Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Халык җыеннары дәвам итә...

Авыл җирлекләрендә халык җыеннары үтә. Монда җирлек башлыклары ярты елда башкарылган эшләргә хисап тоталар; авыл халкы үзен борчыган сорау-мәсьәләләрне район җитәкчелегенә ирештереп, аларны чишү юлларын тәгаенлиләр; монда ук 18 сентябрьдә узачак РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау турында да сөйләшәләр. Актанышбаш Актанышбаш җирлегендә хәзер яңа башлык - вакытлыча бу вазифа Равил...

Авыл җирлекләрендә халык җыеннары үтә. Монда җирлек башлыклары ярты елда башкарылган эшләргә хисап тоталар; авыл халкы үзен борчыган сорау-мәсьәләләрне район җитәкчелегенә ирештереп, аларны чишү юлларын тәгаенлиләр; монда ук 18 сентябрьдә узачак РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау турында да сөйләшәләр.
Актанышбаш
Актанышбаш җирлегендә хәзер яңа башлык - вакытлыча бу вазифа Равил Харрасовка йөкләнгән. Чөгәнә авыл клубында узган җыенда ул халык күтәргән мәсьәләләрне куен дәфтәренә һәм күңеленә теркәп барды. Ирмәш, Чөгәнә, Әҗәкүл авылларын берләштергән Актанышбаш җирлегенең үзәккә якын урнашуының үз рәхәтлеге белән бергә үз кыенлыклары: яңа балалар бакчалары, ФАП, клублар ачуга караганда, Актанышка йөрү икътисади яктан отышлырак. Шуңа күрә Актанышбаш халкы табиб ярдәме кирәксә, ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтырата, күңел ачар, рухи азык алыр өчен үзәк мәдәният йортына бара, нәни кыз-улларын Актаныштагы балалар бакчасына йөртә. Тик менә машинасы булмаганнарга нишләргә? Мәктәп укучылары өчен автобуслар каралган: илтеп куя, дәресләрдән соң укучыларны барып ала. Бакча яшендәге балалары белән юл читендә кул күтәреп басып торучы әти-әниләргә исә мәктәп автобусына туктарга рөхсәт юк. Район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев әлеге сорауны хәл итү ягын карарбыз, дип ышандырды. Халыкның рухи дөньясын баетырга алынган мәдәният йортлары Актанышбаш һәм Ирмәш авылларында авария хәлендә, Әҗәкүлнеке ни газ, ни электр белән җылытылмый. Әҗәкүлдә алдагы ике ел эчендә яңа клуб салыначак, ул программага кергән, дип ышандырды Илфак Бариев. Ирмәш һәм Әҗәкүл авылларындагы су проблемасы 2019 елга кадәр хәл ителер дигән ышаныч бар - Әҗәкүл авылы бу нисбәттән "Чиста су" программасына кергән, Ирмәшне исә Шәрип авылы өстендә табылган күләмле су ятмалары аша сулы итәргә ниятлиләр.
Аккүз
Аккүз җирлегендә дә авыл башлыгы вазифасын әле яңа гына иңнәренә салган Резеда Әхмәтдинова башкара. Аның чыгышыннан аңлашылганча, җирлектә 2015 елда җыелган 184 мең 500 сум үзара салым акчасының, дәүләттән 4 тапкыр артып кайткач, 487 мең 500 сумына Аккүз һәм Ахун авыллары урамнарына ут куярга, 255 мең сумына Меңнәрдә зират йорты салырга ниятлиләр. Соңгы елларда Меңнәр, Чишмә авылларына урам утлары куелган; 1млн. сум күләмендә грант отып, Ахунның яңа урамына, Михайловканың ике урамына да юллар салынган. Язлы-көзле баткакка әйләнүче Аккүз урамнары да, ком түшәлеп, юллары төзекләндерелгән.
Иске Богады
Иске Богады җирлеге халкы җыенга әзерләнеп килгән: авыл башлыгы Илсур Фәттахов кулында кешеләрдән кергән бер өем сорау-кәгазь иде. Арада су торбаларын алыштыру, юлларга бәйле зур проблемалар күтәргәннәре дә, йорт тирәләрен чабу-чистарту кебек җиңелчә мәсьәләләр дә бар. Авыл башлыгы сүзен эшләнгән һәм башкарылып килүче эшләрдән башлады. 2016 елда "Чиста су" программасы кысаларында Иске Богадының Муса Җәлил урамында су трассасы алыштырылган, эш алдагы елда да дәвам итәчәк. Яңа Җияш авылында плотина төзекләндерелеп, халык соравы буенча, Габдулла Тукай урамына чыга торган юлга торба салынып, вак таш түшәлгән. Быел башкарылган эшләрдән шатлыклы ике зур вакыйга турында газетабыз битләрендә язып чыктык инде: 26 август көнне биредә яңа ФАП һәм Югары Богадыда яңа мәчет үз ишекләрен ачты. Шулай ук, Өммегөлсем мәчетендә җәен төзекләндерү эшләре башкарылган, бүген дә арткы коймаларын тоту дәвам итә. Яңа Солтангол авылы зиратының коймалары өр-яңага алмаштырылган. Авыл халкын борчыган иң авыр мәсьәлә - юллар начарлыгы. Җирлектә бу нисбәттән байтак эш башкарылган: узган елларда Иске Богадының Муса Җәлил, Яңа урамнарына вак таш һәм ком, Югары Богады урамнарына ком салынган, Иске Богады-Югары Богады арасында 4 чакрым вак таш түшәлгән, Яңа Җияш авылында, Тукай урамыннан кала башка урамнарга, шулай ук, вак таш җәелгән. Бер генә җирлектә дә бу кадәр юл төзекләндерелгәне юк, дип бәяләде район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев бу мәсьәләне. Әмма проблема кала бирә: төзекләндерәсе юллар бар, һәм ул урамнарда яшәүчеләр ярдәм көтә. Аларын әлегә үзара салым акчасына эшли торырга тәкъдим итте Илфак Шамил улы, ни генә әйтсәк тә, юлсызлык проблемасы - ул аерым бер авыллар өчен генә хас проблема түгел, барысына берьюлы җитешеп һәм җиткереп булмый. Җирлектәге урам утларын яктылык диодлы лампочкаларга алыштыру үзара салым акчасына ниятләнә. Шулай ук, республика программасына да кергән бу мәсьәлә, шуңа күрә җирлеккә караган бар авылларның да урамнары кичләрен яп-якты булыр дигән ышаныч бар. Җыенда авыл халкыннан чүп җыю мәсьәләсе күтәрелде: түләвен күпсенүчеләр дә, кышын чүп юк, ярты кап өчен шул кадәр акча чыгарыйкмы, бәлки ул чорга 2-3 атнага бер килә торган итеп көйләргә кирәктер, диючеләр дә; әзерләгән чүбен чыгып машинага салырга авырсынучылар да бар иде. "Мехуборка" чүп җыю оешмасының Актаныштагы җитәкчесе Рушан Корбангалин авыл халкының сорауларына тәфсилле җавабын бирде.
Җирлекнең чисталыгы, матурлыгы анда яшәүче халыкның үзеннән тора. Һәр елны район күләмендә уза торган "Туган җирем - гөлбакча" бәйгесендә Богады мәктәбе уку йортлары арасында II урынга лаек булган, Солтанголдан чәчәкләр үстерүче 76 яшьлек Мәдәния апа Гыйльметдиновага исә район хакимиятенең Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләк кайткан. Җирлек башлыгы бу уңганнарны котлап, халык җыены шул матур нотада төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев