнгән коймаларны күргән һәркем соклануын белдереп баш селки. Оныклары белән килеп, рәхәтләнеп ял итеп китүчеләр дә бихисап. Ә аларга Дания апа шат кына.
- Теләге булган һәркем килсен, ял итсен, әгәр теләкләре булса, ничек эшләргә икәнлеген дә өйрәтәм. Шушылай матурлыкны тудыручылар күбрәк булган саен, рәхәтрәк бит, - ди ул.
Сүз дә юк, шулай. Ләкин моның өчен вакыт та, көч тә кирәк. Бу хакта сорагач, хуҗабикәнең күзләре үк очкынланып китте.
- Эштән арып-алҗап (ул үзе полиция бүлегендә җыештыручы булып эшли) кайткач, шушы бакчага чыксам, барлык аруларым онытыла. Бер эшли башласам, бетерәм-бетерәм дип тырышам. Авырракларын эшләргә тормыш иптәшем дә булыша.
Шушы һәрбер ясалган әйбер тирәсен матур-матур чәчәкләр әйләндереп алган. Чәчәкләр үстерү белән инде ул бик күп еллар шөгыльләнә. Быел да 70тән артык төрле чәчәк утыркан. Араларында ниндиләре генә юк. Һәрберсе чәчәк атып, үзгә бер ямь биреп утыра. Апрель урталарында ук үсентеләрен утырта башлый уңган хуҗабикә. Аларны кадерләп-карап, тәрбияләп тора. Вакыты җиткәч, бакчасына күчерә. Аларны бер-берсе белән чиратлаштырып, урыннарын сайлап утырта. Араларында арка ролен үтәүчеләре дә бар. Дөрестән дә фантазияңне эшкә җиксәң, иренмәсәң, әллә ниләр тудырып була.
- Боларны ясау идеясе башыгызга каян килә соң? - дим Дания апага.
- "Мең дә бер киңәш" дигән журнал ала башладым. Аннан карыйм. Интернетта да бар. Кайберләрен үзем уйлап йөрим. Менә бу чеби оясына рәсем ясарга күптән хыяллана идем. Төрле мультфильм геройларын берләштереп, үзенә күрә бер әкият иле хасил итәргә тырыштым. Хәзер янындагы стенага төрле шешә бөкеләреннән сурәтләр ясарга җыенам. Бөкеләрен ике ел җыйдым инде.
Хатын-кызның эше тавык чүпләсә дә бетми бит ул. Болар өстенә бакчасындагы яшелчәсен, җиләк-җимешен дә карарга, ашарга пешерергә, юарга, җыештырырга кирәк. Дания апа иң элек яшелчә, җиләк-җимешләрен карый да, соңыннан үзенең яраткан эшенә керешә.
- Ашарга пешерү, юыштыру, җыештыруларын төнлә, караңгы төшкәч башкарам. Барысына да җитешәм, Аллага шөкер, - ди ул. - Иң мөһиме, Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын.
Киләчәктә дә Дания апаның ихатасы шушылай матурлыкка төренеп утырсын, яңадан-яңа иҗат уңышлары юлдаш булсын. Ә бу гүзәллекне үз күзләре белән күрергә теләүчеләр Дания апаларга рәхим итсен.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

{mpremote}https://youtu.be/bD8rhM9o3I0{/mpremote}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев