Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Халык участковые” конкурсы башлана

Полиция участок уполномоченныйлары үзләре хезмәт күрсәтә торган территорияләрдә тәүлек әйләнәсе кешеләр белән эшлиләр. Һәрчак халыкка, бигрәк тә аның социаль кыен хәлдәге өлешенә беренчеләрдән булып ярдәмгә киләләр. Участковыйлар даими төстә җинаятьчелекне, караучысыз балалар, эчкечелек һәм наркоманияне профилактикалау белән шөгыльләнәләр. Конкурсның беренче ике туры региональ дәрәҗәдә үтәчәк. Аның беренче турында (11-20 сентябрь)...

Полиция участок уполномоченныйлары үзләре хезмәт күрсәтә торган территорияләрдә тәүлек әйләнәсе кешеләр белән эшлиләр. Һәрчак халыкка, бигрәк тә аның социаль кыен хәлдәге өлешенә беренчеләрдән булып ярдәмгә киләләр. Участковыйлар даими төстә җинаятьчелекне, караучысыз балалар, эчкечелек һәм наркоманияне профилактикалау белән шөгыльләнәләр.
Конкурсның беренче ике туры региональ дәрәҗәдә үтәчәк. Аның беренче турында (11-20 сентябрь) Татарстанның шәһәр һәм районнарында хезмәт итүче иң яхшы полиция участок инспекторлары катнаша. Ә инде 7-16 октябрьдә, бәйгенең икенче этабында, татарстанлылар республика буенча иң яхшы участковый өчен тавыш бирәчәк. Шуннан соң регионнарда җиңү яулаган участок инспекторларының исемлеге Россия Эчке эшләр министрлыгы сайтында булачак. Илебезнең һәр гражданы әлеге исемлектәге участковыйлар турында материалларны өйрәнеп, үзе иң яхшы дип тапканы өчен тавыш бирә.
Конкурсның йомгаклау этабы - 1-10 ноябрьдә, җиңүчеләрне бүләкләү тантаналы төстә Россия полиция хезмәткәрләре көнен билгеләп узганда оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев