Актаныш

Халык, өлкәннәр турында кайгыртып...

"Актаныш таңнары" газетасының 2016 ел, 13 гыйнвар санында журналист Ләйсән Тимерованың "Өлкәннәр үрнәк күрсәтә" дигән, күңелгә ятышлы, әһәмияткә ия мәкаләсе урнаштырылган иде. Аны укып чыккач, миндә дә кайбер фикерләр туды. Районыбызда яшәүче сугыш һәм тыл ветераннары турында кайгыртып, күп кенә дәүләт оешмалары хезмәт күрсәтә. Шушы оешмалар эшчәнлегенә карата райондашларыбыз күңелендә...

"Актаныш таңнары" газетасының 2016 ел, 13 гыйнвар санында журналист Ләйсән Тимерованың "Өлкәннәр үрнәк күрсәтә" дигән, күңелгә ятышлы, әһәмияткә ия мәкаләсе урнаштырылган иде. Аны укып чыккач, миндә дә кайбер фикерләр туды.
Районыбызда яшәүче сугыш һәм тыл ветераннары турында кайгыртып, күп кенә дәүләт оешмалары хезмәт күрсәтә. Шушы оешмалар эшчәнлегенә карата райондашларыбыз күңелендә туган аерым фикерләрне газета укучыларга да җиткерәсем килде.
Эшкә җаваплы караш
Район социаль яклау бүлеге эшчәнлеге турында төрле яклап уңай хәбәрләр ишетелеп тора. Җитәкче булып тәҗрибәле, тапшырылган эшкә җаваплы караучы Ойгөл Мирзашәрипова эшли. Узган ел ахырында районга республика сугыш ветераннары советы рәисе, генерал-майор Әхәт Юлашев килде. Ул социаль яклау бүлегендә район ветераннар оешмасы активы белән очрашты. Генерал оешма эшчәнлеге белән танышып, аңа югары бәя бирде, рәхмәтләрен әйтте. Шунда: "Сугыш ветераннары арасында хатын-кызлар бармы?" - дип сорап куйды. Җитәкче: "Бар, өч кеше, Күҗәкәдән - Нурфика апа, Пучыдан - Халисә апа, Актаныштан - Җәмилә апа", - дип җавап бирде. Генерал бу җавапка соклануын яшермәде.
Әйтергә кирәк, район пенсия фондының да эшчәнлеге аерым игътибарга лаек. Пенсияләрне үз вакытында алабыз, өйгә үк китереп бирәләр.
Районыбызда дәүләт оешмалары белән беррәттән, җәмәгатьчелек башлангычында эшли торган район ветераннар советы, авыл җирлекләрендә ветераннар оешмалары бар. Алар өлкәннәр турында төрле яклап кайгыртуда зур көч булып торалар. Район хакимияте дә аларның эшчәнлегенең әһәмиятен аңлап, эшләре белән якыннан танышып, аларга таянып, булышлык күрсәтеп эшли.
Миңа Усы җирлеге ветераннар оешмасы эшчәнлеге белән танышырга туры килде. Оешма белән күп еллар укыту-тәрбия эше белән шөгыльләнгән, тәҗрибәле, эшкә җаваплы карый торган, үзе дә хезмәт ветераны Габдулла Әхмәтгалиев җитәкчелек итә. Эш урыннарына керсәң, чисталык, пөхтәлек, тәртип күзгә ташлана. Яхшы җиһаз урнаштырылган. Тиешле барлык эш кәгазьләре булдырылган. Эш планы нык уйланып, бай эчтәлек белән, пөхтә итеп эшләнгән. Ирексездән, Габдулладан:
- Болай пөхтә итеп эшләргә кем ярдәм итә? - дип сорадым.
- Кирәк булганда, бер дә авырсынмыйча, җирлек советы секретаре Ландыш Закирова ярдәм итә. Аңлашып, ярдәмләшеп эшлибез, - диде.
Ярдәмләшеп эшләгән эшнең генә нәтиҗәсе отышлы була шул. Соңгы елларда миңа бу җирлектә булырга туры килмәгән иде. Элекке еллар белән чагыштырганда, Усы, Качкын авыллары уңай якка үзгәргәннәр, күп матур йортлар барлыкка килгән, тимер коймалар тотылган, башка корылмалар төзелгән. Халык моңа бик рәхмәтле.
Район ветераннар советы утырышында Иске Кормаш ветераннар оешмасының, аның җитәкчесе Хәния Сәлахованың эшчәнлеге дә югары бәяләнде, аларның эш тәҗрибәсен башка оешмаларга үрнәк буларак файдаланырга киңәш ителде.
Игелекле эшнең иртәсе-киче юк
Тормышта бер бик әһәмиятле фактор бар. Кешеләр бер-берсе белән аңлашып, ярдәмләшеп яшәсәләр, эшләсәләр, һәрьяклап отышлы. Районыбызда моңа мисалларны күп китереп була.
Шәрип авылында бик булдыклы Дүнә Харисова бар иде. Ул күп еллар сөт ташу машинасында шофер булып эшләде. Көндез дә, төнлә дә хәрәкәттә булды. Еш кына машинасы "ашыгыч ярдәм күрсәтү" машинасына әйләнде, вакыт белән хисаплашмады, авылдашларын хастаханәгә илтеп куйды, алып кайтты. Аны бик тә сагынып искә алалар.
Киров исемендәге совхозда, "Чишмә" колхозында күп еллар дуңгыз караучы булып эшләгән Зөлфирә Каһирова, Антонида Пугачева, "Коммунизмга" колхозында озак вакытлар сыер сауган Тәхия Кәшбразыеваның эш үрнәкләре, яшьләрне өйрәтүләре, аларга ярдәм кулы сузулары игътибарга лаек, кешелеклелек сыйфатларының югары булуын күрсәтә.
Күп кенә хуҗалык җитәкчеләренең эш алымнарында, халыкка мөнәсәбәтендә алар турында кайгырту ачык чагылыш таба. Элекке "Кызыл көч" колхозында 28 ел җитәкче булып эшләгән, партиянең ХХII съезды делегаты, Ленин ордены кавалеры, хуҗалыкның икътисадын югары дәрәҗәгә күтәргән, социаль мәсьәләләрне уңай хәл иткән Гадел Сәлахетдинов халык арасында зур хөрмәт, ихтирам казана. Беркөнне аннан:
- Гадел Касыймович, Әлем халкын үзенчәлекле, диләр, шулай булса да, сезне хөрмәт һәм ихтирам итәләр, аның сере нәрсәдән гыйбарәт? - дип сорадым.
- Кешене үзең белән тиң санарга, яхшы мөнәсәбәттә булырга, булдыра алганча ярдәм кулы сузарга тырышырга кирәк, - дип җавап бирде ул.
Шулай ук, элек районыбызда күп еллар хуҗалык җитәкчеләре булып эшләгән, халык өчен кайгырткан, аларның хөрмәтен яулаган, Пучыдан Миргаяз Замановны, Богадыдан Кәрам Гариповны, Уразайдан Инсаф Камалетдиновны, "Сельхозтехника"да озак еллар эшләгән, территориясендә халык өчен бөтен уңайлыклары булган "шәһәр" салган Имаметдин Билалетдиновны һәм башкаларны сагынып искә алалар.
9нчы ПМК җитәкчесе Әбугали Шакиров турында да күп җылы сүзләр ишетелә. Янына төрле сораулар белән еш киләләр. Күзәтеп утырганым бар: ул аларны ачык йөз белән каршы ала, сорауларын уңай хәл итәргә тырыша. Аның кешелеклелек сыйфатларын хәтта күрше республикаларда да беләләр, аның белән якын элемтәдә торырга тырышалар.
Якташыбыз, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең җитәкчелек итү алымнары, кешелеклелек сыйфатлары турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша еш ишетергә туры килә. Ул - дөнья күләмендә танылган шәхес. Мин үзем дә төрле эшләр башкарып, күп еллар аның җитәкчелегендә эшләдем. Эш вазифасына бәйләнгән катлаулы сораулар белән дә, шәхси мәсьәләләр буенча да мөрәҗәгать итәргә туры килде. Ул һәрвакыт аларны уңай хәл итү ягында булды. Боларның барысы да аның эшлеклелек, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын күрсәтә торган ачык дәлилләр.
Сабыр төбе - сары алтын
Кешеләр өчен бик тә мөһим тагын бер хакыйкатьне искә төшереп үтәм. Күп вакыт кешеләр бернинди нигезсез бер-берсен гаеплиләр, начарлык телиләр. "Әби патша" Екатерина IIнең (1762-1796 елларда идарә иткән) акыллы сүзләре бар. Ул: "Иң начар хата - түземсезлек", - дигән. Бу сүзләрне истә тотарга кирәк.
Җыйнап әйткәндә, районыбызда халык турында кайгырту буенча төрле юнәлешләрдә күп эшләр башкарыла. Киләчәктә дә ярдәмләшеп, бер-беребезгә яхшы мөнәсәбәттә булып яшәргә язсын.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: