Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

"Халык контроле" чүплекләрне юкка чыгарырга ярдәм итә

Республиканың битараф булмаган кешеләре Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталын, шул исәптән "Халык контроле" системасын актив куллана. Гыйнвар башыннан экологик хәлгә битараф булмаган республика халкыннан "Чүплек" категориясенә 600 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы кулланучыларының мөрәҗәгатьләре су саклау зоналары, бакчачылык ширкәте, гараж кооперативлары, шулай ук урман тирәсендәге чүплекләргә кагыла. Әлеге категория...

Республиканың битараф булмаган кешеләре Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталын, шул исәптән "Халык контроле" системасын актив куллана. Гыйнвар башыннан экологик хәлгә битараф булмаган республика халкыннан "Чүплек" категориясенә 600 мөрәҗәгать килеп ирешкән.
Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы кулланучыларының мөрәҗәгатьләре су саклау зоналары, бакчачылык ширкәте, гараж кооперативлары, шулай ук урман тирәсендәге чүплекләргә кагыла.
Әлеге категория буенча гариза калдыру өчен чүплек урнашкан тирәлекне фотосурәткә төшерергә кирәк. Алар башкаручы идарәгә әлеге күрсәтелгән җирлекне табарга һәм чүплекне юк итәргә ярдәм итәчәк.
Бу категория буенча мөрәҗәгатьләр чишелешен Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы контрольдә тота, ә чүплекләрне юк итү буенча җирле үзидарә органнары шөгыльләнә.
ТР Мәгьлүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев