Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Халык сүзе – хаклык үзе

30 апрель көнне хакимиятнең утырышлар залында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, муниципаль район башлыклары, район җәмәгатьчелек советы рәисләре һәм әгъзалары катнашында видеоконференция булып узды. А.Терентьевның, А.Фоминның республика эшчәнлеге, алга куйган бурыч-максатлар, борчыган мәсьәләләргә...

30 апрель көнне хакимиятнең утырышлар залында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, муниципаль район башлыклары, район җәмәгатьчелек советы рәисләре һәм әгъзалары катнашында видеоконференция булып узды.
А.Терентьевның, А.Фоминның республика эшчәнлеге, алга куйган бурыч-максатлар, борчыган мәсьәләләргә тукталган чыгышларыннан соң, Түбән Кама, Әлмәт шәһәр җитәкчеләре, Тукай, Актаныш район җәмәгатьчелек советы рәисләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашкан чыгышлары тыңланды.
Актаныш җәмәгатьчелек советы 2009 елның маеннан, 20 кешелек составта эшли. Халыкны борчыган актуаль мәсьәләләрне урыннарда өйрәнеп, җәмәгатьчелек тыңлаулары үткәрә. Карарлар кабул итеп, чишү юлларын күрсәтеп, хакимият органнарына җиткерә. Мәсәлән, тумыштан инвалид балаларга социаль һәм медицина ярдәме күрсәтү торышы, балаларның яшәү шартларын өйрәнеп, җаваплы җитәкче-белгечләрнең эш оештырулары тикшерелде. Хәл итәсе мәсьәләләр өйрәнелеп, инвалид балалар, аларның ата-аналары өчен психологик ярдәм күрсәтү кабинеты булдыру зарурилыгын аңлатып, район җитәкчелегенә тәкъдим ителде. Шулай ук, Бөек Ватан сугышы ветераннарына социаль ярдәм һәм медицина хезмәте күрсәтү буенча да тугыз авыл җирлегендә рейдлар узды. Киләчәктә дә әлеге эш дәвам итәчәк. Бүген һәр кешене дә борчыган мәсьәлә - балалар тәрбияләүдә җәмгыятьтәге әхлаксызлык күренешләренең, эчүчелекнең аларга йогынтысы балалар белән эшләүче оешма-учреждениеләр эшчәнлеге аша өйрәнелде. Район хакимият башлыгы катнашында үткән җәмәгать тыңлавыннан соң, район халкы арасында аек, сәламәт яшәү образын формалаштыру буенча программа әзерләнә. Районда авыл җирлекләре арасында "Аек авыл" бәйгесе үткәрү планлаштырыла. Әлеге юнәлешне дәвам итеп, быел әлеге эшкә җәмәгатьчелекне, яшьләрне, сәламәтлек саклау вәкилләрен, район эшмәкәрләр союзы әгъзаларын тарту да ниятләнә. Мәсьәләләрне конкрет хәл итү, ачыклау максатында район җитәкчелеге белән эшләү тәртибе конструктив диалог рәвешендә алып барыла, мәгълүмат чараларында чагылыш таба.
Чыгышын тәмамлап, җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфирә Хафизова фикерләре белән уртаклашты:
- Кичә Алабуга шәһәрендә семинарда катнаштык. "Коррупциягә каршы көрәш максатында гражданлык җәмгыяте институтлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары, хакимият органнары вәкилләренең үзара ярдәме" темасына багышланган эшлекле сөйләшүдән күп яңалыклар алдык. Киләчәктә дә шундый киңәшмә-сөйләшүләр ешрак булсын иде. Актаныш җәмәгатьчелек советы әгъзаларының теләге дә бар - республика Иҗтимагый палатасы әгъзаларын үзебезнең җирлектә күреп, аралашып, консультатив ярдәм, киңәшләр алу, - диде ул.
Актаныш районы эшчәнлегенә карата Александр Михайлович та, Анатолий Алексеевич та уңай бәя биреп:
- Очрашу ике як өчен дә файдалы булыр иде, - дип, теләктәшлек күрсәттеләр.
Видеоконференциядә район җитәкчесе Фаил Камаев катнашып, фикерләре белән уртаклашты. Җәмәгатьчелек советы эшчәнлеген, күтәрелгән мәсьәләләрнең районда эш оештыруда, халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртуда, балаларны тәрбияләүдә таяныч булуын әйтте. 2014 елда Казан шәһәре төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителде, Актаныш Төркиянең Чайджума шәһәре белән үзара дуслык, хезмәттәшлек килешүе төзеде. Әлеге чараларда катнашкан җитәкче буларак та фикерләре белән уртаклашты ул:
-Төркиядәге кешеләрнең бер-берсенә булган үзара җылы, кешелекле мөнәсәбәте шәхсән үземне, шул ук вакытта, 23 апрель көнне Төркиядә узучы Халыкара балалар көнендә катнашкан Актанышның сәләтле балаларын да шаккаттырган. Саф татар районы булсак та, Актанышта яшәп килүче эчүчелек, татар халкына хас булмаган холыксыз гадәтләр, әхлаксызлык күренешләре аеруча да борчый. Кая барасыз, туктагыз, дип кычкырасы килә. Кычкырырга кирәк тә! Бүген без бу күренешләргә битараф калабыз икән, нәрсә көтә безне киләчәктә? Бергәләп үз сүзебезне әйтик, ярдәмләшеп эшлик.
Җәмәгатьчелек советы әгъзалары һәр атнаның җомга көнендә Игелек үзәге бинасында урнашкан район Ветераннар советы бүлмәсендә 9.00-12.00 сәгатьләрдә кабул итә. Сорауларыгыз, эшлекле тәкъдимнәрегез белән сезне көтеп калабыз, хөрмәтле райондашлар! Кабул итү вакытында мөрәҗәгать итү өчен телефон: 3-15-70.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев