Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Халык контроле” – халык ышанычын яулаган система

2012 елдан бирле эшләп килгән "Халык контроле" системасы аша республика халкы турыдан-туры хакимияткә мөрәҗәгать итә ала. Алай гына да түгел: татарстанлылар бу проблемаларның ничек хәл ителгәнлеген күзәтеп тә тора. Дүрт елга якын вакыт эчендә бу системага 78 меңгә якын мөрәҗәгать килгән, аларның 61 меңе хәл ителгән. - Хакимиятнең халык алдында...

2012 елдан бирле эшләп килгән "Халык контроле" системасы аша республика халкы турыдан-туры хакимияткә мөрәҗәгать итә ала.
Алай гына да түгел: татарстанлылар бу проблемаларның ничек хәл ителгәнлеген күзәтеп тә тора. Дүрт елга якын вакыт эчендә бу системага 78 меңгә якын мөрәҗәгать килгән, аларның 61 меңе хәл ителгән.
- Хакимиятнең халык алдында ачык булуы - һәрбер дәүләтнең нигезендә булган принцип. Безнең республикадагы "Халык контроле" системасы - хакимият һәм халык арасындагы үзара элемтә булдыру инструменты. Мондый мисалны Россиянең бер генә төбәгендә дә табып булмый. Татарстанда яшәүче һәр кеше теләсә нинди түрәгә үз соравы яки проблемасы белән мөрәҗәгать итә алсын өчен эшләнелгән заманча ысулны без беренчеләрдән булып гамәлгә кертүчеләр,
"Халык контроле", чыннан да, кешеләрнең ышанычын яулады. Шактый уңайлы булганлыктан, ул халык арасында популяр. Бүген әлеге система тәҗрибәсе Россиянең башка төбәкләренә дә кертелә башлады. Хәер, бу системаның нигезен республиканың төрле ведомстволарында кулланып була.
2015 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда, быел "Халык контроле" системасына килгән мөрәҗәгатьләр саны 7 меңгә арткан. Хәл ителгән мөрәҗәгатьләрнең саны да 2 процентка үскән. "Халык контроле" системасында территорияләрне төзекләндерү һәм муниципаль юллар торышы әлегәчә иң популяры булып кала бирә. Юл хәрәкәтен оештыру, торак-коммуналь хезмәтләр, җәмәгать транспорт категорияләре буенча да татарстанлылар тарафыннан шактый хәбәр килә икән.
Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе һәм Дәүләт торак инспекциясенең күрсәткечләре шактый югары. Бу өлкәләр буенча мөрәҗәгатьләр дә, аларны башкару да югары дәрәҗәдә.
Әлбәттә, "Халык контроле" системасында теркәлгән мөрәҗәгатьләрне карап, аларның ничек хәл ителүен тикшереп тә торалар. Моны Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил башкаруы системаның тагын да әһәмиятле булуын күрсәтә. Контрольдә тотучы булгач, муниципаль берәмлекләрдәге кыңгыр эшләр дә күзгә күренә. Мисал өчен, атна саен 30га якын кире кагылган мөрәҗәгать яңадан карауга кайтарыла икән.
чыганак: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/60825-"halyik-kontrole"---halyik-yishanyichyin-yaulagan-sistema.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев