Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Халык синоптигы” фаразы: Матур җәй көтмәгез, авыр ел килә. Юрарга да ярамый, әмма бер-ике хәвеф күренә...

Һава торышы кеше холкы кебек хәзер, биш минут саен үзгәрә. 1 майдагы 25 градус эсселеккә түзә алмыйча чишенеп аттык та, ике-өч көннән кабат кышкы куртка кирәк булды. Май кояшы әле дә сөендерми, җиле өтеп ала, урамга чыгарга кот оча. Бу хәлләр кайчанга кадәр дәвам итәчәк? Эссе көннәр кайчан җитә? Шуларны...

Һава торышы кеше холкы кебек хәзер, биш минут саен үзгәрә. 1 майдагы 25 градус эсселеккә түзә алмыйча чишенеп аттык та, ике-өч көннән кабат кышкы куртка кирәк булды. Май кояшы әле дә сөендерми, җиле өтеп ала, урамга чыгарга кот оча. Бу хәлләр кайчанга кадәр дәвам итәчәк? Эссе көннәр кайчан җитә? Шуларны белешү өчен Арча районы Кәче авылында яшәүче "халык синоптигы" Рәсим абый Солтановка мөрәҗәгать иттек.
Рәсим абый һава торышын 1970 елларда, колхоз рәисе булып эшләгәндә күзәтә башлый. Юраулары юш килә. Шуңа микән, аның сүзе Казанга да килеп җитә хәтта. Рәсим абый әйтүенчә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ел саен язгы һәм көзге кыр эшләре алдыннан аның белән киңәшләшкән. "Маратның әтисе белән дә дус яшәдек. Ел саен мөһим эшләр алдыннан Марат миңа шалтырата иде", - диде ул.
Рәсим абый эссе җәйгә өмет багламый. Моңа Хут суыгының булмавы сәбәпче.
-Хут суыгы 8 февральдән 19 мартка кадәр дәвам итәргә тиеш иде. Шул аралыкта һава торышы минус тамгасы белән 30-35 градустан ким булырга тиеш түгел. Әмма булмады ул. Мин табигатьне күзәтә башлаганнан бирле хут суыгының булмый калуын хәтерләмим. Ә менә бабайлар сөйләгәне истә. Бу суыклар булмый калса, алар һәр көнне шөбһәләнеп көтә иде. Юрарга да ярамый, әмма бер-ике хәвеф күренә, - ди ул.
Рәсим абый сүзләренчә, 19 апрель барлык сынамышларга нәтиҗә ясый. Бу көнне күк йөзендә тыш бияләй кадәр болыт күренергә тиеш иде. Ә быел күкне кургаштай болытлар каплаган. Бу исә - яңгырлы җәйгә ишарә.
-Чәчүгә, бакча эшләренә һәм бәрәңге утыртырга берән-сәрән матур көннәр булу - Ходайның рәхмәте. Быел яңгырлы, дымлы җәй көтелә. Урып-җыюга да аяк чалачак ул. Мондый дымлы һава торышы ноябрь башына кадәр саклана, - ди Рәсим абый.
Табигатьне күзәтеп, булачак уңыш турында да белергә мөмкин. Әйтик, узган ел кура һәм җир җиләге мулдан булды. Димәк, көздән чәчеп калдырган культураларга өмет зурдан. Ә язгы культураларның ни дәрәҗәдә җитешәсен имән чикләвеге әйтә. Имән агачының кайсы ягында чикләвек күп, шул як районнарда уңыш уңа, чикләвек аз булган якта уңмый. Рәсим абый төгәл районнарны әйтә алмады, чөнки, авырып торгач, "посадка"га барып, моны сыный алмаган. Улларын кайтуын көтә.
-Гадәттә, Татарстанда июньнең беренче атнасыннан соң кыраулар чигенә. Тик быел берсе июнь ахырына да калырга мөмкин. Ул төшсә, эшләр хөрти. Урыны-урыны белән дә кырау сугарга мөмкин. Табигатьне тыңлап яшәсәң, барысын да белергә мөмкин. Былтыр кызыл миләш уңды, ул - кеше башына. Миләш уңган елны авыру, үлем күп була, диләр. Бу чыннан да шулай, - ди ул.
Рәсим абый сүзләренчә, майда уртача тәүлеклек температура 10-14 градустан артмас. Июнь дә салкынча, яңгырлы була. Бу - Рамазан ае. Гадәттә, ураза тотучыларның хәлен Ходай Тәгалә үзе җиңеләйтә, эссе көннәр бирми. Июльдә дә кызу көннәр бик күренеп тормый. Булса да берән-сәрән генә. Бар өмет августка! Тик ай башында кирәгеннән артык кызу булып, урып-җыю вакытында тоташ яңгырлар китү ихтималы зур. Хәерлегә булсын!
чыганак: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/65952-halyik-sinoptigyi
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев