Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Гүзәлләрнең гүзәле

Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә - кеше гомере. Дөньяга аваз салган минуттан соң күпме гомер үткәнен дистәләгән еллар билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен, адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен,...

Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә - кеше гомере. Дөньяга аваз салган минуттан соң күпме гомер үткәнен дистәләгән еллар билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен, адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен, яшәгән гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар нинди булган, гомер көзләренә кергәндә, җимешләр инде өлгергәнме? Менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың...
Актаныш башлангыч белем бирү мәктәп-бакчасында пешекче булып эшләүче Гүзәл Хадимулла кызы Сәхаутдинова 1 гыйнварда үзенең гомер бәйрәме - 55 яшен каршылый.
Күңеле матур һәм һәрчак яшь бу ханым каршында еллар да көчсез. Ул һаман сөйкемле, тынгысыз, энергиясе ташып тора, күңеле дә һәрчак яшь аның. Киң күңелле хезмәттәшебез, әнә шулай, кеше хакын үзенекеннән дә алда куеп, башкаларга, бигрәк тә туганнарына, дусларына ярдәм итәргә атлыгып тора. "Авырып китсәк тә, авыр хәлдә калсак та, Гүзәл апабыз иң беренче булып ярдәмгә килеп җитә, ничек тә хәлебезне җиңеләйтергә тырыша, киңәшләрен бирә, җор телле булуы белән күңелебезне күтәрә", - диләр туганнары аның турында.
"Гаиләдә тормыш иптәшеңне, балаларыңны тәмле ризык пешереп сыйлый алу - ярты бәхеттер ул," - ди Гүзәл апа. Гаиләсендә тормыш иптәше Финат абыйга кадерле хатын, улларына һәм киленнәренә яраткан әни, оныкларына сөекле дәү әни ул. Кечкенәдән үк, ир туганнар арасында үскәнгәме, тормышчанлык, җитезлек, уңган-булганлык хас аңа. Кулыннан килмәгән эше юк. Нинди генә эшкә тотынса да, һәр эшен ахырына кадәр җиткерә. Гомере буе пешекче булып эшләгән әлеге ханымны Актанышта белмәгән кеше юктыр, чөнки ул кызыл туйларга, юбилейларга, бәйрәмнәргә өеп-өеп чәкчәген, гөбәдиясен, пирогын - һәммәсен уңдырып пешереп бирә. Безне дә камыр ашлары пешерү серләренә өйрәтә ул.
Гүзәл апа! Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын. Сәламәтлеккә туенып, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, пар канатлы булып, бәхетле озын гомер кичер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев